|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2015 Милләт
Илһам абый Париж татарына 600 еврога түбәтәен саткан
Редакциябез бусагасына тузан төшми безнең, Аллага шөкер. Быел алма ишелеп уңгач, рәхәтләндек алмага. Х әзер Илһам абыйга – 83 яшь. Сәяхәт итәргә яраткан ул. Кайларда гына булмаган – Төмән, Балтыйк буе, Финляндия, Скандинавия илләре... Кыскасы, дөньяны аркылыга-буйга гизгән. – Олы яшьтә самолетларга утырырга ничек курыкмыйсың? Ә юлда адашып калсаң... – дим. – Юк, мине бит Мәскәүдә аэропорттан ук, Илһам абый килә, дип көтеп торалар, ничә еллар буена таный башладылар инде, – ди ул, шаяртып. Парижда ничек итеп башындагы түбәтәен 600 еврога сатуын да кызык итеп сөйли. – Сәяхәт вакытында башыма гел яшел түбәтәемне киям. Парижга килеп төшүгә, гид егетләр, сез мөселман бугай, теләсәгез, Париждагы мәчеткә алып барабыз, диделәр. Киттем. Анда мине бер купшы гына ир-ат каршы алды. Бу кеше сугыш заманында әсирлеккә эләгеп, биредә төпләнеп калган икән, хәзер шактый бай кеше. Аның белән сөйләшә торгач, әлеге татар егетенең Мөслимнән булуы ачыкланды. Минем түбәтәемне күреп, сат миңа, ди бу. Сатарга уйламасам да, Париж татарын кызгандым инде, саттым. Ул исә 400 сумга Татарстанда сатып алган түбәтәемә 600 евро бирде, җитмәсә, Мөслимгә барып чыга калсаң, минем өчен җирне үп әле дип, тагын 50 евро өстәде. Шулай Париждан баеп кайттым. Теге Париж татарының түбәтәемнең чигүләрен сыйпап елап калганы бүген дә күз алдымда. Мөслимгә генә барып чыга алганым юк. Әманәтен үти алмадым инде теге кешенең, – ди Илһам абый. Әле узган ел Енисей буйлап та сәяхәт итәргә уйлаган булган да, тик юлга 110 меңләп акча кирәк булгач, туктап калган. Егет чагында Норильскида хезмәт иткән булган, исән чагында шул якларга да барып кайтасы килә Илһам абыйның... Илһам абыйны озаттым гына, газета укучыбыз, үзе дә язмалар җибәреп торучы Ильяс Салихҗан ишектән башын тыкты. Ильяс абый каралган. Абхазия якларында ял итеп кайткан икән.
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|