поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
22.09.2015 Мәдәният

Камал театрының 110 сезонында тамашачыны ниләр көтә

22 сентябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының 110 сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды. 2015 елның 2 октябрендә 19:00 сәгатьтә Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 110 юбилей сезонын ача.

Яңа сезонда тамашачыларны 7 премьера көтә: дүртесе - зур, өчесе - кече сәхнәдә. 110 сезонда татар, рус, чит ил классик әсәрләренә өстенлек бирелә.

Сезонның беренче премьерасы 3 октябрьдә – Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектакле. Әлеге куелыш берьюлы ике юбилей белән бәйле: беренчедән, “Галиябану” Камал театрында 10нчы мәртәбә куелса, икенчедән, пьесаның язылуына 100 ел. Соңгы тапкыр “Галиябану” Камал театрында 24 ел элек куелган. Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев.

25 октябрьдә кече сәхнәдә Салават Юзеевның “Хафалы уеннар” спектакленең премьерасы. Режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның укучысы – яшь режиссер Рамил Гәрәев.

7 ноябрьдә – яшь тамашачылар өчен “Кәҗә, Сарык һ.б.” спектакленең премьерасы. Илгиз Зәйниевның әлеге әкияте дебютант-режиссерлар, ирле-хатынлы - театрның балетмейстеры Сәлимә Әминова һәм театрның әйдәп баручы артисты Илдус Габдрахманов тарафыннан сәхнәләштерелә.

Декабрьдә Кече сәхнәдә «Исәнме, улым» спектакленең премьерасы. Таҗик драматургы һәм режиссеры Барзу Абдураззоковның әлеге пьесасы ике кеше өчен язылган. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Декабрьдә Фәрит Бикчәнтәевның яраткан драматургларыннан берсе - Жан-Батист Мольерның “Дон Жуан” спектакле. Режиссер әлеге спектакльне куяр өчен үзенең иң ышанычлы шәкертләрен, театрның иң популяр артистларын сайлап алды: Дон Жуан - Радик Бариев, Сганарель — Искәндәр Хәйруллин, Эльвира — Люция Хәмитова.

Томск өлкә драма театрының баш режиссеры Александр Огарев рус классикасыннан А.Островскийның “Лес” спектаклен сәхнәләштерәчәк. Бу – драматургның иң яхшы әсәрләреннән берсе һәм аның төп кыйммәте – телендә. Пьесаны татар теленә күренекле заман әдибе Ркаил Зәйдулла тәрҗемә итә.

Камал театрының 110нчы сезоны 2015 елда тууына 80 ел тулган Туфан Миңнуллин исеме белән дә бәйле булачак. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы үрнәгендә иҗат ителгән “Әлли-бәлли-бәү” спектаклен тәкъдим итә. Премьера 2016 елның апрель аенда.

Яңа сезонда Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимова, Татарстанның атказанган артисты Венера Шакирова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның юбилейларына багышланган чаралар көтелә. 2015 елның ноябрь аенда Татарстанның халык артисты Хидият Солтановның тууына 100 ел тула.

Премьералардан һәм юбилейлар тыш, Камал театры яңа сезонда Россия буенча гастрольләргә чыгарга, төрле фестивальләрдә катнашырга планлаштыра. Шулай ук, традиция буенча, театр “Нәүрүз” халыкара театраль-белем бирү форум-фестивален һәм “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивален оештырачак. Декабрь аенда “Яңа татар пьесасы – 2016” конкурсы игълан ителәчәк.

***

1906 елның 22 декабрендә Казанда татар телендә беренче спектакль уйнала. Бу көн татар театрының туган көне булып исәпләнә. 1907 елда беренче профессиналь татар труппасы оеша. 1926 елда театрга “Академия”, ә 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә.

Бүгенге көндә театр репертуарында татар, рус, чит ил классикасы, заман драматургиясе буенча 25тән артык спектакль бар.

Камаллылар еш кына Россия һәм чит илләргә гастрольләргә йөри. Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Литва, Латвия, Эстония, Германия, Финләндия, Төркия, Бөекбритания, Колумбия, Испания, Кытай, Венгрия һ.б илләрдә тамашачылар театрны яратып кабул итәләр.

1998 елдан башлап театр Төрки халыкларының “Нәүрүз” халыкара театр фестивален, 2003 елдан “Яңа татар пьесасы” конкурсын, 2009 елдан “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивален, 2010 елдан “Нәүрүз” халыкара театраль-белем бирү форумын үткәреп килә.

1

2

3


---
Камал театры
№ --- | 22.09.2015
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»