поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.10.2015 Язмыш

Шәмәхә лампа үзгәртте

Мария апа белән хастаханәдә ятканда таныштык. Палатага кайсы каян олы яшьтәге ханымнар җыелган, һәркем ниндидер вакыйганы искә төшерә. Аның һәркайсы – кечкенә генә бер тарих. Килен-каенана мөнәсәбәт­ләренә дә кереп китәләр. Мария апаның тарихы аеруча күңелдә калды.

Ул башкалар кебек кемгәдер гаеп ташламый, үз сүзен алга сөрә торган үҗәт хатынга да охшамаган. Шуларны әйткәч: “Мин андый түгел идем, тормыш үзгәртте”, – дип җавап бирде.

Яшь чагында бик чая була Мария. Әнисенең ризалык бирмәвенә карамас­тан, татар егетенә кияүгә чыгып, бүтән республикага күчеп китә. Әнисе кызын кичерсә дә, күңеле ахыргача йомшамый, кияүне өенә кертми. Мария каената-ка­енана йортында яши башлый. Ире Казанда ин­сти­тут­ның соңгы курсында укый, атна саен авылга кайтып йөри. Кияүгә чыгуга авырга узган Мария балалар бакчасына вакытлыча эшкә урнаша. Шәһәргә китәргә әллә ничә талпынып карый, тик ире яшәргә урын булмауны сылтау итеп каршы чыга. “Озак калмады бит инде, бер ел күз ачып йомганчы уза да китә, дип­лом алуга авылга кайтачакмын. Әти-әни белән яшәп, бераз акча тупларбыз да башка чыгарбыз. Шә­һәрдә безне кем көтеп тора?” – дип тынычландыра ир хатынын.

Шулай да яшь кешегә олылар янында яшәү җиңел булмый. Ике гаиләдәге го­реф-гадәтләр бөтенләй төр­­ле икән бит, хәтта пе­шергән ризыкка кадәр аерыла. Бу йортта яшим ди­сәң, татарча да өйрәнергә кирәк, шунсыз каенана-ка­ената, туган-ту­мача, күр­ше-күлән белән ничек аралашырга соң? Әллә барын да ташлап, әни янына кире кайтып кына китим микән, ирем – шәһәрдә, үзем – карт-карчык янында. Мине монда кем, нәрсә тота соң, дип уйлана башлый Мария. Кунакка кайткач, әнисенә шул хакта сүз кузгата. Тик күпне күргән анасы ике уйларга урын калдырмый. “Мин биреп җибәрмәдем, үзең сүз тыңламыйча качып киттең. Кияүгә баргансың икән, тор инде. Бер иргә түзә алмасаң, йөз иргә түзәргә туры килер. Татарга чыктыңмы, татар гадәтен тот”, – дип, ана икенче көн­не үк күч­тә­нәчләрен тутырып, кызын кияү йортына озатып җи­бәрә. Мария апа бу сүзләрне елый-елый сөйли. “Әни бик дини кеше иде. Аңа ул чагында миңа караганда да авыррак булган бит, яшьлегем белән аңлап кына бетер­мәгәнмен, – ди. – Үзем дә ана, хәзер аң­лыйм инде...” Әнисе үләр алдыннан берничә ай кала кияү белән кызны өенә чакырып, бәхиллек бирә.

Аңа кадәр гомергә истә калырлык тагын бер очрак булып ала әле. Бә­лә­кәй улының бишектә яткан чагы, ире диплом язу белән мәшгуль. Ике атна кайтып күренгәне юк. Мариянең та­гын ачуы кабара. Мин кө­не-төне бала янында, ә ул читтә, дип үзен кызгана. Юк­са белә инде: ире дә кү­ңел ачып йөрми, кылны кырыкка ярыр вакыты. Барыбер алгысынган күңелне тыярлык түгел. Шундый ачулы көннәрнең берсендә каенатасы район универмагыннан өстәл лампасы алып кайта. 1990 нчы еллар бу, әйбергә кытлык вакыт, сайланып тору юк. Нәрсә эләксә, шуңа шат буласың. Каената, каенана белән икесе бер сүзгә килеп, лампаны кухняга эләргә карар кылалар. Ә Мариянең үз бүлмә­сенә аласы килә. Төнлә бала карарга торганда бөтен бүлмәне тутырып, ут яндырырга кирәкмәячәк. Диван янындагы лапманы гына ка­бызасың, ничек җайлы. Лап­ма күз кызыктырырлык та бит, шәмәхә пыялалы, бер­ничә кеп-кечкенә ташы да бар. Каенанасының, сез­гә икен­чене алырбыз, тагын кайтыр әле, дип әйтүе ки­лен­нең ачуын кабарта гына. Шуннан китә әрләшү, бер-берсенә әйткәләшү... Килен ахыр чиктә: “Юк инде, мин дигәнчә булачак”, – ди, юл би­рергә теләми. Баласын кү­тәреп, елап, күршеләргә йө­герә. Телефоннан иренә шалтыратып, лампа тарихын җиткерә.

Барысы да төн уртасында капканы бертуктаусыз шакыганга уянып китәләр. Ма­риянең күңеле сизенә, аны якларга ире кайткан. Дө­рестән дә, ул кайткан икән, тик беркемне дә як­ларга түгел, ә йортта тәртип урнаштырырга.

“Чебеннән фил ясау­чылар, теләсәгез-телә­мә­сәгез дә, әлегә бергә яшисе. Ник борчыйсыз, ник уртак тел таба алмыйсыз? Тагын тавыш чыгарсагыз, бөтенләй кайтмаячакмын”, – дип җике­ренә ир. Ул да түгел, теге лапманы күтә­реп, идәнгә бәрә. Шәмәхә пыялалы лампа чел­пәрәмә килеп ватыла. Өй­дәгеләр ни әйтергә белмичә сүзсез кала. Иртәнге өчләр тирә­сен­дә ир капканы каты итеп ябып, чыгып китә. Шул ки­түдән озак кына кайтмый. Ни хикмәт, бу хәлдән соң килен-каенана арасы майлаган кебек җайланып китә. “Бер­кайчан ызгышмадык, ачу килгәндә, шәмәхә лампаны искә төшереп, телем­не теш­ли идем, – ди Мария апа. – Каенанам балаларны үс­терергә бик булышты. Башка чыккач, тагын да якынайдык, сер­дәш­кә әй­ләндек. Ирем­нән дә зарлана алмыйм”.

Бу гаиләдә бер ул һәм кыз үскән. Икесе дә бүтән милләт кешесе белән гаилә корганнар. Әтиләре шул чагында, тел, дин, гореф-га­дәтләр югала, дип сүз кузгата башлаган икән дә, балалар: “Ә үзең соң өйлән­гәндә ни карадың?” – дип бик тиз авызын япканнар ди...


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 145 | 03.10.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»