поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 17.08 "Кияү урлау". Тинчурин театры.18:30
  • 18.08 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 18:30
  • 18.08 "Хәрәкәттә - бәрәкәт": «Батыр батл», «Чулпан» мәдәният үзәге каршында (Җиңү проспекты, 48а), 18:00.
  • 19.08 "Хәрәкәттә - бәрәкәт": «ШАЯН Тиззарядка», «Калейдоскоп» паркы (Гарифҗанов ур., 2/1), 17:00.
  • 22.08 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомседиясе". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.08 "Кияү урлау".Тинчурин театры. 18:30
  • 24.08 "Мәдинә". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.08 "Матур CITY", 12+,18:30,Кариев театры
  • 25.08 "Беренче театр". Тинчурин театры. 18:30
  • 26.08 "Супер кияү", 12+,18:30,Кариев театры
  • 26.08 "Полиционер". Тинчурин театры. 18:30
  • 27.08 "Мәхәббәт күгәрченнәре",12+,18:00,Кариев театры
  • 27.08 "Кияүләр". Тинчурин театры. 17:00
  • 28.08 "Корт",12+,18:00,Кариев театры
  • 28.08 "Акча бездә бер букча". Тинчурин театры. 17:00
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек...",12+,18:30,Кариев театры
  • 29.08 "Хыялый". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • Казанда риэлтор булып эшлим , исемем Марсель.Квартирларыгызга кеше табырга кирэк булса шалтыратыгыз. 89600483606 Whats App шул номерда.
  • Нужна помощь на безвозмездной основе в редактировании переводов коротких текстов для изучающих татарский язык. Пишите https://vk.com/id303242116. Поможем желающим овладеть татарским языком!
  • Казанда снимать итергэ квартира эзлибез.Бер булмэ булса да ярый, квартира 1 булмэле, 2 булмэле булса да. Без гаилэ 2 кеше. 89872900470 Лилия
  • Казанда ике булмэле фатир арендага бирелэ, остановка Сафиуллина, Юлиуса Фучика урамы 50нче йорт. 28000 сум все включено. 3 йокы урыны бар. Студент кызлар булса бик яхшы. 89656034353.
  • Казан шэхэре. Х Бигичев урамында оч булмэле фатирнын залына керергэ телэуче кызлар юкмы. Новоселья урамында оч булмэнен бер булмэсенэдэ керергэ телэуче.89277896680
  • 1. Җир астындагы су катламына бораулап тишек ясау комплекты сатыла. Диаметры 150 мм. тирәнлеге 10 метр. 12 мең сум 2. Җир астындагы су катламына "гидро бур" ярдәмендә тишек ясау өчен комплект сатыла. Тирәнлеге 20 метр. 25 мең сум. т. (Чаллы): 8(827)470-47-57
  • Казан шэхэре Советский, Вахитовский, Ново-савиновский районнарында студент кыз балага снимать итэр очен 1 булмэле фатир эзлим. 89178850754
  • Советский районда бари галеева, ершова, космонавтов, новаторов урамында ике булмэле квартира снимать итэм. 89272469807
  • Ассаляму алейкум! Казанда,Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим (нинди район булсада , центрга якынрак булса яхшырак) 89872312932 ватсап
  • Ассаляму алейкум! Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим. 89872312932 ватсап
Архив
 
17.09.2015 Әдәбият

Нибары 60 ел яшәп калган уникаль татар авылы турында китап чыкты (ФОТО)

Тубылгы авылы инде җир йөзендә юк, ул күптән шул авылда туып үскән, хәзер дөнья буйлап сибелгән кешеләрнең документларында гына һәм иң мөһиме… аларның хатирәләрендә яши. Әлеге югалган авыл турында шулкадәр затлы, саллы, матур китап басылып чыгуы, бер уйлап карасаң, гайре табигый хәл булып тоелырга да мөмкин. Гадәттә китаплар да, шигырьләр дә, җырлар да әле сагындырып, чакырып яшәп яткан авылларны яктырта.

Ә инде таралган авыл турында да китап барлыкка килүе татар авылының торак пункт кына түгел, татар кешесе өчен иман, ана, җир-ана, туган тел кебек үк кадерле төшенчә булуын искәртә. Димәк, Тубылгы да авылдашларның канына сеңгән изге төшенчә, яшәү урынын алыштырганнан гына, ул кадерле булудан туктамый…
 
Кулыгыздагы ошбу уникаль басманың төзүче-авторы – Рәзинә ИСМӘГЫЙЛЕВА – танылган журналист, берничә китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе. Рәзинә Әхтәм кызы – Тубылгыныкы түгел, ул шушы ук районның икенче бер авылында – Татар Баганалысында туып үсеп, Казан Дәүләт университетын тәмамлап, язмышын балалар матбугаты “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) һәм… Казанда яшәгән килеш тә туган ягы – Чистае белән тыгызлап үргән журналист. Аның иҗаты елдан-ел Чистайга якыная: “Чистаем / Родной Чистополь” энциклопедик басмасының икенче томы әле китап кибетләрендә бетеп тә өлгермәде – тагын Чистай китабының чираттагысы – бу юлы районның бер авылына багышланганы дөнья күрде.
 
 
“Тубылгым” – чыннан да уникаль басма. Уникальлегенең бер сәбәбе – ул шушы авыл кешеләренең тырышлыгы – аларның матди ярдәме белән әзерләнүдә. Тубылгы халкы шушы китап белән үз авылларына, борынгылар әйтмешли, “ташка баскан” һәйкәл куйдылар. Бу инде еллар тузаны каплый, вакыт җилләре ваклый алмый торган рухи һәйкәл.
 
Рәзинә Исмәгыйлева тубылгылыларның күңел түрендә сакланган иң кадерле хатирәләрен туплап, сайлап, вакыт тузаныннан чистартып, зәркән хезмәтедәй ялтыратып, рәссамнар, дизайнерлар ярдәмендә затлы басма рәвешенә китереп, халыкка кайтарып бирә алды. Аз гына тираж белән чыккан бу уникаль басма тиздән сирәк китаплар рәтендә булыр диеп, ихластан ышанабыз. Биредәге йөзәрләгән тарихи фото тарихчылар өчен бәяләп бетергесез байлык ләбаса. Әлеге китаптагы һәр язмыш – татар халкы тарихының бер сәхифәсе. Ә авылның барлыкка килүеннән алып, җир йөзеннән югалуына кадәрге алтмыш ел вакыт – татар халкы тарихының бер мизгеле генә булса да, Тубылгы – халкыбыз кичергән буталчык еллар мисалы.
 
Автор-төзүче дә, китапның геройлары да авылның барлыкка килүе һәм югалуы сәбәпләрен ачыкларга тырышсалар да, монда гаеплеләр эзләнми, вакыйгаларның үзгәрү мөмкинлеге дә каралмый. Тарихи борылышлар, тарихи чуалышлар арасында югалып калган әлеге авыл бары тик сагындыра һәм басманың һәр юлы аша шушы сагыш түгелә.
 
Китапның проект авторы-иганәчесе, тубылгылы Тәлгать Әнәс улы ӘХМӘТҖАНОВка да, төзүче-авторга да, әлеге китапның булмышы өчен тырышкан бик күпләргә ихластан рәхмәт.
 
Рузилә МӨХӘММӘТОВА,
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының
матбугат үзәге җитәкчесе, журналисты
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.09.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar