|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2015 Фаҗига
Нурлаттагы янгын белән берничә көн көрәшкәннәрӘлеге хәл чын мәгънәсендә район халкын, җаваплы оешма хезмәткәрләрен аякка бастырган. Рус зираты артында башланган янгын куркынычы дүрт көн дәвам иткән. – Яңгыр башлангач кына участоктан киттек, – дип сөйләгән "Дуслык" газетасына 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин. – Чөнки янгын коры ботакларга, агачларга гына күчеп калмады, җирнең торфка әйләнгән катламына кадәр төште. Гомуми янгын мәйданы 800 квадрат метрга җитте, дүрт көн дәвамында әле бер җирдә, әле икенчесендә кабынып киткән янгынны сүндерүгә күп көч түгәргә туры килде. Бу көннәрдә Нурлатта гадәттән тыш хәл режимы кертелә, өстәмә көчләр җәлеп ителә, янгын күмәк көч белән генә җиңелә.
--- |
Иң күп укылган
|