поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
13.06.2009 Җәмгыять

ЭХ, ҖӘЙ

Менә, җәй дисез сез, җәмәгать, җәй дисез, кояш, пляж, Кара диңгез, Сочи дисез. Ә аның балкышыннан йөрәкләр дөрләп янган ай яктысын, күрше Мирсәет бабай ишетә күрмәсен дип, күз карашы белән генә аңлашып утырган эскәмияләрен, тавышы ишетелә күрмәсен дип, максимум саклык белән япкан капкаларын, өйгә кергәндә инде иртәнге өчне суккан сәгатьләрен кая куясыз?..

Бөтен кызыгы шунда да инде. Авылымда Шәүкәт атлы әфәнде була торып, Сочига барып та йөрмим мин аны! Ә бәлки, мин югында авылны берәр марсиан урлап китәр, бик мөмкин. Юк, моңа юл куярга һич ярамый. Шул максаттан мин кичке ун тулып унбиш минутта, махсус урам сакчысы формасын киеп, “амриканский маечка”, мини юбка һәм шпилька үкчәле туфли инде, ягъни мәсәлән, “напарнигым” белән (Шәүкәт дигән кеше була анысы) Татарстан гимнының каргалар эшкәртүендәге варианты астында дәүләт алдындагы изге бурычыбызны үтәргә чыгып китәм. Бик күркәм эш бу, дусларым. Авылыбызда ул бик сирәкләргә генә йөкләнгән.

 

Шулай ровно сәгать унда, катлаулы да, мактаулы да эшкә чакырып, капка төбендә “сирена” кычкыра башлый. Бу “пачутлы” эшне дәүләт башындагылар Шәүкәткә тапшырды. Һәм, әйтергә кирәк, ул үз эшен намус белән, җиренә җиткереп башкара. Дөрес, мин аңа кайбер өстәмәләр кертер идем, мәсәлән, сирена серенада белән алышынса, мин болай бер дә каршы түгел анысы. Я, ярар. Хезмәт итәргә чакыру унбиш минут яңгырап тора, мин ул вакытта көзге алдына басып, үз-үземнән бер дә күземне алмыйча карап торам. Шуннан, вакыт җиткәч, ишегалдына махсус минем заказ буенча җәелгән плиткалардан “чекел-чекел” узам да капканы ачам. Ә анда, о-о-о! Үзенең япунский “Харли” драндулеты белән Шәүкәт абыегыз басып тора. Мин, Гөлчәчәк апагыз – бик “важная птица”, арткы урынга менеп утырам, ох-х! Аннан, бер ун-унбиш мәртәбә типкәннән соң, безнең “Харли” бик “мощно” гына кабынып китә. Һәм без, кузгалып, шулай “питер-питер-питер” килеп, җилдән дә кызурак (җилнең тынып торган вакыты күздә тотыла) тизлек белән очабыз гына. Башта мәчет урамы буенча каргалар очына китәбез, зират үз урынында икәнлегенә ышангач, Сабан туе болыны аша гына түбән очка төшәбез. Шул юл белән Гамбәрияттәйләр тирәсен әйләнәбез дә, мулла коесына җиткәч, арыш басуын башка “стражникларга” калдырып, синтырга җилдерәбез. Мәктәп, идарә, яшьләр үзәге, клуб, балалар бакчасы, кибетләрнең урланмаганлыкларына тәмам ышангач, елга буена, аның янындагы “Бака күле”нә юл тотабыз. Аларның инде безгә һәр тамчысы, һәр ташчыгы, һәр бакасы кадерле. Шуңа без аларны төне буе саклап чыгабыз. Безнең “Бака күле”ннән көндез яшелле-зәңгәрле төсләр күренсә дә, төнлә кап-кара диңгез ул. Ай яктысы төшкән урыннар гына алтынланып ялтырап тора.

 

Җан рәхәте, дуслар...

Табигать саклыйбыз...

 

Хәтта керфек кагып алганда да күзләребезне алмашлап йомабыз. Айдан берәрсе төшә күрмәсен дибез. Төшәр дә шушы тынлыкны, шушы матурлыкны, хозурлыкны чәлпәрәмә китерер кебек тоела. Без йокымсырамасын өчен табигать оркестры чираттагы симфониясен башкара: чикерткәләр скрипкада, елга агышы флейтада, авыл этләре тын гына гобойда уйный, бакаларга вокал партиясе тапшырылган. Тәнгә сихри моң тарала, аның белән бергә Шәүкәтемнең куллары билгә үрелә. Ә мин сүз әйтмим, ул бит табигать сакчысы, андый кешегә сүз әйтеп була димени... Күк йөзендә, сәлам биреп, йолдызлар: “Эх, сез, чукынчыклар..!” – дип күз кысыша. Мин, шуларга ныграк игътибар итим дигәндәй, башымны әкрен генә аның көчле иңбашына салам. Ә ул шуны гына көткәндәй, икенче кулы белән дә ябышып, мине үзенә кыса. Я, ярый, табигать сакчысына ярый инде, мин дә бит табигать баласы...

 

Әкияти дөнья: уң ягыбызда – тын гына яткан “Бака күле”, сулда – һаман алга омтылучы елга, баш өстендә генә үзенең ае һәм йолдызлары белән серле күк йөзе, аяк астында газиз авылымның ныклы изге җире, ә мин үзем шушы табигатемнең чын йөрәкле сакчысы Шәүкәтнең гайрәтле кулларында.

 


Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 13.06.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»