|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2015 Фаҗига
Иртәгәгә билгеләнгән барлык концерт, тамаша һәм күңел ачу чаралары башка көнгә күчереләчәкИртәгә илебездә матәм көне. Россия туристлары белән килеп чыккан коточкыч авиаһәлакәт сәбәпче моңа. Татарстанның мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, иртәгә, 1 ноябрь көнне, республика мәдәният учреждениеләрендә булырга тиешле барлык күңел ачу чаралары башка көнгә күчереләчәк. Күчереп булмаган очракта һәм билетлар инде сатылган булса, билет акчасы кире кайтарылачак. Бөтен ил белән бергә без дә мәрхүмнәрнең туганнарының зур кайнысын уртаклашабыз.
--- |
Иң күп укылган
|