поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
15.09.2015 Ир белән хатын

Гаилә бюджетын ничек җиткерергә?

Бер үк хезмәт хакы алабыз, бер үк ризыкны ашыйбыз, бер үк төрле киенәбез. Шул ук вакытта берәүләргә акча җитә, ә икенчеләргә юк. Барысы да гаилә “казна”сындагы акчаны ничек итеп файдалануга бәйле. Кесәдәге байлыкны ничек сакларга? Белгечләр әнә шул сорауга җавап табарга тырышкан.

Статистика мәгълүматларына караганда, бүген илдә яшәүче гаиләләрнең 70 проценты “ир – акча эшли, ә хатын туздыра” дигән уй белән көн күрә. Белгечләр шуны да искәрткән, соңгы дистә елда хатын-кызлар арасында тормыш иптә­шенә караганда күбрәк хезмәт хакы алып эшләүчеләр арткан. Тик бу барыбер ир җилкәсендә “утырырга” комачау итми икән. Ә гаилә “каз­на”сы тирәсендә чыккан низаг­ларның күбесе – хатын-кызны – акча тота белмәүдә, ир-атны исә түбән хезмәт хакы алып эшләүдә гаеп­ләүдән гыйбарәт. Белгечләр әйтү­енчә, гаиләдә дус-тату яшәү өчен икътисад белгече булырга кирәк­ми. Бары тик кайбер киңәшләргә колак салырга гына кушканнар.

Иң мөһиме, булачак чыгым­нарны алдан ук теркәп барырга кирәк. Кер юу машинасы сатып алырга дип мая туплаганда, булганы өстенә тагын бер матур күлмәк алмый торсаң да ярый. Өйдә бүлмә саен янып торган ут, үзенә-үзе “сөйләп” торучы телевизор да акча “ашый” икәнен онытмагыз. Гаиләдә һәркемнең мәнфәгатьләрен бертигез дәрәҗәдә кайгырту мөһим. Мәсәлән, иң элек машинаны төзекләндерәбез, ә калган акчага балаларга кышка кием сатып алабыз, дип фикер йөртү дөрес түгел. Кайсы әһәмиятлерәк – әнә шуннан чыгып эш итегез. Бер-берегезне акча тота белмәүдә гаепләү аркасында, гаиләдә яшерен “акча янчыгы” пәйда булуы да ихтимал. Сезгә аннан бер тиен дә эләк­мәячәк, ә менә уртак керем ки­меячәк. Гаи­ләдә акча саклауның төрле ысуллары бар. Белгечләр аның рейтингын да төзегән.

Беренчесе, иң еш очрый торган күренеш. Ир дә, хатын да эшләгән акчасын бер урында җыеп бара. Юрган астындагы йә булмаса шкаф почмагындагы акчаны туздырганда да бүлеп тормыйлар. Мондый гаиләләр арасында мая туплый алмаучылар күп икән.

Икенче урында – хезмәт хакын бүлеп саклау. Ягъни ир һәм хатын айлык акчаның күпмедер өлешен уртак урынга куя, ә калганын үзендә саклый. Тәмәке, иннек сатып алырга да шәхси акчасын тота. Психологлар әлеге ысулны иң яхшысы дип атаган. Бу очракта бәйсезлек хисе арта.

Ир һәм хатыннар арасында аерым-аерым хисап алып баручылар да җитәрлек. Мондый гаилә­ләрне өченче урынга куйганнар. Уртак “казна” булмагач, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, азык-төлек кибетләренә йөрү кебек бурычлар алдан ук бүленеп куела.

Дүртенче һәм бишенче оч­рак, акча фәкать ир яки хатын кулында гына саклана. Мондый гаи­лә­ләр­дә ир – баш, хатын – муен яки киресенчә килеп чыга. Ни кызганыч, бер-берсенә тулысынча ышанып яшәүче гаиләләр барыннан да азрак. Бүген Интернет челтәрендә гаилә “казна”сын сак­ларга ярдәм итүче махсус хезмәтләр дә бар хәтта. Алар алдагы айлык керемнәр һәм чыгымнарга карап таблица төзеп бирергә вәгъдә итә. Анда нәрсәгә күпме акча туздырырга ки­рәк икәнлеге язылачак, ди. Киңәш буларак, әлбәттә. Әлеге хезмәт ике мең сумнан башлана. Мондый ярдәмчеләр кесә төбен тишмәсме – монысы икенче мәсь­әлә.

Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:

– Ай ахырында, акча кая китте, дип баш ватып утырмас өчен исәп-хисап кенәгәсе алып барудан да яхшысы юк. Мин ярдәм сорап килү­челәргә дә шуны киңәш итәм. Ни кызганыч, бүген акча мәсьәләсен­дә уртак фикергә килә алмаучы гаиләләр бихисап. Аларның барысы да акчасызлыктан тилмерә дип әйтмәс идем. Чыгымнарны гына дөрес итеп бүлә белмиләр. Статистика мәгълүмат­ларына караганда, илдә яшәүче гаиләләрнең нибары 15 проценты керем һәм чыгымнарны исәпләп бара. Алар акчаның кая киткәнен белә.

Марат ЛОТФУЛЛИН, эшмә­кәр:

– Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәч, еш кына банктан кредит алырга туры килә. Эш өчен бурычка акча алу бер хәл, ә менә гаиләдә болай эшләүне өнәп бетермим. Банк сиңа ярдәм итәм дип түгел, ә файда алу өчен кредит бирә бит. Соңгы арада гына күршем 32 мең сумга суыткыч сатып алды. Бер елдан соң аның бәясен биш мең сумга арттырып кайтарачак ул. Бераз сабыр итеп, кирәкле сумманы җыеп бетергәч кенә җиһаз сатып алу отышлырак.

Наилә ХӘЙРУЛЛИНА, хуҗа­бикә:

– Азык-төлек кибетенә ач карынга барырга ярамый. Исәп­ләп караганым бар, безнең гаи­ләдә өч кеше. Ашау-эчүгә ай саен ким дигәндә биш-алты мең сум акча тотыла. Кибеттән еш кына кәефне күтәрер өчен дә тәм-том сатып алабыз бит. Болай эш­ләгәндә, гаилә “казнасы”н сак­лап булмый, әлбәттә.

Чыгымнарны ничек киметергә:

- Акчаны кулда түгел, банк картасында саклагыз.
- Акча янчыгында зур суммада акча йөртү дә аны бәрәкәтле итеп тотарга комачаулый.
- Бу айда нинди чыгымнар көткәнен алдан ук белеп тору өчен туганнар, дус-ишләрнең туган көннәре исемлеген төзеп куегыз. Иң көтелмәгән чыгымнар бәйрәмнәргә бәйле.
- Кибет киштәсендәге очсыз әйберләргә кызыкмагыз. Еш кына мондый товарларның сыйфаты да бәясенә тиң була.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»