поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.11.2015 Әдәбият

Ана мәхәббәте (ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ)

Хикәянең башын һәм дәвамын мең ярым тирәсе кеше укыды. Даешь монысын да шул хәтле!

 

 

 

 

 

 

 

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=12993

Хикәянең дәвамы: http://matbugat.ru/news/?id=13012

Хикәянең ахыры:

Разия апаның бу хакта берәүгә дә сөйләгәне юк иде. Тик бу серне саклап тору көннән-көн кыенлаша бара иде. Аның бу күңелсез тарихны Саимәгә сөйлисе килде. Тик “ әйткән сүз-аткан ук” – диләр. Әгәр хатын берәрсенә сөйләсә, бу хакта бөтен авылга таралауы бар иде. Картайган көнендә “үтерүче” исемен күтәрү Разия апа өчен үлем белән булып тоелды. Шулвакыт аның күңелендә бер фикер туды. Ә нигә әле бу вакыйганы кәгазьгә язып калдырмаска? Еллар үтәр, Разия ханым да гүр иясе булыр. Шулвакыт, Язилә кәфенлек эзләп шкафны ачыр. Менә шунда кара тарихны саклап яткан бу хатны табар... Сүз дә юк, әнкәсенә ачуланыр, рәнҗер. Тик бу рәнҗүләрне, үпкәле сүзләрне Разия апа инде ишетмәс. 
 
Күршесе йокыга талгач, хуҗабикә, акрын гына каләмне алды да кыштыр-кыштыр язырга кереште. Язган саен аның күңеле бу михнәттән арына барган кебек тоелды. Гади бер кәгазь битенә адәм балаларына сөйләп булмаган серләрне язып була икән бит! 
 
Разия апа хатны тәмам итте дә кәгазьне затлы сөлгеләре торган шкаф киштәсенә тыгып куйды. “Кеше күрмәсен!” – дип уйлады ул. Бәлки әле ертып та атыр. Тик бүгенгә шунда торсын әле. Ә үзе исән чагында ул инде дөресен сөйләмәс. Бердәнбер кызы дә арасы бозылса Разия апа дөм ялгыз калачак иде. Шуда күрә ул мәсьәләгә аек акыл карарга тырышты.
 
Көннәрдән беркөнне анага кызы телефоннан шалтыратты. Язиләнең тавышы соңгы тапкыр күрешкәндәгедән күпкә хәлсезрәк, моңсуырак иде. 
 
- Әнкәй нихәл?
 
- Яхшы балам, үзең ничек? 
 
- Ярый инде. Сәламәтлегең ничек, әнкәй?
 
- Бер көе инде, - балам диде Разия апа хәленең көннән көн начараюын сиздермичә. Синең нихәл соң? Кайтмадымы? Кияу кайтмады кире дим?
 
- Әй, әнкәй... – Язилә түзә алмыйча кычкыры елап җибәрде. Ул бит нәкъ менә ялгызлыктан туеп, әнисенә иркәләне, аңа сыенасы килеп шалтыраткан иде. Ананың соравы хатынның күңелен айкап ташлады.
 
- Нинди кайтсын инде? Өйләнергә җыена ул. Мин генә баласыз, ялгыз булып калдым, әнкәй - дип сөйләнде Язилә.
 
