|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2015 Җәмгыять
Киттек “кытай юлыннан”Соңгы күзәтүләрдән күренгәнчә, Русия халкы аяк киемнәрен сирәгрәк ремонтлата башлаган, химчистка һәм чәчтарашка йөрүен киметкән. “Акча җитмәгәндә халык беренче чиратта безнең хезмәттән баш тарта, – ди Химчистка һәм кер юу предприятиеләре ассоциациясе президенты Л.Берцев. – Бүген безнең даими клиентларыбыз, акчалары кимү сәбәпле, гадәтләрен үзгәртәләр, әйтик, костюмны ай саен түгел, ә ярты елга бер чистартырга бирәләр”. Аяк киемнәрен чистарту, вак көнкүреш техникасын ремонтлату кебек хезмәтләр, гомумән, көчкә сулыйлар. Мәсәлән, электр чәйнекләрен, итек-түфлиләрне ремонтлатып торудан мәгънә юк, чөнки арзанракларын сатып алырга була, ә аларны төзәттерү кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин. Ник дигәндә, шул ук түфлине ремонтлаганда кирәкле олтан, келәй, набойка ише материаллар барысы да чит илдән валютага кайтарыла икән. Белгечләр аз керемле халык, гомумән, бүген “кытай юлы” белән бара диләр. Бу – нык арзанлы, тиз туза һәм тузу белән кызганмыйча чыгарып ата торган әйбер сатып алуны аңлата.
--- |
Иң күп укылган
|