поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
05.10.2015 Мәгариф

Бүген Укытучылар көне

1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» темасына җыен үтүе сәбәпче булганлыгы билгеле. Нәтиҗәдә, ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела. Бөтендөнья укытучылар көне БМОбөтендөнья һәм халыкара көннәре исемлегенә кертелә.

Россиядә бу бәйрәмне 1994 елдан бирле 5 октябрьдә билгелиләр, аңа кадәр ул октябрьнең беренче якшәмбесенә туры китереп үткәрелде, Беларусь, Кыргызстан, Латвия, Молдова, Украинада ул әле дә шулай. Үзбәкстанда исә Укытучылар көне 1 октябрьдә бәйрәм ителә, Әзербайҗан, Армения, Эстониядә, Россия кебек, – 5 октябрьдә.

Ерак чит илләрдән, әйтик, АКШта майның беренче атнасында атна буе укытучыларны хөрмәтләп зур чаралар үткәрәләр, Албаниядә – 8 мартта, Иранда – 2 майда, Кореяда – 15 майда, Һиндстанда – 5 сентябрьдә, Кытайда - 10 сентябрьдә, Аргентинада – 11 сентябрьдә, Бразилиядә – 15 октябрьдә, Австралиядә – октябрьнең соңгы җомгасында, Вьетнамда – 20 ноябрьдә, Төркиядә – 24 ноябрьдә һ.б.

Аерым алганда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган белешмә буенча, бүген Татарстанда 74 меңнән артык педагогик хезмәткәр исәпләнә, шулардан 36,6 меңе мәктәпләрдә, 21,5 меңе балалар бакчаларында, 3,5 меңе өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләсә, 4,1 меңе көллият-техникумнарда һәм 9 меңе югары уку йортларында хезмәт куя.

Быел Татарстан Республикасы мәгариф инфраструктурасын үстерүгә 10 млрд тан артык акча бүлеп бирелгән. Шуның 2 млрд 579,6 млны мәктәпләрне, 681,4 млны ресурс үзәкләрне, 57,84 млны спорт залларын капиталь төзекләндерүгә, 6 млрд 704,3 млны мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләүгә, 128,8 млны, “Уңайлы мохит” программасына каралган.

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагогик хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 28,7 мең сум тәшкил итә, балалар бакчалары мөдирләренеке – 36,2 мең сум, мәктәп укытучыларыныкы – 33,3 мең сум, мәктәп директорларыныкы – 48,1 мең сум,.

Татарстанда 2012-2015 елларга “Киләчәк” мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында киң киләмле 4 грант гамәлгә ашырыла: “Яңа укытучыбыз”, “Иң яхшы укытучыбыз”, “Иң яхшы методистыбыз” һәм “Профориентация буенча муниципаль программаларга ярдәм”.

“Яңа укытучыбыз” гранты нәтиҗәләре буенча 1,6 меңнән артык конкурсант арасыннан 100е – физика, математика, химия, биология, география, информатика һәм технология укытучылары сайлап алынды. Аларга, математик һәм табигать фәннәре буенча белем бирүне яхшырту йөзеннән, ай саен 10 мең сум күләмендә өстәмә акча каралган. Калган фәннәр укытучылары – “Яңа укытучыбыз” һәм “Иң яхшы укытучыбыз” грантлары ияләренә хезмәт хакына ай саен 7,5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк. “Иң яхшы методист” гранты җиңүчесе дип табылган 300 методист бер тапкыр бирелә торган 130 ар мең сум акча алачак.

“Профориентация буенча муниципаль программаларга ярдәм” гранты нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче муниципаль берәмлек билгеләнде. Аерым алганда, Әлмәт, Бөгелмә, Балтач, Түбән Кама районнарына һәм Казан шәһәренә 1әр млн сум күләмендә грант тапшырылачак.


---
Татар-информ
№ --- | 05.10.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»