поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.06.2009 Мәдәният

СЕРГЕЙ БЕЗРУКОВ КАЗАНДА ФИЛЬМ ТӨШЕРӘЧӘК

Балаларны яклау көне уңаеннан Казанга Россиянең атказанган артисты Сергей Безруков килде. Күренекле артист күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр, ятим һәм инвалид балалар өчен Татарстанның Дәүләт симфония оркестрына кушылып «Маленький принц» әсәрен укыды. Бәйрәм уңаеннан оештырылган әлеге хәйрия акциясендә Сергей Безруков бушлай чыгыш ясады. Ләкин ул үзе моны хәйриячелек дип атарга теләми. «Мин бу чыгышымны чын күңелдән балаларга бүләк итәм», - ди ул.

Тамаша башланыр алдыннан Сергей Безруков журналистлар белән аралашып алды. Аның әйтүенчә, артист моңа кадәр Чулпан Хаматова һәм Дина Корзун белән бергә «Тормыш бүләк ит» дип исемләнгән акциядә балалар өчен бушлай чыгыш ясаган. «Антуан де Сент-Экзюпериның «Маленький принц» әкияте бик эчтәлекле әсәр. Мин аны өлкәннәр өчен язылган әкият дияр идем, чөнки әсәр өлкәннәргә нык тәэсир итә. Балалар өчен дә ул шулай ук кызыклы», - диде С.Безруков.

 

Артист бу программасы белән Екатеринбург шәһәрендә Урал академия симфония оркестры белән чыгыш ясаган булган. Акциядә ул балаларга үзе һәм тормыш иптәше тарафыннан аудиоальбомга яздырылган әкиятләр өлешә. Казанда бу язмалар 1350ләп балага тапшырылды. «Балаларның мондый бинага килүе, мондый тамашага билет алуы, мондый затлы көйне тыңлавы икеле бит. Алар өчен бу бик кыйммәткә төшәчәк. Шуңа күрә мин бу акцияне оештыруга алындым. Аның исеме «Кечкенә йөрәкләргә - зур сәнгать» дип атала», - ди артист. Сергей Безруков киләчәктә татар халык әкиятләрен укырга теләвен дә белдерде. «Моның бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме — чын күңелдән сөйли белергә кирәк», - ди ул.

 

Танылган артист Казанда балалар өчен әкият төшерергә ниятләве турында да әйтте. «Казан шәһәре миңа бик ошады, монда ачык күңелле һәм ярдәмчел кешеләр яши. Әкият төшерү идеясы күптән бар иде, әмма урыны гына билгеле булмады. Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашуда алар «Казанда кино төшерү өчен барысы да бар, нигә башканы эзләргә?» дип фильмны биредә төшерергә тәкъдим ясады», - ди С.Безруков.

 

Әкияттә төп рольне дөньяны коткарырга омтылучы 14 яшьлек малай уйнаячак. Әсәрнең авторы әйтүенчә, әкият заманча рухта язылган һәм биредә барысы да чынбарлыктагы кебек булачак. Фильмда артистның тормыш иптәше Ирина укытучы-Василиса Премудрая ролен башкарыр дип көтелә. Шулай ук Сергей Безруков үзе дә бу фильмда төшергә ниятли. Әкиятнең башка геройлары әлегә билгеле түгел, тиздән сайлап алу туры үткәрү планлаштырыла.

 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 02.06.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»