поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
04.06.2009 Җәмгыять

ҖӘЙГӘ ПЛАННАРЫГЫЗ НИНДИ?

Язгы табигатьнең көйсезләнүеннән туйгангамы, көннәрнең җылынып китүе кәефне күтәреп җибәрде. Кояш җылысын үсемлекләр дә сизә, тирә-юнь тиз арада яшеллеккә күмелде. Балаларның алда 3 айлык каникуллары. Өлкәннәр дә җәйге ялга әзерләнә. Һәркем аны мөмкинлеге һәм теләгенә карап планлаштыра. Кесәсе калынраклар чит илгә барып кайта ала, үзебезнең Татарстанда да ял йортлары, шифаханәләр бихисап. Казан башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов, икътисадый кризис булу сәбәпле, узган ел белән чагыштырганда, Казаннан туристлар агымы 40 %ка кимергә мөмкин, дип фаразлый. Җәйге чорда гадәттәгечә Төркия, Болгария, Греция һәм Испания популяр булачак.

Җәйге эссе көннәрдә шәһәрдән качып бакчаңда казынырга яки авылга кайтып әти-әнигә булышырга мөмкин. Авылда исә җәй көне ял итүчегә гаҗәпләнеп карыйлар. Җәй – тырыш хезмәт куя торган вакыт. Авыл кешесе чеби, каз, үрдәк бәбкәләре ала, таң беленер-беленмәс сыерын савып көтүгә чыгара, бакчасын карый. Җор теллерәкләре: “Җәй көне бәрәңгене корт, авылны бала баса”, – дип шаярта. Җәйге лагерь нәрсә ул, яраткан дәү әни, дәү әти янында җылы сөт эчеп ял итүгә ни җитә! Кышын шактый тынып калган авылга җәй көне ямь керә...

  

Сабрия ЙОСЫПОВА, Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы:

– Авыл кешесе өчен җәй бик мәшәкатьле чор инде. Шәһәр кешесе – җәйне, авылдагылар кышны сагына. 1 июньнән отпуск алырга дип җитәкчебез исеменә гариза яздым. Үзем Иске Шәйморзада ветфельдшер булып эшлим. 20-25 каз бәбкәсе алып, бер ай ялым вакытында шуларны әйбәтләп тәрбияләргә исәбем. Алар күп вакыт сорый. Ябып тотсаң, ничек кенә яхшы ашатсаң да, симез булып үсмиләр, зәгыйфьләнергә дә мөмкин. Шуңа рәхәтләнеп чирәмдә йөртермен, саклармын дим. Чеби дә алдык. Аннары бәрәңге чүбе утар чак, печән өсте җитә. Берсе артыннан берсе, эшләп кенә җитеш.     

 

Оркыя ХӘСӘНОВА, Казанның 18 нче санлы шәһәр сырхауханәсенең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе

– Җәен икетуган энекәшемнең кызы кияүгә чыга, барыбыз да бу истәлекле вакыйганы кунакларның да, яшьләрнең дә күңеле булырлык итеп үткәрү өчен тырышабыз, мәҗлескә әзерләнәбез. Чираттагы ялымда әнием янына авылга кайтырга җыенам.

 

Гөлназ ГАЛИЕВА, Мәрҗәни мәчетенең дәгъвәт бүлеге башлыгы:

– Эссе көннәрдә урманның саф һавасын сулап, җиләк-җимеш җыярга, елгада су коенырга яратам. Быелгы җәйдә эш тагын да тыгызрак булыр, төзи башлаган шәхси йортыбызны төгәлләргә ниятләп торабыз. Ихатада җиләк-җимеш агачлары үсеп килә. Быел да, клумбалар ясап, күп итеп чәчәкләр утырттык. Гаиләбез белән туган ягым Түбән Кама якларына кунакка кайтырга исәбебез бар. Быел изге Рамазан ае 21 августта башланачак, август бу мөбарәк ураза аена әзерлек белән узар дип уйлыйм. 

 

Ринат ТАҖЕТДИН, артист:

– Июньдә театр әле эшли, “Нәүрүз” фестивале узачак, шуның белән мәш киләбез.

Ялны көтеп торам, чөнки ел дәвамында эшләп арыта, ә җәен кеше тагын бер ел эшләрлек көч җыярга тиеш. Әллә нинди зур планнар кормыйбыз, чит ил турында хыялланмыйбыз, диңгезгә барырга планлаштырмыйбыз. Иң шәп ял итү урыны –  бакча. Аннары безнең кечкенә оныгыбыз бар. Без, әби-бабай, аны карарга булышабыз. Менә шул вак-төяк эш белән үтәр дип уйлыйм. Көннәр матур гына торса, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш тә тиз өлгерер. Оныгыбызны үзебездә үскән витаминнар ашатып чыныктырырбыз.

 

Ирек АРСЛАНОВ, Казанның Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнеш бүлеге башлыгы:

– Җәйгә планнар: эшләргә дә эшләргә! Майда ике атналык отпуск алып, бакчаны рәтләдем, яшелчә, куаклар утырттым, авылга әти-әни янына кайтып, каралты-кураны карадым, җир сөрдертеп, бәрәңге утыртып килдем. Үзебезнең бакчада әллә ни үстермибез, кишер, бәрәңге, кыяр, помидор, чәчәкләр белән мәш киләбез. Шулай да, быел газон булдыру белән кызыгып киттем, барып чыгармы-юкмы, белмим, тигез итеп үстерүнең серләре бар икән аның.

 

Май – шатлык, ә июнь – бәхет.

Май икмәкне тудыра, ә июнь – печәнне.

Кояш чыкканда тынчу булса – яңгыр явар.

Иртән томан су өстенә төшсә – көн кояшлы булыр.

Июнь эссе булса – балык капмас.

Июньдәге җылы төннәр – җимеш муллыгына.

Июньдә көчле чыклар – җимеш уңышына, еш томаннар – гөмбә уңышына.

3 июньдә җитен һәм карабодай чәчәләр.


Роза НУРГАЛИЕВА
Ирек мәйданы
№ --- | 29.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»