Разия апа тынычландырырга теләп, “борчылма, кайтыр, кайтмый кая барсын” - дигән булды. Әмма бу минутта аның үзенә үк әйтеп бетермәслек авыр иде. Кызының бар бәхетсезлеге, сагышлы уйлары, бәргәләнүләре аңа күчкән кебек булды. Бу газапка чыдап тору шулкадәр авыр иде ки, ана озак та уйлап тормастан, ялан кырга чыгып китте. Урамда май ае булуга кармастан, кич шактый салкын иде әле. Разия апа бүгенге көнгә кадәр газаплап килгән гөнаһыннан качарга теләгәндәй ярсып-ярсып йөгерде. Аның инде кыз чагыннан бирле болай шашып, тирләп чапканы юк иде. Ананың өеннән шактый еракта булып, уйларын тәртипкә китерәсе килде. Тик йөгергән саен аның зиһене чуалды. Менә ул хәлсезләнеп яр буена килеп егылды. Разия апа башын авырлык белән күтәреп, тирә-якка күз салды. Матур. Әнә су читендә  ботакларын суга тидерер- тидермәс тыйнак кына таллар тезелешкән. Якында гына иптәшләреннән аерылып калган ялгыз каз каңгылдый. Шулвакыт авыл ягыннан өзелеп бала елаган тавыш ишетелде. Кем баласы икән? Нигә елый? Разия апага ул үлгән оныгының тавышы булып тоелды. Аны да бит әбисе гарип булганы өчен үтерде. Әбисенең агулы үләне тәэсирендә туарга әзер булмаган көе вакытсыз дөньяга килде. Моңа кадәр әти-әнисенең йомшак, назлы тавышларын тыңлап үсеп килгән гөнаһсыз җан авылга кайтуга рәхимсез әбисе кулыннан харап булды. Ул әбисенә бары сәламәт килеш кенә кирәк булган икән. Әнә хәзер әтисе белән әнисе дә бергә яшәмиләр инде, әнисе төннәр буе елап чыга, әткәсе дә башка апа белән бергә яшәргә җыена. Әшәке син, әбием! Ник безнең гаиләбезне бәхетсез иттең?!
 
Авыл ягыннан ишетелгән бала тавышы һаман тынмады. Сабыйның үксеп, ачыргаланып елавы Разия апага да күчте. Тик ул бала кебек яңгыравыклы аваз белән елый алмады. Бөтен күңелен, гәүдәсен үзенә буйсындырган бу авыр халәте аны шактый көчсезләндергән иде. Ул башын ике кулы белән кысып акрын гына ыңгырашты. Үтерүче... Табиблар хатын-кызлар үзләре сорап килгәч, балаларны төшертәләр. Әмма алар бит чит кеше балалары. Ә бу сабый аның үз оныгы иде. Нарасый өзелеп яраткан әнисенеке, киявене иде! Шушы гөнаһтан соң аның яшәргә хакы бармы? Юк! Сабый гомерен өзгән, баласының тормышын җимергән кеше бу дөньяның татлы суларын эчеп, саф һавасын сулап йөрергә тиеш түгел. Аның урыны җәһәннәмдә! Фәкать шулай гына дөрес булыр. Разия апа үзен җәһәннәмдә итеп күз алдына китерде, имеш аның бөтен гәүдәсен ялкын урап алган икән. Тәне каты пешүдән ачыта, әрни икән. Азрак кына су булса авыртуы басылачак ди. Разия апа, үзе дә сизмәстән, суга таба атлады. Ул бу минутта үзенең йөзә белмәвен дә онытты. Язның боздай салкын суы бәхетсез ананы бөтен барлыгы белән колачлап, тәнен суытырга, пешүдән коткарырга теләде.
 
* * *
 
Әнисенең югалуы хакында ишеткән Язилә тиз генә автобуска билет алып, авылга ашыкты. Хатынның бу хәбәргә һич күңеле ышанмый иде. Эх, язмыш...Иң якын кешеләре аның тормышынан акрынлап юкка чыгып беттеләр. Бала, ир, әнисе... Әнисе үлсә ничек яшәр ул? Тормышын өр-яңадан башлармы? Ә үткәнне кая куярга? Шулай ялгыз калыр өчен еллар буе үз бәхетен төзергә ашыктымыни соң ул?  
 
Авылга кайтып, өйгә кергәч Язилә кычкырып елап җибәрде. Моңа кадәр аның туган йортының болай буш, хуҗасыз чагын күргәне юк иде. Тәрәзәгә эленгән пәрдәләр, бөгелә төшкән яран гөле, стенадагы иске сәгать – барысы да хуҗаларын югалтканга борчылып, боегышып торалар кебек тоелды аңа. Менә Язилә киемнәр, сөлгеләр белән тулы зур шкафны ачып җибәрде. Әнисе кайчандыр яратып кигән кызыл халатын сыйпады, яулыкларын тагын да матурлап, төреп куйды. Шулвакыт, өстәге зур затлы сөлгене алам дигәндә генә хатын алдына бер кәгазь килеп төште. Язилә, тиз генә кәгазьне иелеп алды да, сорау тулы күзләрен хаттагы юлларга төбәде.Ә анда болай дип язылган иде: 
 
