поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
22.10.2015 Әдәбият

Аня-Әнисә (ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ)

Хикәянең башын 2000гә якын кеше укыды. Дәвамын да шуннан ким булмас, дип ышанабыз.

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=12852

Аптырый күршем. Аннан соң:
 
- Хәзер яшьләрнең тормышы безнеке кебек түгел шул, - дип акларны аклап та ала.
 
Тора-бара Әнисәнең китүләре тагын да ешайды, бер генә кичкә түгел, берничәшәр көн дә кайтмый башлады. Тормышларының рәте бөтенләй китте. Шулай да ун елдан артык яшәп интектеләр әле. Хәйдәрдән дә тиз генә аерылып бетә алмады. 
 
Тик барыбер һәр нәрсәнең ахыры була. Акылга утырып, очраклы хатын-кызлардан туеп, инде тотрыклы гаилә тормышында яшәргә тәмам өлгереп җиткән Хәйдәр үзе Аня - Әнисәне кире кайтарыр өчен берничә талпынып карады әле. Ә Аня әнисенең фатирын сатып, кредитка батса батты, ике катлы зур йорт сатып алды, кабат кияүгә чыгып барысы да бергә шунда яши башлады. 
 
Аңа карап элекке кайнанасы белән арасы өзелмәде. Ул аңа элекечә яратып, “әни”, дип эндәште, Әминәсе дә еш килеп йөрде, татар мәктәбендә укуын дәвам итте. 
 
Аняның малае туганын белгәч, Хәйдәр дә бүтәнгә өйләнде. Начар кыз түгел, тик Аня белән чагыштытрганда җир белән күк арасы инде. Кайчагында Хәйдәр:
 
- Бигрәкләр дә надан инде, бер җитди сүз дә сөйләшеп булмый, -диештерә, әнисе:
 
- Акыллысының кадерен белмәдең, үзең сайладың, яшә, хатын белән өйдә политика турында сөйләп утырмыйлар инде, - дип кенә куя. Хәйдәргә авыр сулаудан башка чара юк.
 
Кырык яшьлек Хәйдәрнең дә дүрт яшьлек улы бар. Бик ярата ул аны. Хатынының зур акча эшләрдәй белеме булмавы да, тәмле итеп ашарга пешерә белмәве дә ул хәтле әһәмиятле түгел хәзер. Бүтән начар гадәте юк бит. Аня кебек үк булмаса да, тәмле итеп пешерергә үзе дә өйрәнде, ул пешергән пылауларны, кәтлитләрне хатыны да улы да бик яратып сыпырта. Гаиләсен җитәрлек тәэмин итәрлек акчаны үзе дә эшли ул хәзер. Бары тик Әминәсе, дә бу хатыныннан туган улы да исән генә булсын, мохтаҗлык кичермәсеннәр. Алардан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Дөрес, вакыт –вакыт бусы да юктан гына үпкәләп әнисе янына киткәли. Тик озакка түгел... 
 
Бер көн дустым керде. Бик дулкынланган.
 
- Теге чагында : “Өч гаиләне туйдырам”, - дип шикләнүем дөрес булып чыкты бит, - диде ул күз яшен сөртеп. – Без сеңелесе дип уйлаганыбыз Аняның кызы булган бит.
 
- Кемнең?
 
- Аняның. Үз кызы! Мәктәптә укыганда көчләгән булганнар аны. Шул сәбәпле дөньяга килгән бала икән ул. Тугач, әти-әнисе үз исеменә яздырып, үз кызлары итеп үстергәннәр .Менә ни өчен алардан аерыла алмаган ул! 
 
Туй вакытындагы бер сөйләшү кылт итеп искә төште. Әтисе белән биегән идек. Шунда мин Аняның нинди акыллы кыз икәнен, аны барыбызның да яратуын әйткәч, ул авыр сулап:
 
- Вакытында без аз хәсрәтләнмәдек , ахыры начар тәмамланмавы сөендерә инде, - диюен бераз салмыш булуыннан гына күргән идем. Менә нәрсәне күздә тоткан икән ул!
 
- Каян белдең? – дим.
 
Дустым табибә минем. 
 
- Яңарак кына бер авыруның өенә барырга туры килде. Карасам Аняның рамга куелган зур фоторәсеме тора. Белмәгәнгә сабышып:
 
- Бу чибәр кыз кем? – дип сорадым.
 
- Улымның яшьтән үк яраткан кызы , - диде ул. – Бик авыр язмышлы бала булды ул. Уналтысы тулмас борын көчләделәр аны. Ничек итеп җүләрләнми калгандыр. Шуны онытыр өчен фатирларын алыштырып, бүтән җиргә күчеп тә карадылар. Онытырсың, бар! 
 
- Улыгыз да бик кайгыргандыр. 
 
- Булды инде. Ул чагындагын сөйләп бетерерлек түгел. Аннан соң да , артыннан күпме йөрде. Ә ул бер җилбәзәк егеткә гашыйк булды да шуннан башка күзенә беркем дә күренмәде. Ә тегесе барыбер кадерен белмәде. Улымны күпме кызлар белән таныштырып карадык, берсен дә ошатмады. 
 
- Ә хәзер улыгыз ничек?
 
- Аллага шөкер. Хәзер инде җаны теләгәне белән бергә . Оныгыбызга биш яшь . Тиздән үзләре дә килергә тиешләр . Юлыгызга очрарлар да әле. 
 
Тизрәк китү ягын карадым. Ул чагында белгән булсам, сәбәбен улыма әйтмичә, ничек тә гаиләсен саклап калдырырга тырышкан булыр идем. Хәер, кайсы килен инде кайнанай белән мондый хәл турында сөйләшсен? Әнисеннән түгел, шул кызыннан аерыла алмаган ул. Менә ни өчен үзе ашаган ризыкның барысын да өенә ташыган. Хәер, Аня- Әнисә акыллы кыз иде, бу хәл кайчан да бер беленсә, улым күңел җәрәхәтенә кагылмыйча калыр иде микән? Үзенә әйтмичә балага узганы өчен дә озак кына теңкәсенә тиде әле. Башта ук яшермәгән булса, бәлки кем белә?..
 
Икебезгә дә куе итеп сөтле чәй ясадым, тәм-том куйдым. Барыбер начар хәбәр түгел бит бу. Төн ничек кенә караңгы тоелмасын, кояш чыкмыйча калмый. Аня-Әнисә белән дә шулай. Ул бәхетле икән, дустымның оныгы Әминә дә бәхетле дигән сүз бит. Без бертөсле уйлыйбыз, ә башкача була да куя... Тормыш шулай алга бара... Менә шундый табышмак... 
 
Июнь, 2015 ел.
 

 


Сәмига СӘҮБАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 22.10.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»