|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2015 Шоу-бизнес
«Давай поженимся!» да Роза Сабитова 52 яшьлек Татарстан егетен чишендереп караган (ВИДЕО)Кичә Беренче каналның «Давай поженимся!» тапшыруында Чаллының буйдак егете Владислав Волковның үзенә кәләш сайлаганын күрсәттеләр. 52 яшьлек Чаллы эшмәкәре Влад сноуборд, дайвинг, воркаут кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә. Мотоциклга атланып 14 ил буйлап сәяхәт кылган. Хатыныннан аерылып биш ел торганнан соң, үзенә идеаль тормыш иптәше сайларга дип Мәскәү тапшыруына килгән.
Эфирда Влад өч кәләш: 20 яшьлек Питер кызы Дарья, Мәскәүдән 40 яшьлек үзе кебек үк байкер Римма һәм 34 яшьлек Краснодардан килгән эшмәкәр Валентина арасыннан сайларга тиеш иде.
Иң кызыгы, Влад Волков, тапшырудагыларның барысын да сәламләп, татарча исәнләшүе, ә бигрәк тә үзенең байкында төшкән видеоклибын күрсәтеп шаккатырды. Алып баручы Роза Сабитова хәтта, кызып китеп, кияүдән футболкасын салуын һәм төз-матур гәүдәсен күрсәтүен дә үтенде.
--- |
Иң күп укылган
|