поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.06.2009 Җәмгыять

ДӘҮЛӘТ ТОТКАН ХАЛЫКЛАРДА ТАРИХ БОЗЫЛГАН

2 июнь көнне ТР Фәннәр академиясенең зур залында күренекле тарихчы, КДУ профессоры, ТР Фәннәр академиясе президиумы киңәшчесе Миркасыйм Госмановның 75 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы җыелыш булды.

Тантана вакытында хезмәттәшләре, иҗат берлекләре әһелләре, дуслары, шәкертләре, аерым алганда, КДУ ректоры М.Сәлахов, Тарих институты директоры Р.Хәкимов, РИУ ректоры Р.Мөхәммәтшин, аңа республикабыз бүләген – "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырырга килгән Р.Ратникова да аңа оста буларак та, остаз буларак та олы рәхмәтләрен, соклануларын җиткерде.

 

Тамаша ахырында йомгак сүзе белән чыгыш ясаганда аның бүген дә ялкынлы публицист кайнарлыгын, фикри үткенлеген югалтмавы күренде. Бу чыгышны замандашларына, шәкертләренә, яшьләргә кисәтү дип тә, васыять, фатиха дип тә кабул итәргә мөмкин.

 

– Бу көнгә үз аякларымда, үз аңымда, ныклы позиция белән килеп җиткәч, Аллага шөкер, – диде җавап бирү сүзендә. – Эшчәнлегемә бәя бирү – минем эш түгел, җәмәгатьчелек, вакыт эше. Тагын җигелеп эшләп булырмы икән – бу сорау. Туктарга вакыт җитмәдеме икән?! Әле һаман студентларга лекцияләр укыйм, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнәм. Һәр елны китап чыгара идем, быел чыгара алмадым. Югыйсә җыелып бетә язган ике-өч китабым бар.

 

Бүгенге заман, хәзерге җәмгыятебез уңаеннан шуны әйтәсем килә: тарих өлкәсендә шактый үзгәрешләр булырга мөмкин. РФ Президенты каршында "Россия мәнфәгатьләренә зыян китереп, тарихны бозып күрсәтү омтылышларына каршылык күрсәтү комиссиясе" оештырылу уңаеннан әйтәм мин моны. Тарих белеме ул – катлаулы нәрсә. Аның күп өлеше бозудан, фальсификацияләүдән тора. Әмма шуны белергә кирәк: кем боза, ни өчен боза? Тарих – дәүләт хакимиятенең паспорты кебек әйбер. Дәүләтчелек юкка чыкса, тарих бетә.

 

Дәүләт тоткан халыкларда тарих бозылган. Әмма фальсификацияләүнең сәбәбен аерым галимнәрдән эзләргә кирәкми. Ул – хакимиятне сакларга теләгән дәүләт тарафыннан бирелгән заказ буенча фальсификация. Мондый бозып күрсәтүләрнең авторы, аны кулланучы – хакимият, хакимият өчен көрәшүчеләр. Инде аерым авторларга килгәндә, алар, бу коткыга бирелмәс өчен, үз намусы кушканны, инанганны гына язарга тиеш. Өстән кушканнарга, югарыдан таләп иткәннәргә колак салмаска кирәк. Хакимияткә тәлинкә тотсак, алар безне ярата, дип уйлый кайберәүләр. Дөрес түгел. Аларны вакытлыча гына яраталар. Аннары, кирәге калмагач, артларына тибәләр. Хакимият кешеләре мөстәкыйль булган галимнәрне күбрәк ярата. Читтән торып булса да хөрмәт итә. Менә шуны яшьләр онытмасын иде.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 111-112 | 06.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»