поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.09.2015 Язмыш

Инвалидка кияүгә чыгасыңмы?

Җырчы, шагыйрь, композитор Раил Гаязов икенче группа инвалид. Питрәч районы, Татар Казысы авылында туып-үскән. Өч яшь тулгач кына йөреп китә ул. 16 яшьләр тирәсендә йөрешендә тайпылышлар сизелә башлый. Шуннан соң хәле елдан-ел авырлаша. Шулай да, мәктәпне тәмамлаганнан соң ветеринария академиясенә укырга керә.

– Раил, академияне тәмамлагач шул юнәлеш буенча эшләдеңме?

– Диплом бәясен кайтардым. “Ак Барс” кошчылык фабрикасында эшләдем.

– Аннан ник киттең?

– Ике фабриканы бергә кушкач, директор алышынды. Бер мин генә түгел, бик күпләр китте. Элеккеге директор инвалид дип жәлләп кенә алган, булмаган җирдән минем өчен эш ясаган иде.

– Рәнҗеп киттеңме?

– Юк.

– Сине иҗатка җавапсыз мәхәббәт этәргән икән...

– Әйе. Чаллыда шифаханәдә ял иткәндә Алия исемле кызга гашыйк булдым. Аның белән өч ел буе тилмердем мин. Ул Энергоуниверситетта укый, дәрестән чыкканын 4-5 сәгать буе көтеп тора идем. Нурлы йөзләрен күрәсем килә иде.

– Ә ул моны ничек кабул итте?

– Көлебрәк куя иде, аннары: “Йөрмә”, – дип ачулана башлады. Иптәшләре дә: “Нәрсәгә кирәк сиңа бу инвалид”, – дип котыртканнар.

– Күптән түгел гарипләр арбасында утырган бер егеткә сау-сәламәт кыз кияүгә чыкты ич әле. Аларны “Город”тан да күрсәттеләр.

– Ул егет белән дә шифаханәдә ял иткән идем. Аны кашык тотып ашатырга кирәк. Ул бит “хатынны Аллаһы Тәгаләдән сорадым”, ди. Ә мин яраткан кызым Алиягә хат белән шигырьләр дә яздым, ишек төбенә чәчәкләр дә куеп киттем...

Казан урамнарын килә
Синең белән үтәсем.
Тормыш йомгакларын да
Килә бергә сүтәсем...

– 2008 елда Питрәч главасы сиңа фатир биргән икән, анда кем белән яшисең?

– Бер ялгызым. Мине аңлый торган бәндә табылса, шәп булыр иде.

Әгәр кызлар, теләсәгез,
Сез кияүгә чыгарга,
Бары сезгә кирәк булыр
Бу номерны җыярга.
Берәрегезне ошатсам
Хатынлыкка аламын.
Әгәр номер кирәк булса,
Әйдә, язып алыгыз.
8917 25 219 һәм 18

– Насыйп ярыңны табармын дип ышанасыңмы?

– Вакыты белән килер инде ул, әлегә мин эзләнүдә. Кызлар бит башта яратмыйлар, аннары яныңа килеп елыйлар. Чыты авылында кибеткә кергән идем, шунда бер кыз: “Таныйсыңмы? Төшләремә керәсең бит син”, – диде.

– Шаяртадыр ул.

– Юк. “Бик яраткан идем сине”, – ди.

– Ник аның белән кавышмадың?

– Ике баласы бар бит.

– Ире юкмы?

– Ире рус.

– Йөргән кызың юкмы?

– Юк.

– Ниндиерәк кыз кирәк соң сиңа?

– Мине марҗа кызлары, үземнән 20 яшькә өлкәннәр ярата. Маша исемле кыз шалтырата: “Кояшым”, – дип кенә тора.

Кояш белән тиңләмә син мине,
Мин бит кояш түгел, ә болыт.
Алларыңа төшәрмен әле бер,
Көзге яңгыр булып коелып.
Кояштан соң яуган яңгыр сыман
Мин дә болыт булып елармын.
Җанны өшетерлек буран булып
Салкын җилләр белән урармын.
Кояш белән тиңләп яратма син,
Эчке дөньяң булсын ул матур
Шул чагында гына бер-береңә
Мәхәббәтең көннән-көн артыр.

– Әти-әниең, туганнарың турында да сөйлә инде?

– Наил һәм Флүрә. Икесе дә пенсиядә. Абыйлы-энеле без, икебез дә инвалид. Әле мин, Аллага шөкер, йөрим. Абыем Фаил Биектау районы Усад авылында яши. Икенче хатынга өйләнде. “Ока” машинасы бар, подъезд төбендә тора. Аны бик кыерсыталар, машинасына кереп әйберләрен алалар, ваталар.

– Эшлисеңме?

– Алмыйлар. Берәр җырчыга ияреп шигырьләр сөйләп, бер-ике җыр җырлап йөрер идем. Зөһрә Шәрифуллина, Бәширә яки Закир Шаһбан үзе белән алмас микән?!

– Пенсияң күпме?

– 10 мең 800 сум. Коммуналь түләүләрнең яртысын кайтарып бирәләр.

– Нәрсәдән куркасың?

– “Үз балам” дип кеше баласын үстерүдән.

Хушлашканда кулларымны
Аласым килми синнән.
Бу газаплы сөюләрем
Озакка барыр микән?

“Инвалид егеткә кияүгә чыга алыр идегезме?”

Әнә шул сорау белән “Вконтакте” сайтындагы “Газета Акчарлак” битендә сораштыру уздырдык.

Илзирә Вәлиуллина:
– Яратуы көчле, чын күңелдән булса, чыгасың.

Гөлфия Тазиева:
– Мондый сорауга болай гына җавап биреп булмый. Аллаһы Тәгалә ничек язган бит...

Рәсимә Гәрәева:
– Авыр сорау, ләкин һәркем бәхеткә лаек.

Гөлгенә Солтангәрәева:
– Бик тә яратсаң, егет әйбәт булса, әйе.

Резеда Рәшитова:
– Бик яратсаң, ул да сине яратса – чыгасың инде.

Фәридә Рәхимова:
– Кешенең тәне сау-сәламәт булып та, җаны гарип булырга мөмкин. Шундыйлардан Ходай сакласын. Мин гарип кешегә чыга алыр идем.


ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- | 18.09.2015
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»