поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.09.2015 Язмыш

"Пусть говорят"та катнашкан төрек хатыны Гөлсем ханым: Бөтен ана да әни була алмый (ВИДЕО)

Язмыш җилләре адәм баласын кайда гына йөртми дә, кемнәр белән генә очраштырмый. Быел җәйге ялда Төркиянең туристлар шәһәре Антальяда, төрек хатыны Гөлсем Кабадайилар гаиләсенә барып чыктык. Әлеге ханым юл һәлакәтенә очрап, гарипләнгән Өмет атлы авыру егетне тәрбиягә алган. Төркиядә яшәсәләр дә, әлеге гаилә турында бөтен Россия белә.

Гөлсем ханым кулына килеп эләккәндә, егетнең үзе белән бернинди документы да булмаган. Аны Россиядән, рус егете, дип баралар. Алар хакында ике ел элек “Беренче канал”да Андрей Малаховның “Пусть говорят” тапшыруында күрсәткәннәр иде. Шуннан соң гаиләне танып белүчеләр дә, ярдәм итүчеләр дә арткан.

Хәл белешергә барыр алдыннан, башта, шалтыратып, рөхсәт сорадык. Гөлсем ханым, очрашу көнен әлегә әйтә алмыйм, вакытны билгеләп, үзем шалтыратырмын, дигәч, күңелгә, бәлки, кү­решергә теләмидер, дигән шик­ле уй керде. Азмыни шәһәрдә безнең шикелле узгынчы туристлар?! Рәхмәт яугыры, икенче көнне үк шалтыратты, чакырды. Гөлсем ханым безне әллә кайчангы яхшы танышлары кебек кочак җәеп каршы алды. Гаиләгә бу фатирны Өметне тәрбияли башлагач, Төркия хөкүмәте биргән. Беренче катта урнашкан, чыгып, кереп йөрергә җайлы. Эчкә үттек. Фатирның иң иркен, иң якты бүлмәсендә – залдагы зур караватта Өмет ята. Кулында – йомшак уенчыклар. Аларның берсенә русча һәм инглизчә: “Мине кочакла!” дип язылган. Өмет җырлый торган, музыкаль уенчыклар ярата икән. Бик матур, бик сөйкемле егет. Өйләре нурлы, рәхәт, гадәттә, догалы йорт шундый була.

Булышабыз дисәләр, чит илгә чыгып китәргә дә риза

Гөлсем егетне хастаханәгә иренең туганының хәлен белергә баргач күреп ала. 2008 елның 30 августы – Өметнең икенче туган көне. “Нибары 30 килограмм авырлыкта иде ул бичара, ябык, боек, карарга, авызына су салырга да якын кешесе юк, бик кызгандым, яныннан китәсем кил­мәде”, – дип искә ала Гөлсем. Егет Антальядан ерак түгел юл аркылы тиешсез урыннан чыкканда машина астына эләгә. Аны туристлар ташучы автобус бәрә. Аннары өстеннән җиңел машина чыгып китә. Аңсыз хәлдәге, имгәнеп, таралып беткән гәүдәне “ашыгыч ярдәм” хастаханәгә китерә. Табиблар аны өлешләп җыялар, егет шуннан соң да озак вакыт комада ята. Аңга килгәч тә, үзенең кем, кайдан булуын аңлата алмый. Һәлакәт вакытында баш сөяге ярылып, миенә, үзәк нерв системасына зыян килгән.

“Пусть говорят” тапшыруыннан соң Гөлсемне гаеп итүчеләр дә була. Нәрсәгә кирәк аңа бүтән милләттәге, бүтән диндәге авыру егет, үзен күрсәтергә тели, янәсе. Кешенең авызын ябып буламы соң? Гөлсем андый чакта, игелекне милләткә карап эш­ләмиләр, кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнен раслап йөрергә җыен­мыйм, Ходай барын да күрә, ди. “Ул чагында сез очрамасагыз, аның белән нәрсә булып бетәр иде икән?“ – дип кызыксынам, аны бүлдереп. “Бу хакта әйтү дә кыен. Ул инде әллә кайчан үлгән булыр иде, – ди Гөлсем. – Мин аны яңа туган сабый бала караган кебек карадым, хәзер дә шулай. Безнең гаиләдә төп игътибар – Өметкә. 2008 елда туган сабыйлар хәзер 7 яшьлек, мәктәпкә барыр вакытлары җитте. Ә минем Өметем әле һаман урын өстендә. Әгәр аңа яхшы булачак, аякка бастырабыз, хәлен җиңе­ләйтәбез, дисәләр, теләсә кая алып барырга риза мин, хәтта кү­тәреп, чит илгә дә чыгып китәчәкмен”.

“Өметкә күз яшемне беркайчан күрсәтмәдем...”

