поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.10.2015 Матбугат

Tatpressa.ru җитәкчесе 25 шәһәрдән 250 конкурсант катнашкан бәйгедә «VIP-персона» бүләгенә ия булды

Казан ратушасында «Рублевая зона» финанс журналистикасы конкурсының көзге сессиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләр 7 төп номинация буенча бүләкләнде.

Искәртеп үтик: май ахырында Сочида «Рублевая зона» төбәк финанс журналистикасы конкурсының язгы сессиясе узды. Анда Россиянең 25 шәһәреннән 250 дән артык заявка бирелгән иде. Проектның төп максаты - журналистларны махсус белемнәрен күтәрергә этәргеч бирү, шулай ук финанс тематикасын яктырткан төбәк ММЧ ның иң яхшы вәкилләрен билгеләү. Ул вакытта иң яхшы 8 эш буенча бүләкләделәр.
 
Көзге сессиягә заявкалар 17 июньнән кабул ителә башлады. Ике ай дәвамында оештыру комитеты Красноярск, Екатеринбург, Казан, Чиләбе, Новосибирск, Томск, Сыктывкар, Калуга, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Уфа, Краснодар бизнес-журналистларыннан заявкалар кабул итте.
 
Көзге сессиядә 150 дән артык массакүләм мәгълүмат чарасы катнашкан. Бүген Казан ратушасында җиңүчеләр һәм лауреатлар исемнәре игълан ителде. Тантаналы бүләкләү чарасында конкурс партнеры вәкилләре дә катнашты, алар исәбендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы да бар.
 
Эксперт жюри тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Бизнес ФМ" (Чиләбе) радиостанциясе иң яхшы төбәк радиостанциясе дип танылды, ә "Эфир24" иң яхшы төбәк телеканалы яки интернет-телевидениесе дип белдерелде.
 
Иң яхшы төбәк финанс ММЧ - «Краснодар» журналы (Наталья Паранина); иң яхшы иҗтимагый-сәяси эшлекле ММЧ - Калуганың "Весть" газетасы (баш мөхәррире Юрий Расторгуев); иң яхшы төбәк интернет-ММЧ - Воронежның «Абирег» бизнес-мәгълүмат агентлыгы(Татьяна Карабут); ММЧ да финанс базары турында төбәк махсус проекты - Томскиның «Ваши личные финансы» журналы (Наталья Волкова); иң яхшы төбәк аналитик ММЧ - Улан-Удэның «Байкал финанс» МА (баш мөхәррире Алексей Субботин).
 
Барлык җиңүчеләргә һәм лауреатларга «Рублевая зона» төбәк финанс журналистикасы конкурсы җиңүчеләре сертификаты һәм истәлекле бүләк - рубль пыяла сыны тапшырылды.
 
Бүләкләү тантанасында берничә махсус бүләк тә бар иде. Мисал өчен, Tatpressa.ru порталы җитәкчесе Данил Сәфәров «VIP-персона» махсус бүләген алды. Махсус приз хуҗасына конкурс партнерлары чараларында катнашу мөмкинлеге бирә.
 
Җиңүчеләр рәсми төстә игълан ителгәч, барлык катнашучылар ресторанга кичке бәйрәм ашына чакырылды.

Максим КИРИЛОВ
Татар-информ
№ --- | 23.10.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»