поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
27.09.2015 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаевны тамашачы югалтмасмы? (ИНТЕРВЬЮ)

– Фирдүс, күптән түгел сине яңа вазифада күрдек: «ТМТВ» каналында «ҖырлаОК» дигән тапшыру алып бара башладың.

– Әйе. Җәй ахырында «Барс-­медиа» җитәкчелеге тарафыннан шундый тәкъдим алдым. Кеше һәрвакыт үсәргә, үзгәрергә, яңалыкка, камиллеккә омтылырга тиеш бит. Каршы килмәдем.

– Ничек соң, үзеңә ошыймы?

– Бик авыр. Концерт кую – бер өлкә, алып баручы булу – бөтенләй башка хезмәт. Алып баручы булыр өчен әдәби сөйләм, тел байлыгы кирәк. Хаталарым күп, үзем дә беләм. Барысы да яңа әлегә. Үземне беренче сыйныфка укырга кергән мәктәп укучысы итеп хис итәм. Әмма кыен дип кенә булмый, камилләшергә кирәк.

– Үз өстеңдә эшлисеңме?

– Әлбәттә, ансыз булмый. Текстны кат-кат укыйм, ятлыйм, яздырып, тавышымны, интонацияне тыңлыйм. Төркем каршында да сөйләп карыйм, кимчелекләремне күрсәтүләрен сорыйм.

– Фирдүс, әлеге тап­шыру гастроль­ләреңә аяк чалмас микән?

– Бер атна эшлим дә, бер атна ял итәм. Узган ел аена 28әр концерт эшләсәм, быел алай булмый. Арыта. Яңа программа бик югары дәрәҗәдә булачак, күп көч, вакыт сарыф ителә. Узган елларда бер шәһәрдә ел саен булсак, хәзер ул ел ярымга бер ешлык белән кабатланырга мөмкин.

– Алай сирәк күренгәч, тамашачы Фирдүс Тямаевны югалтмасмы?

– Анысы халыктан тора инде. Дөресрәге, Аллаһы Тәгаләдән. Фирдүснең ничә ел сәхнә тотасы аңа гына билгеле.

– Яңа программа бик көчле дидең. Ул нәрсәсе белән үзенчәлекле булачак?

– Ул «почти» әзер инде. Тамашачы 15ләп яңа җырымны ишетә алачак. Кешегә таныш җырдан «Әйдә, әйдә, сандугач» калды. Хәзер халыкны шаккатырып булмый. Шул энергетика, аурабыз аша халыкка җылылык бирә алсак, шат инде без. Тамашачы концертка кайгы-хәсрәтен, борчуларын онытырга, ял итәргә дип килә. Ике-өч сәгать дәвамында гына булса да, елмаеп, шатланып утырырга тиеш ул. Шуңа күрә минем репертуарда сагышлы җырлар да юк.

– Әгәр икенең берсен сайла: йә җыр­чы, йә алып баручы дисәләр, нишләр идең?

– 10 ел дәвамында тамада булып эшләгәч, алып баручы миңа чит-ят түгел. Җыр инде – яшәү рәвеше хәзер. Бик авыр сорау бу. Икесе дә якын. Ничек дип җавап бирергә дә белмим.

– Казан тамашачысы алдында быел кайчан имтихан тотачаксың?

«Уникс» концертлар залында 1-4 март көннәрендә дип ниятләп торабыз. Әзерлек бара. Яңа утлар сатып алдым, спонсорым юк, барысына да үземә тырышырга туры килә. Тамашачы алдына чыгып басканчы, тау күчерерлек көч куела. Үзем генә беләм. Эшли алмаган, эшләргә өлгермәгән әйберләр дә күп инде.

– Фирдүс, улыгызның нинди һөнәрләре бар?

– Раянга 1 яшь тә 3 ай булды. Әнисе, мин һәм ул өчәүләп гастрольдә йөрибез. Туганнан бирле үзебездән калдырмадык, сәхнә артында үсте. Инде хәзер сәхнәгә дә чыга башлады. Аңа багышлап язылган «Шуннан да зур бәхет бармы?» дигән җырым бар. Нәкъ шул җырда гына нәни кулына микрофон тотып, сәхнәгә чыга. Җырның чираты җиткәнне сәхнә артында аякларын селкеп көтеп утыра. Аның кыланмышларын, һөнәрен сөйләп кенә бетерә торган түгел. Атлаулары, йөреше, хәрәкәте – суйган да каплаган мин. Мимикасы, жест, кул болгаулары, хәтта көлүе дә минеке.


Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»