25.09.2015 Милләт
Татарлар Уразавылда берләшә
Сентябрь башында Нижгар татарларының милли-иҗтимагый оешма Советлары Уразавыл мәдәният йортында өлкәнең көньяк-көнчыгышында яшәүче татар халкының иҗтимагый фикер йөртүче лидерлары белән берлектә үзенең киңәйтелгән утырышын уздырды.
Әйтергә кирәк, бу киңәшмә рәсми утырыш яки иҗтимагый җыелыш кына түгел, ә ниндидер бәйрәм төсмере алган чара булып чыкты. Чөнки мәдәният йорты фойесында мул иттереп чәй табыны корылган иде, әлеге чарага килүчеләрне теркәп баручы ханымнар кунакларга мәгълүмати материаллар, “Нижгар татарлары” журналының чираттагы чыгарылышы белән кечкенә генә бүләкләр дә тапшырдылар.
Әлеге утырышны Нижгар татарларының региональ милли- мәдәни автономиясе (РНКАТНО) рәисе Надир Мансур улы Хафизов ачып җибәрде һәм алып барды. Анда фикер алышкан проблемалар турында 9 биттә бастырылган ре¬золюция текстыннан укып белергә мөмкин. Ә берсенә, минем карашка актуаль мәсьәләгә, тирәнрәк тукта¬лып үтәр идем.
Утырыш җирле сайлауларга кадәр үтте, шуңа күрә кискен торган сорауларның берсе – иҗтимагый оешмалар, күбрәк РНКАТНО вәкилләренең авыл советларына сайланулары иде. Милли район үзәге булган Уразавыл администрациясе депутатларына кандидат булып автономия идарәсе вәкилләренең баруын урынлы, дип тапты җыелыш. Үз чиратларында, кандидатлар Кызыл октябрь районында һәм, гомумән, өлкә татар дөньясында булган проблемаларны билгеләп үттеләр, алар¬ны чишү юлларын тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, РНКАТНО рәисенең урын¬басары Шәмил Мансуров күбрәк авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тар¬магын үстерү проблемаларына тукталды, ә автономиянең башкарма директоры урынбасары Илдус Аб¬дуллинны яшьләрне авылга кайтару мәсьәләсе борчый.
Сайлаулар нәтиҗәләре буенча, Шәмил Нариманович та, Илдус Ханәфиевич та Уразавыл депутатлары мандатына лаек булдылар. Димәк, халык аларга ышана, ә бу, үз чиратында, милли оешмабызның дөрес юнәлештә эшләвен дәлилли, минемчә. Моңа, бәлки, автономиянең район хакимияте һәм Уразавылда эшчәнлеген алып барган Нижгар татарлары конгрессы белән уртак тел табуы да уңай йо¬гынты ясагандыр. Шушы утырышта уртак иҗтимагый хезмәттәшлек ту¬рында район үзидарә башлыгы Ха¬лит Сөләйманов та, Конгресс рәисе Гаяр Хәсәнов та үз фикерләрен әйтеп үттеләр.
Залда нижгар татарларының каймагы - Сергач районы админист- рациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисов, Печәнең Нариманов исемендәге СПКсы рәисе Сабир Магҗанов, Сергач районының хөрмәтле гражданины, Шөбиле мәктәбе мөдире Арсланбек Аляутдинов, Камка мәктәбе мөдире Рафаил Абубәкиров, Рбишчадан “Ачка” хуҗалыгы җитәкчесе Харис хаҗи Хакимов, билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе президенты Максут Сәмиуллин, Россиянең атказанган физкуль¬тура хезмәткәре Зәки Валемеев, мөхтәсиб Харис хәзрәт Исмаилов, Россия мөселманнарының Ди¬ния нәзарәте вәкиле Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов, Уразавылдан тарихчы Чингиз Азизов, Кызыл Октябрь районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясенең район бүлекчәсе рәисе Фәрит Башаров, Татар Моклокасы имамы Ринат Кукаев һәм башка татар авыллары имамнары, татар телебезне, милли гореф-гадәтләребезне яшь буынга өйрәтүче укытучы ханымнар һәм башкалар утырган иде. Бу, әлбәттә, чараның абруе, кирәклелеге турында сөйли һәм Нижгар татарлары дөрес юлда икәнен күрсәтә.
Ринат ТИМЕРШИН
Туган як
№ --- | 25.09.2015