поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
10.06.2009 Шоу-бизнес

КАЗАНДА - "ГЛАМУРНЫЙ САБАНТУЙ"

Җәй башында татарлар яшәүче күп кенә төбәкләрдә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе үткәрелә. Баксаң, бу күркәм бәйрәм көннең көндезге яисә кичке вакытында гына түгел, ә төнлә дә оештырыла икән. Быел Казанда тәүге тапкыр төнге Сабан туен күрергә мөмкинлек булачак. «Гламур Сабантуй» дип исемләнгән дискотека 17 июньдә башкаланың «Корстон» төнге клубында узачак. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе белән берлектә танылган «Татарлар» дискотекасы хуҗалары оештыра.



«Татарлар»ны «Пирамида» төнге клубында күреп ияләшкән яшьләр өчен киләсе дискотеканың «Корстон»да үткәрелүе гаҗәп тоелырга мөмкин. Чыннан да, моңа кадәр «Корстон»да бер генә дә татар дискотекасы булганы юк иде. «Татарлар»ның камилләшүгә омтылышын истә тотып, әлеге дискотеканың тагын бер баскычка күтәрелүен әйтәсе килә. Чөнки бу юлы бию мәйданы бизәлеш, дизайн, сыйфат ягыннан да зиннәтлерәк булачак.

 

«Гламурный» дип аталса да, бу «Сабан туе» да татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен, телен саклау һәм үстерү максатын күз уңында тота. Әлеге Сабан туенда эстараданың иң гламур җырчысы Иделия, Сәйяр-Инсаф дуэты һәм «Татарлар»ның даими кунагы - Диана Таҗетдинова чыгыш ясаячак. Сабан туена килгән татар яшьләрен бию мәйданының легендасы - ди-джей Off, шулай ук ди-джей Данила һәм Lilu биетәчәк. Моннан тыш төрле юнәлештәге биюләрне, шул исәптән татар халык биюләрен дә нәкъ менә бу кичәдә күреп булачак. Сабан туе мәйданындагыча, биредә дә кызыклы уеннар, бәйгеләр һәм күп кенә бүләкләр көтелә. Истәлекле бүләкләрне кичәнең алып баручысы Фәнил Вакказов өләшергә ниятли.

 

Әлеге яшьләр Сабан туен үткәрүдә ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе рәисе Фәрит Мифтахов ярдәм күрсәтә. Дискотеканың иганәчеләре - «Ривьера» аквапаркы, шәһәрнең наркотикларга каршы тәрбия төркеме, «Intertat.ru» электрон газеты, «Matbugat.ru», «Bulmas.ru», «Tamasha.ru» сайтлары. Дискотека турында «Яңа гасыр» телеканалы репортаж төшерәчәк, фотолар исә иганәче сайтларда чыгачак.

 

Гомумән, бу кичтә яшьләрне тагын бик күп күңелле сюрпризлар көтә. Сабан туе кичке сәгать 9дан иртәнге 5кә кадәр барачак. Билет бәясе 150 сум, дискотека көнендә — 250. Билетлар шулай ук «Татар радиосы»нда да уйнатыла.

 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 10.06.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»