поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.10.2015 Матбугат

Гөлнара Җәлилова икенче тапкыр әни булды (ФОТО)

“Чын-чынлап хатын-кыз булып икенче баладан соң гына формалашасың икән! Мин моны икенче кызымны алып кайткач кына аңладым. Ниһаять, үзеңне олы кеше итеп хис итәсең, моңарчы олы кызым Мәрьям сеңлем кебек кенә булган”, - ди шагыйрә һәм журналист Гөлнара Җәлилова.

Икенче кызлары 09.09.2015 дигән матур датада Казанның перинаталь үзәгендә дөньяга килгән. 2950 гр. һәм 49 см булып туган кызга исемне дә матурны сайлаганнар - Әминә. 

 
“Әминә ике тамчы су кебек апасына, ә апасы әтисенә охшаган, - ди Гөлнара, - әмма холкы миңа тартачак ахры - тавышы каты (көлә). Мәрьямнең соңгы өч елда кыш бабайдан сораган бүләге сеңел иде, аны бәхет күмеп китте. Әмма бу әти бүлешү мәсьәләсенә һич кагылмый - әгәр әти 15 минут Әминәне күтәреп йөри икән, шул ук кадәр аны да күтәреп йөртергә тиеш, һәр “пәп” итүдән дә аңа өлеш шул кадәр үк”. 
 
Олы баланы күбрәк, кечкенәне кечерәк яраталар дигән сүз бар. Гөлнара да моны истә тота. Шуңа да олы кызлары әллә ни борчылмый ди. Игьтибар азрак тәти башласа, монда мин дә - олы тәмлүшкә дә бар, дип өстәргә дә мөмкин икән.
 
“Ә мин Аллаһка мең шөкер укып, икенче кат шушындый зур бәхет татырга насыйп иткәне өчен Әлһәмдүллиләһ дип, эйфория халәтендә яшим. Сез эшкә ашыгасыз, каударланасыз, ә мин рәхәтләнеп мес-мес килгән бәбием белән урамда саф һава сулап йөрим... Аллага шөкер!” – ди Гөлнара.
 
Ишле гаиләне чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да шулай бәхетле яшәгез!
 
 
Мәрьям һәм Әминә
 
 
Һава сулау
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.10.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»