поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.09.2015 Язмыш

Йөз кешегә кирәк догасы

Ниләр генә күрми татар хатыны! Яшьли тол калып, баласын да аякка бастыра, тормышын да алып бара. Андыйларга сокланмый мөмкин түгел. Минзәлә районының Гөлек авылында гомер итүче Галия Низаметдиновага яшьлегендә тол исемен дә күтәрергә туры килә.

Башкалар парлы булып йөргәндә, тормыш йөген иңнәрендә ялгызы гына күтәрә ул. Әмма беркайчан да зарланмый, балалары кешедән ким-хур булмасын өчен барысын да эшли.

Галия апага әтисе сугышка киткәндә дүрт яшь була. Абыйсы Галимҗан белән әнисенең төп терәгенә әверелә алар. Башта яу кырында әтиләре һәлак була, ә аннары урманнан утын ташыганда авыр күтәреп, әниләре урынга егыла. Шул егылудан тора алмый, мәңгелеккә күзләрен йома. Ятим калган ике бала әниләренең әнисе Бәдәр әбигә килеп эләгә. Бер-ике елдан ул да ахирәткә күчә. Кайгы-хәсрәтләр моның белән генә бетми. Озак та үтми, трактор астында калып, абыйсы Галимҗан да вафат була. Барлык якыннарын югалткан Галия тома ятим кала.

Гаилә коргач, ятимлек ачылары бераз гына онытылып китә шикелле. Галия матур итеп яшәргә, башкаларга үрнәк булырга тырыша. Сигез балалары дөньяга килә. Гаҗәп гаилә була алар. Алты кызның барысы да 18ләре тулганчы ук тормышка чыга. Олы кызлары Наилә, мәк­тәп­­не тәмамлауга, авылдашы Габ­дулла белән гаилә корып, бер-бер артлы өч бала алып кайта. Тик өченче сабыен – Айнурын дөньяга китергәннән соң, Наилә урынга егыла. Табиблар анда яман шеш авыруы таба. Наи­ләсенең хәле начарайгач, Галия апа аны үз янына алып кайтып тәр­бияли башлый. Әнисе күз­ләрен мәңгелеккә йомганда, кеч­кенә Айнурга нибары сигез ай була. Наиләнең үлеме барлык туганнарны да тетрәндерә. Ә кияү­ләре Габдулла тол ир булып кала. Кабат гаилә корырга җөрьәт итми ул. Өч баласын аякка бастырыр өчен бар көчен куя. Габдулла абый бу зур гаиләгә әле дә терәк булып яши. “Нинди генә авырлык килмәсен, гел җизнигә мөрә­җәгать итәбез. Ә ул беркайчан да кире какмый”, – ди балдызы Энҗе.

Синеке-минеке юк

49 яшендә Галия апаның ире Наис абый да авырый башлый. Табиблар анда да яман шеш чирен табалар. Ирен сабый баладай тәрбияли күпне күргән хатыны. Тик бернишләп тә булмый, Наис абый, гөрләп торган гаиләсен калдырып, бакыйлыкка күчә.

Бәхетсезлек тагын ишек шакый әле аларга. Наил исемле улы яшьлегендә кул бармакларын кистереп, үзенең гариплегеннән уңайсызланып, өйләнми кала. Әллә сизенеп гаилә кормаган – табиблар Наил абыйның да башында яман шеш таба. Аннан соң озак яшәми, ул да үлеп китә. Бер ана үз йөрәгендә күпме хәсрәт күтәрә. Әмма сынмый, сыгылмый. Кызлары Назилә, Рә­зинәгә дә, алар сабыйларын югалткач, һаман шул әниләре терәк була. Кинәт кенә ире үлеп киткән Сәриягә дә бик кирәк була андый ярдәм. “Беркайчан да авыртудан зарланмаган җиз­нәбез өч баласын ятим калдырды. Иртән торып: “Әйдә, чәй эчик әле”, – дигән дә, өстәл янына утырган. Тик шулвакытта хәле китеп, урынга барып ята. Апа су китергәнче, Мирзанур җизни күзләрен мәңгелеккә йома”, – дип сөйли Сәрия апаның сеңлесе Энҗе ханым.

Күпме хәрсәт бер кешенең йөрәгенә! Әмма Галия апа елап утырмый, барысына да ярдәм итәргә ашыга. “Кияүләрем дә, киленнәрем дә үз балаларым кебек. Безнең гаиләдә синеке-минеке юк. Без бердәм булып яшибез, – ди ул. – Балаларымны хезмәт белән тәрбияләдем. Гел эштә идек. Ирләр, хатыннар эшен аерып тормадык. Барысын да бергә башкардык. Кызларым да уңган, Ходай барысына да менә дигән ирләр бирде”.

“Балаларга дога кылам”

“Әти-әниле гаиләләр бирә алмаган тәрбияне бирде ул безгә. Элек ялгыз булуын сәбәп итеп, әниебез гел читтә калды, гомер буе эшләп, пенсиясе дә аз булды. Әмма аның иң зур байлыгы – балалары бар. Атна ахырында авылга кайтсак, өйгә сыеп булмый. Барыбыз бергә йөзгә тулабыз”, – ди Энҗе ханым. Ә Галия апа исә һәр баласына, авырлык­лар килсә, сабыр итәргә дип киңәш бирә. “Якыннарымны, газиз кешеләрем­не югалту авыр булды. Әмма мин ничек тә кеше алдында матур яшәргә, балаларымны бәхетле итәргә тырыштым, – ди ул. – Ятимлек ачысын да, ялгызлыкны да оныттым инде. Балаларым бәхетенә сөенеп яшим. Алар исән-сау булсын дип дога кылам”.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 138 | 18.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»