поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
02.06.2009 Җәмгыять

«ТАТАРСТАН» ПОЕЗДЫ ЙӨРЕЯЧӘК... ХӘЗЕРГӘ

"Эфир" телеканалы "Татарстан" фирма поездын "соңгы юлга" озату турында сюжет күрсәткәч, халык арасында озынколак хәбәр таралды: Мәскәү түрәләренә "татар" сүзе кергән поездның Россия буйлап йөрүе ошамый икән, моннан соң поезд килгән-киткән вакытларда "Сәйдәш маршы" да яңгырамаячак, проводница кызларның яшел костюмнарын да алыштырачаклар. Алай гына да түгел, "Удмуртия", "Алтай" дигән язулы поездлар да бетереләчәк икән.

Берьяктан, мондый хәбәрләргә нигез дә юк түгел: Россиядә миллилекне бетерү омтылышы шактый ук зур көч белән дәвам итә. Моннан 7 ел элек Горький тимер юлы башлыгы Шәүкәт Шәйдуллин республика җитәкчелеге белән очрашканда: "Бу ("Татарстан" поезды – Р.Г.) гади поезд гына түгел, ә символ, Татарстанның йөзе", – дигән иде. Күңелдә "инде менә йөзебезгә дә төкерделәр" дигән күңелсез уй да чагылып үткән иде.

 

"Татарстан" фирма поезды тирәсендә купкан шау-шуның сәбәпләрен ачыкларга теләп, без Горький тимер юлы Казан бүлекчәсенең матбугат секретаре Елена Моисеевага чылтыраттык. Аның әйтүенчә, сүз "Татарстан" фирма поездын бетерү турында бармый. Бары тик "премиум" классында яңа поездлар өстәләчәк. Алар "Россия тимер юллары" ачык акционерлык җәмгыятенең фирма төсенә – көмешсыман һәм соры төсләргә буялачак, вагоннарга ОАО "РЖД" дигән яңа логотип куелачак. "Премиум" поездлары Мәскәү–Казан, Мәскәү–Адлер, Мәскәү–Новороссийск, Мәскәү–Түбән Новгород, Мәскәү–Ростов, Мәскәү–Свердловск маршрутлары буйлап йөриячәк. "Кабатлап әйтәм, – диде Елена Викторовна, – болар өстәмә поездлар. Фирма поездларын бетерү турында сүз бармый. "Татарстан"да ничек йөрде шулай йөреячәк".

 

Шулай да, сөйләшә торгач, Е.Моисеева "серне" ачты: фирма поездларын бетерү тенденциясе бар икән, әмма алдагы 2-3 елда бернинди дә үзгәреш көтелми. "Тормыш булгач, үзгәрешсез булмый инде ул, – диде Елена Викторовна сүз ахырында. – Киләчәктә без дә башка оешмага әйләнәчәкбез".

 

Түзмәдем: "Ә "Сәйдәш маршы" бүтән яңгырамаячак диюләре дөресме?" – дип сорадым. "Анысы безнең эш түгел, музыканы вокзал җибәрә. "Татарстан" турында борчылырга урын юк", – диде ул.

 

Бер уйлаганда, тимер юл хуҗалары пассажирлар өчен иң уңай шартлар тудыру турында уйлый, ә икенче яктан, инде миллионлаган пассажир яратып, үз итеп өлгергән "Татарстан" кебек поездлар юкка чыгып бөтен тимер юллар буйлап игезәк балалардай соры поездлар чабасын күз алдына китерү уе күңелне чеметеп-чеметеп куя.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 106 | 02.06.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»