Кызым, Язилә!
Мин инде ничә еллар бер олы серне саклап яшим. Тик миңа көннән-көн аны саклавы кыенлаша. Нинди серме? Мин синең карыныңдагы балаңны үтердем. Балаңның гарип туачак дигән хәбәрне ишеткәч, мин синең чәеңә т үләнен (тулы исеме язылмый) куштым. Шул кичтә син сабыеңны югаттың. Ни өчен болай эшләдемме? Чөнки мин сине гомер буе чирле бала тәрбияләмәсен дидем. Сәламәт балалар табар әле дип өметләндем... Мин моны синең өчен эшләдем , балакаем! Сине ярату хакына эшләдем. Зинһар дөрес аңлый күр, миңа рәнҗемә.Бу гамәлемә үкенәм, кичер мине, газизкәем...”
 
Язилә тынып калды. Аның зиһене чуалды, башы авыртырга тотынды. Ул, дөрес укыдыммы икән дигәндәй, хатны тагын бер тапкыр укып чыкты, тагын укыды, тагын... Хатын, калтыранган аякларын көчкә буйсындырып, якындагы караватка килеп утырды. Язиләнең күз алдына кабат авырып китүе, бала туу күренешләре килеп басты. Алар артынан хатын ире белән булган талашуларны, ялгызлыктан әрнеп, елап чыккан төннәрне һәм әнисе белән ике көн элек булган сөйләшүне исенә төшерде.Ул “ Әнкәй, үзенә кул салмагандыр бит?!” – дип уйлады. Үзе шунда ук бу уйның куркынычлыгыннан сискәнеп китте. Шулвакыт өйгә Сабир ага килеп керде. Бу күрше абыйның  Разия апа турында күңелсез яңалыгы бар иде. Ни гаҗәп, Язилә ул яңалыкны тыныч кабул итте. Менә озакламый Разия апаның гәүдәсен алып кайттылар. Картаерга да өлгермәгән хатынның сәер үлеме авыл халкын аптырашта калдырды. 
 
 ...Күмү эшләре төгәлләнгән соң Язилә су буена төште. Хатын әнисенең тәнен үз салкыны белән туңдырып үтергән елгага нәфрәтләнеп карады.Аның күзләре кайнар яшь белән тулды. Менә ул яр читендәге талларга, куакларга текәлде дә акрын гына пышылдап:
 
- Әй сез әниемнең үлемен күргән шаһитләр! Ни өчен аңа бу юньсез гамәлне кылырга ирек бирдегез? Әй бөдрә тал! Нигә әнием суга бата барганда аңа үзенең ботакларыңны сузмадың? Эх, сез... Әнкәй! Башта баламны үтердең, аннары үзеңә кул салдың... Бала, син - минем якыннарым идегез! Син мине шушы якынлыктан  мәхрүм иттең! Үлемеңнән соң мин рәхәт яшәр диясеңме? Әнкәй...
 
Язилә елга буеннан кич белән генә кайтырга чыкты. Ул инде тынычланган иде. Тормышны хәзер өр яңадан башларга кирәк аңа. Әнисен кире кайтарып булмый, ире үз тормышы белән яшәсен... Бәлки әле бу йортка да кайтып төпләнер. Ни әйтсәң дә, туган өйне хуҗасыз калдыру килешеп бетмәс. Абзар тулы мал, бакчасында ни генә үсми... Йортка кайтып җитәр -җитмәс хатын үз уйларыннан айнып киткәндәй булды . Чөнки аларның өй капкасы каршына бер машина килеп туктаган иде.Менә машинадан бер озын буйлы ир -атның чыгып килүе күренде... Ир, җитез генә хатын ягына ашыгып барды да аның ябык иңбашларына кулын салды:
 
- Гафу ит, - диде ул. Сине онытып, тормышымны башка берәү белән бәйли алмаячыгымны аңладым мин. Бер мөмкинлек бир миңа...
 
Язилә, үзе дә сизмәстән, ирнең кочагына сарылды. 
 

 


Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 10.11.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»