поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
16.09.2015 Киңәш-табыш

Декрет акчалары һәм "больничныйлар" ник тоткарлана?

Соңгы араларда редакциягә: “Икенче ай инде декрет акчасы тоткарлана яки “больничный” ала алмыйм”, – дип борчылып шалтыратучылар артты. Эш бирүче оешмалар Иминият фондыннан сорагыз, дип әйтәләр икән. Аларның җаваплылыкны үз өсләреннән төшерүе аңлашыла, июль аеннан Татарстанда декрет акчасы һәм пособиеләр яңача күчерелә башлады.

Яңа федераль проект буенча хезмәткәрләргә пособиене элеккеге кебек оешмалар бухгалте­рия­се түгел, ә Иминият фонды туры­дан-туры күчерә. Акча шәхси исәп-хисап счетына яки почта аша яшәү урынына җибәрелә. Ике ай эчендә республиканың төбәк бү­легеннән 1 миллиард 79 миллион сумлык 116 мең пособие түләнгән. Тик шул ук вакытта декрет яисә “больничный” акчасы ала алмаучылар да шактый булып чыкты. Моның сәбәбе нәрсәдә, пособие җибәрүдә кайчан тот­кар­лык­лар бетәр? Сорауларга Татарстан социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин ачыклык кертә.

– Иминият фонды 20 ел дә­вамында бер төрле механизм буенча эшләде һәм шуңа күнегелде, – ди Рамил Ринат улы. – Юкса яңа проектның да бер кыенлыгы юк. Ул республика өчен яңа булса да, Россиянең ун төбәгендә берничә ел эшли инде. Аңа 2011 елда беренчеләрдән булып Түбән Новгород өлкәсе һәм Карачай-Чер­кес Республикасы алынды. Ә нигә аңлашылмаучылыклар килеп чыга соң? Һәр очракны аерым тикшерәбез. Нәтиҗә ясасак, безгә хезмәткәр турында төгәл булмаган мәгълүмат җиткергәннәр. Реквизитлар дөрес түгел, исем, фамилияне, паспортның серия номерларын язганда хата җибәргәннәр. Шуңа күрә акча тиешле кешесенә барып җитә алмый яки үзебезгә әйләнеп кайта. Дөрес итеп языгыз дип кабат оешма җитәкчеләренә чыгабыз. Икенче тапкыр тутырып җибәргәнче тагын вакыт үтә. Норматив буенча моңа 15 көн каралган, 5 көн эчендә эш бирүчедән гариза керергә тиеш булса, безгә исә пособиене ун көн эчендә җибәреп бетерү йөкләнгән. Шулай итеп, акча 15 көндә кешенең счетына салына.

Мәгълүматлар тутырганда хаталар элек тә була иде, ләкин ул чакта аның өчен эш бирүчеләр җавап тотты. Хәзер ансат кына: “Иминият фондына барып ачык­лагыз”, – дип үзләреннән җавап­лылыкны төшермәкчеләр. Юкса хатаны тиз арада оешма бухгалтериясе төзәтергә тиеш. Алар өчен алдан ук семинарлар оештырдык, эшнең нечкә­лекләрен аңлаттык. Иминият­ләштерелгән компания­ләрнең барысын да чакырдык. Эш барышында шундый фактлар да ачыкланды: кайчакта оешма бухгалтеры ялга киткән­лектән дә декрет ялында утыручыга акча вакытында күчерелми кала һәм безгә йөгереп киләләр. Ярдәм итәргә тырышабыз. Фонд­ның әле бер генә кешене дә акчасыз калдырганы юк. Акча бар, тик дөрес мәгъ­лүмат кенә вакытында килеп ирешсен. Бу проектны тулысынча җайга салу өчен кимен­дә 3 ай вакыт кирәк. Пособие алучылар хакында аерым база булдырабыз.

Хәзер бухгалтерлар хезмәт­кәргә акча күчертү өчен “больничный” кәгазен безгә җибәрергә тиеш. Аны үзләренә санап утырырга кирәкми. Проектның әһә­миятле ягы: пособие алучы эш бирүче җитәкчелеккә бәйле булмый. Элек бөлгенлеккә төшеп ябылган оешмалардан декрет ялына чыгучылар акчаны кем түләр дип борчыла иде. Банкротлыкны суд аша дәлилләп йөр­гәнче дә күпме вакыт уза. Яңа проект акчаны шунда ук алырга мөмкинлек бирә. Оешма банкрот икән, кеше үзе фондка килеп, пособие алырга гариза яза. Хезмәт­кәр безгә бөтен документларын алып килә. Аның кем булып эшләгәне, күпме хезмәт хакы алганы белән кызыксынабыз. Ә аннары Пенсия фонды аша беле­шәбез. Хезмәт хакы турында бернинди белешмә күрсәтә алмаучылар да бар. Ул чагында пособиене һө­нәргә карап, нормативлар буенча исәплибез. Кешенең эшлә­гәнлеген раслап, аңа тиешле пособие кү­черелә.

P.S. Бу уңайдан сорауларыгыз булса, Иминият фондының үзәк “кайнар линия” телефонына – 8 (843) 293-60-72 шалтырата аласыз. Хә­бәрләшү өчен сайт: fss16.ru. Электрон адреслары: info@16fss.ru. Сорауларны безнең редакциягә дә юллый аласыз. Аларга Рамил Гайзатуллин җавап бирәчәк.


---
Ватаным Татарстан
№ 135 | 11.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»