|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2015 Мәдәният
Илгиз Зәйниев һәм Резеда Гобәеваның ике яшь ярымлык кызлары озын-озак итеп романнар укыйКитапларны бер тында, бер сулышта укырга яратам, тәүлек буена бүленмичә укый алам. Тагын бер начар ягым да бар – китапның урта бер җирендә озак вакытка бүленсәм, укуымны кире дәвам итә алмыйм. Андыйларын күпмедер вакыт үткәннән соң яңадан укыйм. Соңгы арада татар авторларын яңа баштан укып, яңа күзлектән бәяләү белән мавыгам. Кичә генә Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» китабын тәмамлап, бик тирән тәэсирләр алдым. Нишләптер соңгы вакытта мине халкыбызның сугышка кадәр, сугыштан соңгы чорлары, шул чордагы яшьләрнең тормышы, мәхәббәте бигрәк тә дулкынландыра. Татар авторларыннан Әмирхан Еники, Фоат Садриев, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Хәсәнов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гадел Кутуйны аерып әйтер идем. Шигърияттә өстенлекне Илсөяр Иксанова, Саҗидә Сөләйманова, Хәсән Туфан, Рәшит Әхмәтҗанов, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар иҗатына бирәм. Рус һәм чит ил әдәбиятында – Орхан Памук, Рэй Брэдбери, Джером Дэвид Сэлинджер, Реза Амир-Хани, Сергей Есенин, Иосив Бродский, Анна Ахматова... Саный китсәң, күп инде... «Менә бу яраткан китабым» дип аерып әйтә алмыйм, чөнки күңел һәрбер халәтенә туры килердәй әдәбиятны үзе сайлый һәм ул һәрвакыт төрле. Безнең гаиләдә китапның кадере зур. Бәйрәмнәрдә дә нәрсә бүләк итәргә дигән сорауга җавап гади: Китап! Өйдәге китапханәбезгә өстәлгән яңа китапларны ирем белән чиратлап укыйбыз. Кайвакыт ул укый башлый да мин үзе югында, урлашып, аннан алдарак укып чыгам. Андый чакларда һәрвакыт беренче булырга яраткан иремнең бераз кәефе кырыла. Хәзер ике яшь ярымлык кызыбыз да, безнең китап тотып утырганны күрсә, кулына китап алып, үз телендә озын-озак итеп романнар «укый». Гомумән алганда, китап кеше күңеленең иң тирән кылларын тибрәндерергә, үзе аңлап һәм сизеп тә бетермәгән иң нечкә хисләрен айкарга сәләтле дип саныйм. Китап ул – якын дус та, киңәшче дә, менә дигән юлдаш та, – диде Резеда.
--- |
Иң күп укылган
|