поиск новостей
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Июль аеннан гостинка снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын! Ватсапка языгыз: 89872312932
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
18.10.2015 Әдәбият

Аня-Әнисә (ХИКӘЯ)

Бу әсәр чын хәлләргә нигезләнеп язылды. Әмма барлык туры килүләр дә очраклы, ди автор.

 
Улын өйләндергәч дустым :
 
- Хәзер миңа өч гаилә туйдырырга туры килә бит, - диештерә башлады.
 
Хәйдәр беренче курста ук бергә укучы Аня белән дуслашкан иде инде. Әтисе татар, әнисе рус милләтеннән, яшь баласы белән өйдә утыра. Хәзерге заманда кырыктан узгач, җитмәсә Анядан башка тагын бер кияүдәге кызың була торып бала табарга батырчылык итүенә беребез дә аптырамады анысы. 
 
Аняны барыбыз да яраттык. 
 
Яшерен-батырын түгел, яшьләр хәзер үбешеп кенә йөрмиләр инде. Аня да еш кына Хәйдәрләрдә кунып кала, дачаларында да була, гаиләнең үз кешесенә әверелеп, кыскасы законсыз булса да ир белән хатын булып яшиләр. Дустым улын хәзердән үк законлы рәвештә үк өйләндереп тә куяр иде , гаиләсен түгел, үзен дә туйдырырлык акча эшләми бит әле ул.
 
- Аня, укып бетерегез, аннан соң мөнәсәбәтләрегезне законлаштырырсыз, хәзердән үк паспортыгызга мөһер сугылса, сине укыту да минем өскә төшәчәк, син болай да безнеке бит, түз инде, - дип кызны тынычландырып торды ул.
 
Хәйдәрнең бу вакытта әтисе үлеп, гаилә йөген тарту бер әнисе җилкәсенә төшкән чак иде шул. 
 
Улының килгән ягын да, килмәгән ягын да белә дустым. Ә ир-атның иң әйбәт дигәне дә вакыт-вакыт мөгез чыгарып тәртәгә тибәргә ярата. Улы дуслары белән салып йөрергә ияләшмәсен өчен ул аңа унсигез яшеннән машина алып бирде. Ул машина белән күргәннәрен сөйләп йөрергә яратмаса да, ничә тапкыр авариягә эләккәнен, правасын алдырганын, акча түләп яңа права булдырганын, шул җилбәзәк малайдан ничек кеше ясарга тырышканын, шикле кампаниядән аерып алыр өчен мәктәпнең соңгы ике елын ерак районда укытып бетергәнен - барысын-барысын да белеп торам һәм үземнең тынычлыгыма сөенү белән бергә аны җәлләүдән туктамыйм. Менә бит, акчасы да, мөмкинлеге дә, иркен фатиры да бар, тынычлыгы гына юк. Ә минем киресенчә - фатирым да кысан , акчам да аз, тик тыныч йоклыйм. Кызым да егетләр дип тә, кияүгә чыгам дип тә баш ватмый. Тыныч кына эшләп укый, буш вакытында да өйдән беркая чыкмый.
 
Хәйдәре соңгы ике елны өеннән еракка укырга җибәрүе дә рәхәттән түгел иде. Үсмерлек чорында яшьләр бит төркемгә оеша. Хәйдәр элекке дусларының юньсезлектә йөрүен сизеп алгач, алар белән аралашмый башлаган иде, ә урам законнары кырыс. Җитмәсә төркемдәге үсмерләрне башка шикле кешеләр күзәтчелек итә башласа. Үз сафларына тартып, үз тәртипләренә буйсындырырга тырышалар, буйсынырга теләмәгәннәрне алар җәлләп тормыйлар. Ак йөзле, зәңгәр күзле чибәр малайны элекләрне дә вакыт-вакыт ялгыз йөргән чагында ниндидер абыйлар берничә тапкыр үзләренә кызык кино күрсәтергә дә чакырып карадылар. Тәртипсез гаиләләрдә яшәгән балалар кызыккан да булыр иде, аннан соң чит абзыйларга ияреп беркая да барырга ярамавын өйдә гел әйтеп торалар, аны үзләренә ияләштерә алмадылар. Тик җинаятьчел төркемнең күз уңына эләккәнсең икән тиз генә инде котылам димә, үсмерлек чорында аны барыбер кулга төшерергә, хәтта өйдә ялгыз чагын гына туры китереп, көчләргә дә маташтылар. Ярый әле коридор күршесе шикләнеп, ишекләрен шакып тегеләрне өркетте. 
 
