03.10.2015 Җәмгыять
Их, кая минем валидол?..
Халык сырхауханәләрнең киметелүенә риза түгел, ул табибларга елдан-ел сирәгрәк йөри, “Ашыгыч ярдәм” чирлеләр янына килүдән еш кына баш тарта... 7 сентябрьдә узган Бөтендөнья халык фронты форумында шундый фактлар яңгырады. Форумда катнашкан Владимир Путин да безнең ил медицинасында хәл ителгән мәсьәләләргә караганда чишеләселәренең күбрәк булуын әйтте. Шулай инде, шулай...
Сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы вакытта тәртип урнаштырырга тырышалар да кебек, югыйсә. Элек керергә куркыныч булган, искергән, тузган поликлиникаларны, сырхауханәләрне сиплиләр-ремонтлыйлар. Табиб ишек төбендә сәгатьләр буе чират тормыйм дисәң, аңа интернет аша язылырга була. Авырулар бу нинди хәл дип чәүчәләкләнгәч, бахилга кадәр түләүсез бирә башладылар. Заманның иң кәттә техникасы белән шыплап тулган, эчтән дә, тыштан да ялт итеп торучы галәмәт затлы клиникалар ачылды. Ә иң мөһиме – бездә үтә катлаулы операцияләр ясаучы искиткеч оста табиблар бар. Кыскасы, ил медицинасын бетереп ташлап булмый. Форумда президент үзе дә, илнең сәламәтлек саклау министры да үзебезнең клиникаларда дәвалануларын әйттеләр. Хәлләр алай ук начар түгел, димәк?
Ләкин... Киров өлкәсеннән күп балалы ана бер баласын ортопедка күрсәтү өчен акча түләргә, ягъни түләүле кабинетка керергә туры килүен әйтте. Русиянең баш педиатры, хирург, медицина фәннәре галиме Леонид Рошаль бездә педиатрия хезмәте искиткеч яхшы диде. Педиатрлар, балаларны тикшерүче, дәвалаучы белгечләр, чыннан да, бик шәфкатьле, профессиональ, чын табиблар (һәрхәлдә, безгә тап булганнары). Ләкин табибларга гына бәйле булмаган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, кадрлар кытлыгы. Әйтик, бушлай хезмәт күрсәтүче аллергологка, массажчыга, күз табибына чират булганлыктан, баласын түләүле клиникага җитәкләп китүче аналар азмыни? Ник дигәндә, аларга дәва берничә атнадан түгел, ә кичекмәстән кирәк. Хәер, поликлиникаларда регистратурада ук башланган чираттан, табиб ишеге төбендә дөрт итеп кабынырга торган авырулардан, фәлән кабинетка кереп, фәлән кадәр анализ тапшырулардан өркеп, үзебез дә түләүле клиникаларга тәпиләмибезмени?
Аннан... Форумда чит илдә дәваланучы түрәләр тәнкыйтьләнде. “Чиновникларның чит илдә дәваланулары – аларның үзебезнең ил банк системасына ышанмыйча, чит илдә исәп-хисап счеты ачуларына яки балаларын чит илдә укытуга тиң проблема, димәк, алар үзебезнең илдә тиешенчә эшләргә теләмиләр”, – диде Путин. Әйе, халык дивана түгел, түрәләрнең үз балаларын чит илдә укытуларын-эшләтүләрен дә күреп-белеп тора, алар без йөргән бүлнисләргә йөрмиләрдер, акчаларын “оек балтырында” сакламыйлардыр дип тә шикләнә. Бу – җитәкчеләрнең, байларның туган илне ярату-яратмаулары, үзебезнең медицинаны хөрмәт итү-итмәүләре, балаларын яшәтү өчен туган җирне лаеклы дип санау-санамаулары кебек бик зур темаларга үрелеп китә торган мәсьәлә. Ярар, бүген анысына ук кереп батмый торыйк. Соңгы вакытта җаннарны әрнеткән күренеш киң тарала бара: балаларын чит илдә дәвалату өчен акча җыючы ата-аналар саны арта. Туганнары, якыннары акча җыеп чит илгә операциягә алып барганны сызланып көтеп ятучы егетләр, кызлар, ирләр, хатыннар да бар. Океан артларыннан нинди генә кыйммәтле, заманча аппаратуралар кайтарылса да, безнең медицина “тегеләр”некеннән күпкә көчсез, димәк? Һәм гади кешенең читтә укырга, дәваланырга хокукы гына бар, димәк. Ә мөмкинлеге бик-бик чикле...
Дәүләт клиникаларында эшләүче табибларның акчаларын арттырсалар да, шәфкать туташларының, санитарларның акчалары да бик аз дип беләм. Бу хезмәткәрләргә бетле-кортлы сукбайларны, йомышларын асларына үтәп бетергән исерекләрне чистартып, операция ясарлык хәлгә китерү кебек эшләрне, урын өстендәге чирлеләрне төрле тикшеренүләргә йөрткәндә күтәрү-төшерә-күчерү кебек авыр эшләрне дә үтәргә туры килә, югыйсә. Санитарка, туташларның урын өстендәге туганнарының хәлен белергә килүчеләргә “фәлән сум бирсәгез, туганыгызның астын алыштырам” диюләре шуңа да гадәти күренешкә әйләнеп барадыр, бәлки, хәзер.
Ә чирлеләр бик күп. Медицина алга китте, затлы клиникаларыбыз бар дип ничек кенә шапырынсак та, авыл саен акылдан язган бер яки ике кеше, урын өстендә ятучы яки инвалид арбасында утыручы берничә гарип... Балтач районы, Түнтәр авылында яшәүче даими авторыбыз Рәфхәт Зариповның газетабызның 3 сентябрь санында Малмыж шәһәрендәге “Матурлык салоны”нда эшләүче массажчы Зөлфия Хөсәенова турында “Бармаклары рентген кебек” дигән язмасы басылгач, шул ханымның телефонын сорап, редакциягә бик күп кеше чылтыратты. “Үзебездә дәва таба алмадык, аптыраганнан, шунда барып карыйк мәллә дип уйлаштык”, – диләр...
Мин кайвакыт “Жизнь” газетасын алгалыйм. Аның 8-14 сентябрь санында мондый юллар бар: “Медицинаның бүгенге хәле – коточкыч. Чирлеләр ыңгырашып-кычкырып та ярдәм көтеп ала алмыйлар. Бөтен җирдә бер сүз: “Квота”, “Чиратка бас!”, “Интернеттан язылырга кирәк”... Һәм “акча, акча, акча”... Һәм без кайчандыр иң кешелекле һөнәр вәкилләре дип йөрткән ак халат ияләре үзләре дә нәрсә майтарылганын аңламыйлар кебек. Үзләре белән. Халык белән. Медицина белән... Сез өстәгеләр бу хакта белми дип уйлыйсызмы? Әллә аларга бу хәлләрне җиткереп тормыйлармы? Бәс, нигә хөкүмәт гадәттән тыш утырышка җыйналмый? Министрлар җыелсыннар да, бер-берләренең күзләренә туры карасыннар һәм тиешле нәтиҗәләр ясасыннар. Кешеләр, чыннан да, сызлана бит...”
Их, кая минем валидол?..