поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.10.2015 Авто

ЮХИДИ штрафын түләгәндә кемгә ташламалар булачак

Иң яхшыcы – кагыйдә бозмаска! Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе дә, республиканың баш прис­тавы да юлда йөрүчеләргә әнә шундый киңәш бирә. Инде штраф килгән икән, вакытында түләргә кушалар. Җитмәсә, 1 ноябрьдән бу мәсьәләдә үзгәрешләр булачак. Кичә узган матбугат очрашуында түләү кәгазьләренә игътибарлы булырга куштылар.

Быелның тугыз аенда республика юлларында 3,6 мең авария теркәлгән. Фа­җигаләр аркасында 349 кеше һәлак булган, 4 мең 421 юлчы җәрәхәт алган. Куркыныч саннар узган елгыдан азрак теркәлгән. Корбаннар, мәсәлән, 106га кимегән. Ә менә кагыйдә бозу очраклары элеккечә кала. Быел Татарстанда 4 миллионнан артык әнә шундый очрак тер­кәлгән. Штрафларның исә 900 меңе вакытында тү­ләнмәгән. Андыйларга нәр­сә янаганы турында кичә Татарстанның ЮХИДИ ида­рәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов һәм Федераль суд приставлары хезмәте­нең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов сөйләде.

Штрафларын вакытында түләмәгәннәргә карата быел 18 мең административ беркетмә төзелгән. 5 мең кешене кулга алганнар, 10 меңенә штраф салганнар, 400ләбе мәҗбүри эшкә юлланган. Әҗәте буган 64 кешенең машинасын тартып алганнар. Суд приставлары да тик тормый. Алар быел ЮХИДИ штрафлары белән бәйле 700 мең эш тикшергән. “Бу сан буенча без, Мәскәүдән генә калышып, Россиядә икенче урында, – дип сөйләде Радик Илья­сов. – Бурычлы кешене тынычлыкта калдырмыйбыз. Кайда яшәгән­нәрен, эш­ләгәннәрен, кем­нән акча алганнарын белеп торабыз. Бурычларын хез­мәт хакы һәм пенсия­ләреннән тотып калу белән генә чиклән­ми­без. Әҗәт­ләре 30 мең сумнан күбрәк булса, милек­ләрен дә тартып алабыз.

Әнә шуның аркасында 400 кеше машинасыз калды. Ә 10 меңнән артык кеше бурычын кайтармый торып, чит илгә чыгу хокукыннан мәх­рүм ителде. Гаҗәп сүзләр ишетер­гә туры килә. Ялдан кайту белән штрафны түләргә җыенган идек, янәсе. Ә алай булмый. Башта бурыч, аннары ял!”

ЮХИДИ идарәсе башлыгы исә 10 ноябрьдән соң гамәлгә керәсе үзгәреш турында җиткерде. Анысы штрафны вакытында түләп тә, акчасы югалганнарга кагыла. Андый очраклар еш очрамый, әмма түрәләр алдан ук кисәтеп куярга булган. Түлә­гәндә хата киткән очракта, махсус мәгълүмати системада штрафның каплануы турында хәбәр пәйда булмас­ка мөмкин. Элек мондый мәсь­әләне халык ЮХИДИ бүлек­ләренә барып хәл итә иде. Кәгаьзне күрсәтәсең дә, инспекторлар кирәкле билгене куя. Хәзер исә түләгән урынга барырга туры киләчәк. “Без дә тикшерә алабыз, әмма бу эш озакка сузылып, штраф вакытында түләнмәгән булып саналырга мөмкин”, – ди Рифкат Миңнеханов. Шуңа күрә автоинспекция вәкил­ләре штраф булу-булмауны (ә аннан бүгенге заманда беркем дә хали түгел) даими рәвештә тикшереп торырга, акчаны зур кредит оешмалары аша күчерергә (вак-төяк терминаллар ул кадәр үк ышанычлы түгел), түләгәч тә, аның барып җитү-җитмәвен белешеп торырга киңәш итә.

Вакытында түләүнең ки­ләсе елдан тагын бер файдалы ягы булачак. 1 гыйнвардан штрафның яртысын гына түләргә рөхсәт итә­чәкләр. Әмма бу эшне 20 көн эчендә башкарып өлгерү шарт. Дөрес, мондый ташлама исерек килеш руль артына утырган, икенче тапкыр рәттән кызыл утка туктамау, каршы як юлга чыгу һәм тизлеген рөхсәт ителгәннән 40 чакрымнан күбрәккә арттыру кебек кагыйдә бозучыларга кагылмый. Ә яңалыкны белгечләр төрлечә бәяли. Шуның аркасында бюджетка акча азрак керәчәк, ә штраф азрак булгач, кагыйдә бозулар артыр дип куркытучылар да бар. Рифкат Миңне­хановның исә үз фикере. “Мин, гомумән, мәсьәләне акчага гына кайтарып калдырмас идем. Без бит иминлек турында сөйләшәбез. Иң мө­һиме – кеше кагыйдә бозган өчен җәза буласын аң­ларга тиеш. 100 сум булсын, әмма түләсен. Әлбәттә, артык куркыныч кыланучылар бар, аларның инде башына сугарга кирәк. Штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеге кагыйдә бозучылар санына ничек йогынты ясармы? Миңа калса, зур үзгәреш булмас. Кагыйдә бозып, штрафын вакытында түләмәүче­ләрне бу гына үзгәртә алмас”.


Ильнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 164 | 28.10.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»