поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
12.11.2015 Җәмгыять

Сак булыгыз: Казанда котырган төлкеләр...

Ел башыннан Татарстанда хайваннарда котыру авыруының 295 очрагы теркәлгән. Казанда гына да быелның ун аенда 8 котырган төлке ачыкланган.

Төлкеләрне Казанның Авиөтөзелеш, Киров, Идел буе, Совет районнарында күргәннәр. Алар шәһәр читендә бистәләрдә йөргән.

– Былтыргы белән чагыштырганда чынлап та республикада котыру чире буенча хәл киеренке. Быел теркәлгән 295 котыру чиренең 141е төлкеләргә туры килә. Кыргый авыру җанварлар үз чиратында йорт хайваннары белән элемтәгә керә, шул рәвешле авыру тарала, кешегә дә йогарга мөмкин, – ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә территорияне санитар саклау бүлегенең баш белгеч-эксперты Нәзирә Галимҗанова.

–​ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе белгечләреннән алынган мәгълуматлар буенча, 1 ноябрьгә республикада 45 пунктта, шул исәптән 20гә якын районда, Казанның кайбер бистәләрендә карантин игълан ителгән. Йорт хайваннары, мал- туарлары булганнар үз шәһәре, районнарындагы ветеринария бүлекчәләренә котыру чирен кисәтү максатында бушлай вакцина ясатуны сорап мөрәҗәгать итә ала.

Хайван тешләсә нишләргә?

Нәзирә Галимҗанова әйтүенчә, хайваннар арасында котыру чире арту күзәтелсә дә, авыруның кешеләргә йогу очрагы күптән ачыкланганы юк. Соңгы тапкыр мондый хәл 2005 елда Актаныш районында теркәлгән булган. Бер хатын- кызның битен урамдагы иясез мәче тырнаган. Хатын хастаханәгә мөрәҗәгать итеп, беренче ярдәмне алса да, хирург янына барып җитә алмаган. Нәтиҗәдә, ике ай дигәндә аның тыны кысыла – котыру авыруының билгеләре күзәтелә башлаган. Хатын үлгән.

– Шуңа да котырган эт, мәче, төлке, башка хайванның селәгәе эләксә дә, сак булырга кирәк. Аеруча кинәт кенә ташланган хайван куркыныч, бу агрессия чиренең билгеләрен аңлата, мондый очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хастаханәдә кешенең хәленә карап котыру чиренә каршы 3-6 вакцина ясала, – ди Назирә Галимҗанова.

Хайван тешләгән очракта тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ничек кенә булмасын, хастаханәгә барып тикшеренү өчен кеше бер ай дәвамында вакыт табарга тиеш. Котыру авыруының билгеләре кешедә ике айдан соң, хәтта ярты елдан соң да беленергә мөмкин. Быел Татарстанда тугыз ай эчендә хайваннар тешләп зыян күргән 10 мең 667 кеше хастаханәләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 11.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»