поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
22.09.2015 Авыл

Илсөя Бәдретдинова: "Авылга кайтарасы иде сезне"

Авылда эш кайный торган ва­кыт. Кем бәрәңге ала, кем йорт тирәсен карый. Көз бит... Авыл әкрен генә кышка әзерләнә.

Ә мин балконнан шәһәр урамын күзәтәм. Рәхәт, авылдан апалар бәрәңгесен, итен җибәреп торалар. Мондыйлар мин генә түгел. Әнә кемдер машина белән килеп туктады да, капчыклап, фатирына нидер ташый. Машинасыннан күренә, авылдан төяп килгән теге капчыкларны. Берсе ике зур чиләк белән алма күтәреп үтеп китте. Ул да Кремль яныннан җыймаган бит инде аларны...

Тышта матур. Балалар уйный. Күрше абый каеш белән бәйләп мәчесен һава суларга алып чыккан. 50-60 яшьләр тирәсендәге абый ул. Һәр көнне бер вакытта мәчесе белән урамга чыга. Аны бала карагандай карый. Пычрак урыннардан күтәреп чыгара. Кайвакыт янына чүгәләп, ниндидер үләннәр исни. Кесәсеннән нидер чыгарып, песиен ашатып та ала.

Аннан, безнең йортта тагын бер апа бар. Анысы, кайчан карама, бәләкәй генә эт күтәреп йөри. Бу апа да ялгыз. Иң кызыгы шунда: ул ханым чәченең төсен бик еш алыштыра. Үзенекен генә түгел, бер очтан... этенекен дә. Күз алдына китерәсезме – кызыл башлы апа һәм аның кулында кызыл йонлы эт. Икенче айга икесе дә шәмәхәгә әйләнә. Ул этенә әллә нинди кәмит киемнәр кидерә, әллә ниткән прическалар ясый. Әкәмәт инде... И-и-и, мин әйтәм, шул апа белән абыйга безнең авылда яшәргә, әйеме? Вәт, ичмасам, яшәрләр иде. Эт белән песине дә алып кайтып китәргә. Уртак бер кәҗә алып җибәрергә. Чапсыннар рәхәтләнеп! Югалмыйлар алар авылда. Яз көне чебиләрне «чүпли» башлагач, үзебезнең мәчене күрше авылга илтеп куйган идек, өч көннән кайтып җитте. Песи бит ул, кая китсен. Ашыйсы килгәч, кайта ул. Хайван яраткан кешегә рәхәт инде авылда. Хет анда дөя асра... Ә чәчне авылда да буяп була аны. Әллә үзләренә әйтеп карыйммы икән, ә?


---
Шәһри Казан
№ --- | 22.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»