|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2015 Язмыш
Киттем...Мин киттем бит, киттем... Ишет инде: мин синнән киттем! Әгәр бу сүзләр хатка язылса, укыр һәм үзеңнән кем киткәнлекне аңлар идең. Затыңа гашыйкларның күңелдә йөрткән исемлеген барлап чык әле, минем фамилиям анда иң соңгы урында теркәлгән. Фамилия дигәннән, син исемемне сорарга оныткан идең. Киткәндә булса да әйтергәме, юкмы? Юк, артык йөк кемгә кирәк?! Төче хушлашуларны яратмыйм. Җанга авырлык китергәннәрен бигрәк тә. Мин киттем. Ишек төбендә калдырылган башмаклар арасыннан минем очларын алтынга буяган туфлиләремне эзләмә. Башындагы кызыл күбәләкләренә игътибар иткән идең шикелле. Пар туфлиләр әле дә шул баскыч төбенең уң ягында, пөхтәләп кырыйга алып куелганнар. Болай да китеп була икән! Мин бит китүнең мең төрле юлларын, киткәндә әйтеләсе сүзләрнең йөз төрлесен сайладым, һәм шул хәзерлекләрнең бөтенләй кирәге булмаган булып чыкты. Киткәнемне аңлап та бетермәгәнсең бугай: кочасың, үбәсең... Ә мин, күзләремнең нурын качырып, зур итеп ачып, билгесез бер ноктага төбәләм. Болай да китеп булсын әле! Үзеңнең китүең авырлыгын кеше җанына салмыйча да китеп була диген! Нечкә күңелле булсаң, бу китүдән шартлап өзелергә генә... Киттем. Башкалар кебек яшәмәгәч, китүем дә кешечә булып чыкмады: чәчләр йолкышмыйча, гаепләр ташламыйча, байлыклар бүлешмичә, тып-тыныч кына киттем мин. Кочагыңда килеш синнән киттем! Бу ерагаю синең дә күзләреңне ачмасмы дигән өметләр белән китү булгандыр инде. Киткән кешенең тора-бара исеме дә онытыла, дигән идең бервакыт. Син исемемне белергә дә өлгермәгәнсең икән бит! Их, кычкырып әйтелсә, бу сүзләр нәрсәне, кемне югалтканлыгыңны аңлатмый калмас иде. Ә миңа кычкырырга ярамый. Мин хәтта пышылдап хушлашырга да теләмим. Синнән горур рәвештә, битараф калган бер кыяфәттә кем генә китте соң?!
Рифә РАХМАН |
Иң күп укылган
|