Шушы хәлдән соң әнисе бүре кебек овчарка сатып алды. Озак ауладылар Хәйдәрне. Шул елны эте белән җәй буенча дачада яшеренеп ятты. Икенче елны авылга кайтаргач, артыннан эзләп барып, сугыш оештырып, гаепне аңа сылтап калдырдыра яздылар.
 
Улын бәла-казадан сакларга тырышып нервысын да, акчасын да күп түкте ул. Аңа янаганнарның кайсын төрмәгә утырттылар, кайсын үтерделәр, ә кайсы машинасы белән капланып гарипләнде. Җүләрлекләрен үсмер вакытта коеп бетереп акыллы гына яшәп китүчеләре дә аз булмады. 
 
Улын чиксез яратса да, аның әнә шул борчу-мәшәкатьләреннән туйганга, башыннан уздырганга дустым Аняга улына бик ышанмаска яраганын, хәтта аны ташларга да киңәш биргәндә ул:
 
- Яратам шул аны, - дип кенә куя торган иде. 
 
Дустымның шулай диюе кызны гына түгел, үзен дә чираттагы борчу-хәсрәттән сакларга тырышуыннан иде. Әниләр түзә, хәзерге хатыннар ирләренең башбаштаклыгына түзәргә гадәтләнмәгән. Хәзергә ул аның бер начар ягын да күрми шул әле. Берзаман аның да күзе ачылачак бит. Ул чагында түзеп тора алырмы соң ? Һәрвакыт лидер булып, бер башка өстен булып яшәргә күнеккән Хәйдәр хатынга баш иеп яши алыр микән, аның өчен өлгермәгән бит әле. Гаиләдә я ир, я хатын башрак була. Икең дә баш булырга тырышсаң бетте инде ул. Аняда да лидерлык , башкалардан аерылып торырга тырышу кебек сыйфатларны башта ук күреп алды ул. Ике тәкәнең башы бер казанга сыймый дип тиккә әйтмиләр бит. Әнә бит аерылышучылар никадәр...
 
 Кем инде яраткан кешесе турында начар сүз әйттеләр дип, аңа ышана? Аня да ышанмады бугай. Ә дустым улының алга таба аңа өйләнер өчен түгел, вакыт үткәрер өчен , аны вакытлы тукталыш урынына күреп көндәлек хаҗәте өчен генә йөрүен, аңа өйләнергә бөтенләй дә нияте югын сизенә иде. Бары тик аны турыдан туры гына итеп әйтә алмады. 
 
Хәер, элек тә Хәйдәр:
 
- Мин утызга җитмичә өйләнмим, - дип әйткәли иде бит. Ул чагында Аня аны көлемсерәп кенә тыңлап куя . Ничек инде өйләнмәсен. Күптән бергә яшиләр бит! Мөһернең монда әһәмияте юк. Укуын гына бетерсен, баласын да табачак, паспортына мөһере дә булачак!
 
Инде хыялның тормышка ашарына күп калмаган да кебек иде. Тик Хәйдәрнең уйнап кына әйткән шикелле тоелган сүзләре чынга аша башлагач, кыз уйга калды. Ул үзенең – соңгы – иң көчле аргументын эшкә җикте. Ә андый чакта ул аргумент – балага узу бит инде.
 
Хәйдәр исә моны белгәч тә:
 
- Барыбер өйләнмим! - дип кырт кисте.
 
Дүртенче курсны бетергән чорга туры килде бу.
 
