поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.11.2015 Фаҗига

Римма Бикмөхәммәтова: Кайгыдан соң терсәк тешләү

Мисырга ялга дип баручы 224 кеше кире өйләренә кайтып җитә алмады. Санкт-Петебургка юл тоткан Airbus А-321 очкычы авиаһәлакәткә очрады. 224 кеше, шул исәптән 25 бала, 7 кешедән торган экипаж барысы да һәлак булды.

Бу – гадәти рейс була, күпләр ялга чартер белән оча, шуңа берсе бернидән дә шикләнми. Кем генә шул рәвешле очмый?! Казаннан да Төркия белән Мисырга ял итәр өчен бер-берартлы очкычлар озатабыз, каршы ала­быз. Әмма, гадәттәгечә, бар нәрсәгә дә өстен-өстен генә карау аркасында без кара утта янабыз да. “Техник кимчелекләр аркасында” ди­гән сүзләр безнең өчен бервакытта да сабак булмас, кү­рәсең. Якшәмбе кич һәм дүшәмбе иртән җәсадләр Санкт-Петербург­ка кайтырыла башлады. Без бер, ике көн кайгырырбыз да аннары мәшәкать белән аны онытырбыз, ә хәзерге вакытта очкычта һәлак бул­ган­нар­ның туганнары иң авыр процедура уза, ДНК анализлары ярдәмендә мәетләрне тану, аларны җирләү... Мисырда һаман да үле гәүдәләрне эзләү, барлау эше дәвам итә.

Матбугатта очкычның ко­точкыч фаҗигага эләгүе­нең өч версиясе яңгырады: беренчесе – техник ким­челекләр. Очкычның конструкциясе җимерек булган, чөнки 2001 елда ук Airbus А-321 җиргә утырганда койрыгы белән җиргә төртелгән. Аны тикшер­гән­нәр, әлбәттә, әмма очарга яраклы дип мөһер салынган. Кемдер нидер күрми калырга мөмкин, дигән фараз бар. Икенче фараз – ул очкычта бомба урнаштырылуы. Өченчесе – дви­гательнең эштән чыгуы.

Airbus А-321 аэропоттан иртәнге 6 сәгатьтә 49 минутта кузгалган. 9 мең метр югарылыкка күтәрелгән, аннары 24 минуттан соң радарлар күзәтүеннән юкка чыга. Нәрсә булган, алар кире утыру турында ярдәм сораганнармы – әлегә билгесез. “Когалымавиа" ширкәтенең очкычы җиргә төшкәнче үк һавада югары биеклектә җи­мерелә башлаган, шул сәбәп­ле аның калдыклары 20 км 2 чамасы зурлыктагы мәй­данга чәчелгән дигән рәсми бел­дерү бар. Бу хакта Росавиация башлыгы Александр Нерадько әйтте. Соңыннан РФ Транспорт министры Максим Соколов та очкыч һавада ук җимерелгәнен раслады.

“Очкыч Шарм-эль-Шейхтан кузгалган, 23 минуттан соң ул җимерелгән”,– дип Владимир Путин каршында хисап тотты. Очкычның һавада җимерелә башлау сәбәпләре турында әлегә хәбәр ителми. Әмма “Когалымавиа” ширкәтенең генераль директор урынбасары Александр Смирнов очкыч тәртиптә иде, ави­а­һәлакәт бары тик читтән ниндидер механик тәэсир белән булырга мөмкин дигән фикерне яңгыратты. Аппарату­раның кинәт эштән чыгуыннан очкыч җимерелә алмый, диде ул. Бу сүзләр бернинди дә фактларга нигезләнми, дип бу фикер кире кагылды. Очкычта шартлаткыч урнаштырылган фараз да чынга ашмады, очкыч калдыкларында аның матдәләре табылмаган. Авиаһәлакәт сәбәпләре турында барлык версияләр дә тикшереләчәк. Әлегә “кара” тартмалардагы аудиоязмалар да ачыкланып бетмичә берни өздереп әйтеп булмый. Аннары очкычның калдыклары җыелып, һәрбер кисәге җентекләп өйрәне­лергә тиеш.

Бу фаҗига уңаеннан ике җинаять эше ачылды, аның берсе – “Һава транспортын йөртү һәм эксплуа­тацияләү­нең кагыйдәләрен бозу”, икенчесе – “Хезмәт күрсәт­кән­дә куркынычсызлык та­ләп­ләрен үтәмәү”. РФ Тик­шерү комитеты эшен башлады, соңгы тапкыр очкыч Самара аэропортында ягулык салган, аны да экспертизага алганнар, барысы да тикшерәчәк.

“Когалымавиа” башлыча чартер маршрутлары белән акча эшләгән. Интернетта пассажирлар тарафыннан аңа карата төрле тискәре фикерләр укырга мөмкин: соңга кала, очкычлар иске, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе түбән һ.б. Әмма бездә бик сирәк авиакомпания яңа шалт иткән очкычлар белән мактана ала. Яңалары кыйм­мәт, әмма булганнарын да ничек караулары да зур сорау тудыра бит. Һәр очкыч очар алдыннан да, соңыннан да җентекле тикшерелергә тиеш. Һәр атна тәүлек дәва­мында аның һәр сантиметры ялап алынган кебек булуы мөһим. Һәр көн, һәр атна, һәр ел яки ике елга бер булган төрле дәрәҗәдәге тикшерү­ләр авиация таләпләрендә каралган. Әмма бу башкарыламы, башкырласа да, нинди дәрәҗәдә? Моның өчен җаваплылар авиаширкәтләр кенә түгел, ә Росавиция белән Ространснадзор да. Алар бу юлы да 224 кешенең гомер­ләре ни сәбәпән өзелгәне өчен җавап тотарга тиеш булачак. Әмма әлеге дә баягы соңыннан терсәк тешләп, тикшерү уздырабыз бит. Югыйсә алдан чараларны күрсәк, бу кадәр коточкыч фаҗигаләр булмый калыр иде...

Хәзерге вакытта без бары тик авыр хәлдә калучыларның кайгысын гына уртаклаша, алар өчен дога кыла алабыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Шарм-эль-Шейх – Петербург авиарейсы пассажирлары һәлак булу уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде. "Мисырда очкыч һәлакәткә юлыгуы уңаеннан, татарстанлылар исеменнән, шәхсән үземнең исемнән олы кайгыны ихлас уртаклашуны кабул итегез. Бу гаять зур фаҗига - һәлакәт күп санда кешенең гомерен алып китте, бортта балалар булганлыгы аеруча аяныч. Төзәтеп булмаслык шушы кайгы авырлыгын һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары белән бүлешәбез", – диелә Татарстан Президенты телеграммасында.

Ике ел элек Татарстан да ноябрь аенда канлы яшьләр белән елады. Казан аеропортына утыра алмаган очкыч шулай ук җиргә төшеп шартлады. Бер генә исән кеше калмады. Әллә нинди куркыныч көзләр бу...


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»