поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
11.11.2015 Мәгариф

Директорлар көлкегә калган

Укытучылар белемнәрен яңача күтәрә башлаячак. Әлегә Бөгелмә, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Мамадыш районнарында тәҗрибә бара. Бу төр квалификация күтәрү сис­темасы кайсы ягы белән отышлы соң? Сүз укытучының ихты­яҗ­ларын исәпкә алган, пер­сонификацияләнгән модель турында бара.

“Укытучы үзе теләгән программаны сайлап, шуның нигезендә квалификациясен күтәрә ала. Алар­га 200-300 программа тәкъдим ителәчәк. Укыту­чыларның белемен сынауда 12 оешма катнаша. Алар арасында шәхсиләре дә бар. Лицензия булган очракта моңа закон каршы килми”, – ди Татарстан мәгарифне үстерү ин­ституты ректоры Равил Хәмитов яңа тәҗрибә турында.

Моңа кадәр педагоглар белемнәрен биш елга бер мәртәбә күтәрсә, хәзер аларга өч ел саен аттестация узар­­га туры килә. Күптән түгел республика база мәк­тәпләрендә белем бирүче укытучылар беренче тапкыр тест тапшырды. Укытучыга таләпләр елдан-ел катгыйлана бара. Әмма белем күтәрү вакытын өч елга калдыру финанс кыенлыклары китереп чыгара икән. Татарстан Дәү­ләт Советының Мә­гариф, мә­дәният, фән һәм милли мәсь­әләләр комитетында әлеге темага багышланган утырышта республика мә­гариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова белдергәнчә, 2014 елдан бюджеттан укы­тучыларның квалификациясен күтәрү өчен ел саен – 36, ә урта һөнәри белем бирү өчен 5,2 миллион сум акча бүлеп би­релә. Әмма бу гына җитми. Элек квалификация күтәрү­челәр саны 10 мең тирәсе булса, хәзер андыйлар 17 меңгә җиткән. 1 тың­лаучыга норматив 60,28 сум күлә­мендә каралган. 72 сәгатькә исәпләнгән курсны тыңлау өчен 4 мең 340 сум акча тотыла дигән сүз. Сәгать­ләр саны арткан саен, акча да күбрәк кирәк. Мәс­кәүдә, Санкт-Петер­бургта чы­гымнар 15-20 мең сум тәшкил итә.

Билгеле булганча, мәк­тәпләрдә яңа федераль белем бирү стандартлары га­мәлгә кертелә. Димәк, укытучы да үзгәрмичә булдыра алмый. Әмма кызганыч, кайбер мәктәп директорлары ФГОС­ның нәрсә аңлатканын әйтә алмый икән. Чаллы со­циаль-педагогик техно­ло­гияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мос­та­фина сөйләвенчә, стандартларны бер кеше генә өйрә­неп, мәктәптәге хәлне яхшырта алмый. “Пер­со­ни­фикация­лән­гән модель – белем күтәрүдә бик отышлы система. Ләкин моның өчен мөгал­лимнәр үзләре белемле булырга тиеш. Бүген ниндидер материалны Интернеттан табу өчен күп вакыт кирәкми. Шуңа күрә укытучылар чыгышларын җә­мәгатьчелек алдында якласа, әйбәт булыр иде. Без бер районда директорлар арасында ФГОС турында анкета уздырдык. Нә­тиҗәдә 14 директор бу сүзнең асылын аңлата алмады. Әгәр алар белми икән, укытучылар моны ничек үзләштерәчәк соң? Стандартлар буенча курслар оештыру мөһим”, – ди Фәй­рүзә ханым.

– Мәктәп эшенең сыйфатын күтәрү укытучыга бәйле. Әгәр яхшы укытучы бар икән, сыйфат та булачак. Кайбер районнар үзләрендә квалификация үзәкләре булдырып, укытуны шунда гына оештырмакчылар. Җайлы бит, дөньяда нәрсә булганын белмичә, башка инновацион мәктәпләрне күрмичә генә. Ә инде рейтинглар төзи башласалар, алар упкынга төш­кән­дәй булачак. Курсларда ФГОС­ның нәрсә икәнен бел­мәгән, без әйткәнне аңла­мыйча утырган укытучы, директорлар да очраштыргалый. Безгә күп кенә районнардан килергә куркалар. Чөнки таләпләр көчле, проектларны комиссия каршында якларга кирәк. Башкача булмый. Баланың бәхете укытучыдан тора. Әгәр аның белеме, дәрәҗәсе юк икән, ул бала бәхетсез, – ди Идел буе төбәкара мәгариф хез­мәт­кәрләре квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яктан кабат әзерләү үзәге директоры Рәис Шәйхелисламов.

Укытучылар ирекле рә­вештә кайда тели, шунда белем күтәрә. Әйтик, физика укытучылары белемнәрен бары Рәис Шәйхелисламов җитәкләгән үзәктә генә кү­тәрә ала. Ә менә татар теле буенча сайлап алу мөмкин­леге бар. “Бу – яңа адым. Чыннан да, укытучыны программа сайларга өйрәтергә кирәк. Әмма күбесе бер үзәкне сайласа, башкаларга укытучы­ларның килү-кил­мәвен көтеп утырырга туры киләчәк. Ә сайламаса? Га­лимнәргә хез­мәт хакы да түләргә кирәк бит”, – ди директор.

КФУ ректоры Илшат Гафуровка укытучыларның бе­лемен читтән га­лим­нәр чакыртып кү­тәрү ошамый. Аның фи­ке­ренчә, үзебездә яхшы мөгаллимнәр булганда, бу – акчаны җилгә очыру. “Без үзебез грантлар отабыз. Укытучыларны кем әзерли, белем күтәрү белән дә шулар шөгыль­ләнергә тиеш”, – ди ул.

Депутат Ирина Бакова, укытучылар берьюлы белем күтәрергә киткән оч­ракта аларны алыштырырга педагоглар кытлыгы тумасмы, дип кызыксынды. Бу очракта инде мәктәп директорлары алдан ук кайсы укытучыны курсларга кайчан җибәрәсен билгеләргә тиеш.


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ 169 | 10.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»