Хатын-кызга таныш булмаган, бернишли алмаган, хәрә­кәтсез авыру егетне карауның нинди зур сынау икәнен аңлатып тору кирәкми. Ә Гөлсем: “Ул миңа Ходай бүләге, каршыма чыгарып куйды, калдырып китә алмадым”, – ди. “Пусть говорят” тапшыруыннан соң, Антальяга Россиядән улларын югалткан биш хатын-кыз килә, ләкин берсе дә Өметнең әнисе булып чыкмый. Ул әниләр шул минутларда нинди газаплар кичергәндер?.. Хәер, ничек кенә сыкрансалар да, берсенең дә күңелендә, балам табылыр, дигән өмет чаткысы сүнмәгәндер. Гөлсем дә бит, авыру егеткә кайчан да булса, савыгыр, аякка басар, минем шулка­дәр тырышуым бушка китмәс, дигән ышаныч белән Өмет дигән исем кушкан. “Мин бит үзем дә –өч бала үстергән кеше, баласын югалткан ана хәсрәтен аңлыйм. Ә Өмет – минем балам ул, дүртенче улым, – ди Гөлсем. – Баштарак ничек авыр булуын үзем генә беләм, бик кыен чакта да, Өметкә күз яшемне күрсәтмәдем, ул яткан бүлмәдән чыгып китеп еладым. Күз яшемне күрсә, борчылыр дидем. Аңа болай да җиңел түгел бит. Бу еллар эчендә чәчем ап-ак булды”. Гөлсем, яулык читен ачып, агарган чәч толымын күрсәтте. 44 яшьлек ханым соңгы елларда диабет белән авырый башлаган.

Мин, бу ханым сөйләгәндә, гаҗәпләнү катыш сокланып утырдым. Ара-тирә бөялгән күз яшьләрен дә тыярлык түгел. Ул үзе сөйли, үзе улын – Өметен кочаклап, үбеп килә. Йомшак уенчыкны җырлатып җибәрә. “Әйдә, сез дә янына килегез. Кулларыннан тотыгыз, Өмет кунаклар ярата”, – ди Гөлсем. Ул тәүлек буе аның яныннан китми. Уллары да, аз гына вакытлары булса, гел Өмет янында икән. “Шуңа күрә алар тормышны иртә аңлый башлады, – ди әниләре. – Бү­тәннәрнең әнә балалары җиңел үскәнлектән, эчеп-тартып, тәр­типсезләнеп йөри, минем улларым тәртип­леләр, игелекнең ни икәнен бе­ләләр”. 22 яшьлек олы улы гаилә корып башка чыкса да, монда еш кунак. Гөлсемнең аерылган ире дә, иң авыр чакта көн дә килеп, массаж ясап йөргән, хәзер дә ярдәм итә. Авыру егетне карый башлагач, Гөлсемнең дөньясы тамырдан үзгәрә. Матурлыкны, яшәү кадерен, аның мәгънәсен бөтенләй башкача аңлый башлаган. “Улыңның үз әнисе табылса, нишләрсең?” Аңа бу сорауны күп бирәләр. Ул инде тормышын Өметтән башка күз алдына да китерә алмый.

Өмет тыңлап ята. Берничә минуттан бәби кебек изрәп йок­лап китә, башы салынып төшә. Хәзер 75 килограмм икән ул. Аны көн дә юындыралар, физик күнегүләр ясыйлар, ризыкны үзләре әзерләп ашаталар. Сөяге нык булсын өчен балык мае эчертәләр. Тудырган әни түгел, караган әни шул. Гөлсемне дәү әнисе карап үстергән. Әнисе бай тормышта яши, ләкин кызы белән генә аралары салкын.

Тернәкләндерү өчен акча күп кирәк

– Бала табуны һәр хатын булдыра, ләкин һәркем дә әни була алмый, – ди Гөлсем. – Әнә мин авыру бала янында, беркайчан “уф” дип тә әйтмәдем, арыганымны күрсәтмәдем. Ул бит бәби кебек, бәбине ачуланалар димени? Аллаһ ярдәменнән ташламый. Хастаханәдә савыгырына бөтен­ләй өмет юк, диделәр. Хәзер әнә бармаклары белән әйберләрне тота, миңа “әннә” ди. Эпилепсия өянәге борчый иде, ул бетте.

Бернинди документлары бул­маган, якынча 28 яшь­лә­рен­дәге Өметне Төркия дәүләте үз карамагына алган. Дарулар, азык-төлек биреп торалар. Тик тернәкләндерү өчен акча күп кирәк. Шөкер, ярдәм кулы сузучылар табыла. Бер эшкуар дәвалау өчен акчаны елга якын үзе түләгән. Дога укуның да шифасы бар, Өмет “Аятел көрси”дән соң тынычланып кала икән. “Балам үзе дә Аллаһ дип әйтә башлады инде”, – ди ана. Бер төрек фир­масы шактый кыйбатлы күтәрелмәле ятаклар комплексы бүләк иткән. Рамазан Шәриф аенда да булышучылар шактый булган.

Гаиләгә аксыл чәчле кызлар килсә, русча сөйләшсәләр, Өмет җанланып китә, озатканда елап кала икән. Без татарча да сөй­ләштек. Бу гаиләгә сәфәребезне Төркиянең Истанбул шәһәрендә белем алучы кызым оештырды. Без киткәндә дә Өметнең кү­зен­нән мөлдер-мөлдер яшь тү­гелде... 


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 134 | 12.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»