поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
25.09.2015 Язмыш

“Өметемне өзмим әле”

“Улымны табибларга күрсәтәм дә гел җылы сүз көтәм. Алар исә, өметләндермибез дә, күңелегезне дә төшермибез, ди. Ә минем улымны бик тә аякка бастырасым килә”, – ди Саба районы, Иләбәр авылында яшәүче Гүзәл Федорова.

Федоровлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. “Олы кызыбыз, шөкер, сау-сәламәт. Уртанчысы авыргач, аның белән хастаханәләр­дә яттык. Кызыма катлаулы опе­рацияләр булды. Шөкер, ул терелеп балалар бакчасына китте. Менә шул вакытта өченчегә узганымны белдем. Баланы вакытыннан алда таптым. Җитлекмичә, 29 атнадан туды ул. Табиблар: “Балагыз сау-сәламәт. Авырлыгын гына җыярга кирәк”, – диде. Өйгә кайткач та анда авыру билгеләре күрмәдем. Алты айга кадәр бар да яхшы иде, – дип сөйли Гүзәл. – Аннары чираттагы прививкага бардык. Улымның гарипләнеп китүен шуннан гына күрәм. Әле аннан соң да дөрес диагноз куя алмадылар. Бер яшь тулып киткәч кенә ДЦП диделәр. Улыбыз хәзер бөтенләй хәрәкәтсез ята. Бераз гына булса да рәтләнеп китмәс микән дип, дәваларга тотындык”.

Бала белән утыргач, Гүзәл эшкә чыга алмый. Иренә генә гаиләне туендырып торырга туры килә. “Белемем дә бар. Тик эшли генә алмыйм. Улымны бер минутка да калдырып булмый. Мин хастаханәдә чакта кызларны ирем карый. Кайчак әби-бабайлар булыша. Улыма һәрдаим дәвалау курслары үтәргә кирәк. Дарулар кирәк. Интернет аша бер белмәгән кешеләр ярдәм итә. Ә бит кайчандыр болай булыр дип уйлап та карамадым. Бары тик үз башына төшкән кеше генә безнең хәлне аңлый”,– ди Гүзәл.

Эмильгә инде ике яшь тулып киткән. Әмма ул әле дә нәни кулларына кашык тота алмый. Теле дә ачылмаган: “әни” сүзен генә әйтә ала. Гел ятып торгач, малайның гәүдәсе бик авырта икән. Өянәк­ләре дә булгалый. “Массаж курслары, ЛФК алгач, рәтләнеп китәбез. Улым бик тә сабыр, тыныч бала. Инде авыртуларына да ияләнде. Еламаска тырыша. Гаиләдә өч бала булгач, акчаны җиткерү бик кыен. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләр­дән ярдәм сорарга булдым”, – ди ул.

Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты:
“АК БАРС” банкындагы хисапка:
5209 3512 2761 4117 (для Федоровой Гузель Хабирзяновны);
“СБЕРБАНК”тагы хисапка:
63 900 262 900 7847873 (для Федоровой Гузель Хабирзяновны).


---
Ватаным Татарстан
№ 140 | 24.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»