- Ярар, өйләнмәссең дә инде, ул туасы баланы нишләтәсең? - диде әнисе.
 
- Мин бит аңа өйләнәм димәдем! Ул үзе миннән башка хәл итеп куйган.
 
Күршем акыллы хатын, кайнар мәхәббәтнең дә билгеле бер вакыттан соң сүрәнәеп, кайчагында бер-береңнән туеп киткән чаклар булуын да, артык яратышмый өйләнүчеләрнең дә соңыннан менә дигән итеп яшәп китүләрен күргән дә, үз башыннан да кичергән кеше буларак, улын өйләнергә ризалатты. Кызның әти-әнисеннән барып сорады - ә алар биш куллап риза - Аллаһы Тәгалә каршында никахлы ир белән хатын булып яши башладылар, зур булмаса да бик якыннар гына җыелышып туе да ясалды. Туй күлмәге кигән киленнең биш яшьләрендәге сеңелесе дә яныннан китмәде. 
 
Дустым башта ук:
 
- Безнең гаиләдә бары тик татарча гына сөйләшәләр, син дә татарча өйрән, - дигәч бик матур итеп татарча сөйләшә башлаган Аня никах вакытында мулла кушкан Әнисә исемен бик ошатты. Кызы тугач, аңа да татарча Әминә дип куштырды.
 
Инде теләгенә ирешкәч, матур гына яшәргә иде дә соң... Кияүгә чыккач, синең үз тормышың булырга тиеш бит инде. Фатир өч бүлмәле, яңа салынган йортта, кайнана аларга ризыкны ташып тора, акчага интектерми. Укуларын тәмамлагач эшкә урнашырга да җай чыгып тора. Тик улы һаман тәртәгә тибә, килен дә әти-әнисеннән аерылып китә алмый, юк кебектә дә сәбәпне табып, баласын күтәрә дә шунда китә, еш кына кунып та кала башлады. 
 
- Әня - Әнисә, синең үз тормышың бар бит, әниеңнән аерылырга вакыт бит , - дип тә карый дустым. Аптырагач:
 
- Әле яңа гына ун кило ит кайтарган идем, бер атна эчендә юкка чыкты, элек ай буена җитә иде, өч семья ашатам бугай хәзер, - дип зарланып та алгалый.
 
Хәзер дустымның өч литрлы кайнатмасы да бер атна эчендә ашалып бетә, бүтән ризыклары да тиз юкка чыга башлады.
 
Дустым саран түгел минем. Тик киленнең шул хәтле күп ризык сарыф итүенә генә исе китә. Аптырагач:
 
- Әнисә, бер тазарсаң, ябыгуы бик кыен, алай артык күп ашарга тырышма, ул хәтле тәмле итеп тә пешермә, - дип тә әйткәли. 
 
Әнисә үпкәләми. 
 
- Бала имезәм бит, - дип кенә аклана. 
 
Аңа карап тәненә артык ит тә кунмый.
 
Аптырый дустым. Тик көне буена, ә кайчагында төнлә дә эшләргә туры килгәч, әзер ризык пешкән өйгә йокларга гына кайта. Үзе әйтмешли, өч семьяны тарту бер хатын-кызга авыргарак туры килә. 
 
Шулай яшиләр болар. Хәйдәр хатынының әти-әнисе янына еш барырга яратмый, шуңа күрә, ул Аня юкта буш вакытын төнге клубларда, кафеларда үткәрә. Эшли башлагач, акчаны үзе таба, әнидән сорап торасы юк. Кайтмый да калгалый. Хатын юкта аулак калган ирләрне кулга ияләштерүчеләре дә була бит аның. Дустым киленгә төрлечә аңлатып та, әйтеп тә карый. Тик барыбер файдасы юк. Иренең маҗараларын ишеттерүче киң күңелле кешеләр дә табыла бит аның , андый чакларда кара тавыш куба кубуын... Көнләшми дә түгел... Аня өйдә чагында да кайтмаган чаклары ешайды.
 
Дәвамы берничә көннән...
 
 

Сәмига СӘҮБАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 18.10.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы