поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
11.06.2009 Җәмгыять

“КҮРШЕЛӘР КУАНСА, ЯШӘҮ ДӘРТЕ АРТА”

Сабир абый Шакиров җәй башында җәяүләп дигәндәй хаҗга китәргә тиеш иде. Яшермим, башта төркем белән очкычта очарга акчасы юктыр, бер юләррәк бабайдыр дип уйладым. Язсак, бәлки, матди ярдәм күрсәтүчеләр булыр дип, аны жәлләбрәк очрашуга бардым. Ике сәгатьләп бер-беребездән аерылмыйча чәйләп сөйләшүдән соң, уйларымнан оялдым: 64 яшьлек Сабир абзый үзе спонсор була алырлык, энциклопедик белемле, төрле илләрне күргән, заман белән бергә атлаучы, Аллаһ кушканча яшәргә тырышучы үтә дә кызыклы шәхес.

Сабир абый турында тәм­ләп, күп итеп язып була. Аның дөнья буйлап сәяхәт итү маҗаралары да бер китаплык. Һөнәрләре дә шактый. Рәссам, фотограф, архитектор, төзүче, профес­сио­наль туризм белән шө­гыль­ләнә, бухгалтер хисапларын “ә” дигәнче эшләп би­рә, юри­дик докумен­та­ция­дә дә балык кебек йөзә, соңгы елларда дингә кереп китеп, гарәп телен өйрәнә башлаган.

 

– Узган ел изге урыннарга хаҗ кылып кайттым, әл­хәмделилла, алган тәэссоратларым белән яшим, – дип сөйли Сабир абый. – Пенсионер булсам да, хаҗга барыр өчен акчаны үзем тупладым, бакчадагы күрше-күләнгә документацияләрен җыеп, җир, дачаларын хосусыйлаштырырга ярдәм иттем. Ләкин, минемчә, ул хаҗ бик үк дөрес булмады. Элек бабайлар җәяү барган, мин дә Шиһабетдин Мәр­җәни маршруты белән велосипедта Мәккәгә кадәр барырга ниятләдем. Барысы да әзер иде, ләкин бераз гына акча туплап җитке­рә алмадым. Ә кешедән моның өчен акча алмыйм, бу – принципиальлек. Киләсе елга, Алла боерса, барырмын. Бәлки, миңа иярерлек юлдаш табылыр, ике кешегә юл гизү җиңелрәк һәм күңеллерәк тә бит.

 

Сабир абый Казанның гадәти күпкатлы йортында өч бүлмәле фатирда улы, кызы, оныклары белән яшәп ята. Кысан дип зарланмыйлар, булганына шөкер итәләр. Ә менә күпкатлы йортта бары тик аларның подъезды  гына башкалардан аерылып тора. Килеп кергәч, искиткеч пөх­тәлек каршы ала. Диварлар, идәннәр ачык төскә буялган, татарча орнамент белән би­зәлгән, лифттан чыккач, кешегә уңайлы булсын өчен зур итеп һәр катта этаж саннары төшерелгән. Югарыга менгән саен би­зәк­ләр тагын да матурая бара, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп уты­ра. Болар барысы да Сабир абый хезмәте.

 

– Кул тик тормый бит, эшлисе, дөньяны матурлыйсы килә, – ди аклангандай Сабир абый. – Безнең дә подъезд башта котсыз, тәмәке төпчекләре, чүп-чар ауный иде. Туктале, бәлки, ямьләндереп җибәрсәк, бу тәртипсезлек бераз бетәр дип уйладым һәм беренче каттан тугызынчыга кадәр диварларны, идәннәрне буяп, бизәп чыктым. Башта нинди юләр бу дип карадылар, аннары эшемне күргәч, тел шартлатып, сокланып, рәхмәт әйттеләр. Подъезд җыештыручыбыз да куанып бетә алмый, бизәкле идәнне юу үзе бер күңелле эш, ди.

 

Буяуны үзем сатып алам. Әлбәттә, бераз ТКХ ярдәм итсә, җиңелрәк булыр иде, чөнки буяу куба, төсе уңа, аны яңартып торырга кирәк. Аннары астагы катларда тәрәзәдән җил өрә, шуңа буяу озакка чыдамый, куба башлый. Хәер, өстәге этажларда диварларны катлап, подъездны җылыттым, ә аскы өлешкә төзелеш материаллары җитми.

 

Сабир абый гаиләсе яшәгән 9 нчы кат аеруча матур, баскыч мәйданчыгында хәстәрле бабай оныкларына “тере почмак” оештырып йөри.

 

– Аскы өлешендә террариум, аннары аквариум, ә иң өстә кошлар читлеге булачак. Янында әрлән, күсе, диңгез дуңгызын тәрбияләү өчен уңайлы бүлемнәр эшләдем, – дип, төзегән йортны күрсәтеп сөйләде. – Өйдә хайван тоту авыр, ә бала-чагага кызык, аларны тәрбияләү чарасы буларак та кулай, үзенә күрә бер шөгыль. Баскыч мәйданчыгында “тере почмак” булу күрше-күлән өчен дә күңелле. Алар: “Кайчан  әзер була инде, Сабир абый?” – дип кызыксынып тора, материаллар белән ярдәм итә. Йортыбыз синең аркада күркәмләнде, барысы өчен дә өлге булды, дип мактыйлар, рәхмәтләрен әйтәләр. Шөкер, тату гомер итәбез. Әгәр кешеләр хезмәтемнән разый икән, куанам, яшәргә дәрт өсти. Ходай сәламәтлек, сәләт биргән икән, ник аны кулланмаска?!

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 22 | 05.06.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»