|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2008 Шоу-бизнес
АСЫЛЪЯР НИK 27НЧЕ БУЛДЫ?Якшәмбе кичендә күпләр “Русия” каналыннан күзен алмады. Чөнки монда татар эстрадасының яшь җырчысы АсылъЯр “Евровидение-2008” конкурсында Русияне тәкъдим итүчене сайлап алу бәйгесендә катнашты. Әмма кызганыч, быел “Евровидение” конкурсында татар җыры яңгырамаячак. АсылъЯр җиңү яулый алмады. Мәскәүдә үткән сайлау бәйгесендә АсылъЯр башкарган “Карлыгачлар” җыры 27 җыр арасында соңгы урынны алды. Телевизор экраннарыннан күренгәнчә, залда Казан тамашачылары да бар иде. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укучы 15 студент АсылъЯрга теләктәшлек йөзеннән Мәскәүгә барды. Алар залда Татарстан аләмен һәм “Без булдырабыз!” шигарьләрен күтәреп торды. ЛЮЦИЯ ХӘСӘНОВА, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Асылъярның укытучысы: — Асылъяр эстрадада үз урынын тапкан җырчы. Татар халык җырларын бик оста башкара. Аның “сольный” концертлары югары дәрәҗәдә уза. “Евровидение” халыкара конкурсының финалында аңа уңыш елмаймады. Моның шулай буласы билгеле иде инде. Жюрида утырган композиторлар безгә таныш түгел. Алар татар җырын яратмый, Асылъярга бер балл куеп хөрмәтсезлек күрсәттеләр, татарны мыскыл иттеләр. Гомумән, “Евровидение” — ул сатып алынган конкурс, соңгы елларда бик күңелсез чарага әйләнде. Асылъярның чыгышын игътибар белән карадым. Бераз каушады, билгеле. Ләкин күңелен төшермәсен, аны халык ярата. ГӨЛСИНӘ БӘДРЕТДИНОВА, табиб: — Асылъярның чыгышын карагач, тавышы бөтенләй юк икән дигән фикергә килдем. Ирем Наил дә, моңа иң соңгы урын булачак, диде. Күпме кеше алдында оятка калды бит. Ал күлмәгеннән сәхнәгә чыгып җыр сузганын ишеткәч, Аллаһы Тәгалә бу кызга матурлыкны да, талантны да биргән, бөтен җырчыны уздыра, дип соклана идем. Беркөнге чыгышы күңелне кайтарды. МИҢГОЛ ГАЛИЕВ: — Әлеге конкурста катнашу өчен ике-өч миллион сум туздырырга кирәк дип ишеттем. Хәзерге җыр конкурслары коммерциялегә әйләнде. Фәлән өчен тавыш бирегез, диләр. Бу очракта халык фикере әллә ни әһәмиятле түгел, җырчыга жюри дөрес бәя куярга тиеш. Асылъярны ихтирам итәм, ул бик талантлы кыз. Аның тавыш мөмкинлеге белән дөньякүләм конкурста катнашырга хакы бар. Дима Билан узган ел икенче урынны алган иде, кабат аны үткәрүләрен белгәч, гаҗәпләндем. Русиядә аннан башка бүтән җырчы юк микәнни? МӘЛИКӘ: — “Евровидение” халыкара конкурсында катнашырга күптәннән хыялланам. Ләкин анда узар өчен бик күп акча кирәк. Кызганыч, Асылъяр өметне акламады.
АЙДАР ГАЛИМОВ: — “Карлыгачлар” җыры белән уңышка ирешеп булмый. Бәлки, инглиз телендә җырларга кирәк булгандыр. Әмма хикмәт анда түгел, күпме халык алдында курыкмыйча татарча җырлый алган икән, бу зур батырлык, зур уңыш. Асылъяр афәрин, дим. РУНИЯ, Асылъярның әнисе: — 400 кеше арасыннан 27се генә финалга уза алган. Чакыру килгәч, без моны зур җиңү кебек кабул иттек. Асылъяр Мәскәүгә 7 төрле костюм, 6 җыр алып барды. Ул башкарган кытай, латин, инглиз җырлары арасыннан татарчаны сайлаганнар. Кызым кояш кебек елмаеп сәхнәгә чыкты, дулкынлануы сизелмәде. Телевизордан тавышын бер тонга төшереп бирделәр. Ул андый тональлектә җырламый иде.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|