|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2015 Авыл
Балга бер кашык дегет
Татарстан игенчеләре елына күрә зур хезмәт җиңүенә иреште: амбарларга 3 миллион тоннадан артык ашлык кайтарылды. Республиканың Зәй, Апас, Әлки, Кайбыч һәм башка кайбер район хуҗалыкларында эш аеруча оешкан төстә барды. Нәтиҗәдә әлеге районнар республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамлады. Көзге чәчү, терлек азыгы әзерләү, фермаларны кышка әзерләү эшләре дә әлеге районнарда оешкан төстә бара. Шул ук вакытта төрле сәбәпләр белән урып-җыю эшләрен шактый сузып эшләүче хуҗалыклар да бар. Тиешле әзерлеге булмаган, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар һәм башка кирәк-яракларга гына түгел, хезмәт хакын да вакытында түләп бармаган хуҗалыкларда урып-җыю эшләре тоткарлануының сәбәпләрен ачыклап була. Андый хуҗалыкларда төрле матди кызыксындыру чаралары аша кеше факторын оста файдалану турында сүз алып баруы да кыен. “Үзебезнеке үз булмады” Редакциягә Әгерҗе районыннан килеп ирешкән хатта бәян ителгәнчә, районның иң эре хуҗалыгы саналган “Агро-Кама” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә соңгы вакытларда хәлләр катлауланганнан-катлаулана бара. Эшләүчеләргә берничә ай дәвамында хезмәт хакын тоткарлау инде гадәти хәлгә әйләнгән. Эшне оештыру да аксый. Шуның нәтиҗәсендә әледән-әле тавыш-гауга чыга. Озак еллар эшләгән тәҗрибәле белгечләр эштән китә. Алга таба да шулай дәвам итсә, элегрәк ярыйсы гына уңышларга ирешеп килгән хуҗалык таркалмасмы икән, дип борчыла газетада исемен күрсәтмәүне үтенгән хат авторлары. “Хуҗалык җитәкчесе итеп үзебезнең төбәктә туып үскән Ленар Нургаянов тәгаенләнгәч, бик шатланган идек. Элегрәк җитәкчене гел читтән билгелиләр иде бит. Тик иртәрәк шатланганбыз бугай. Яшь булса да, тиз кызып китүчән, башкалар сүзенә колак салырга яратмыйча, гел үзенчә генә эшләргә тырышуы җанга тия. Урып-җыю вакытында да “Ягулык-майлау материалларын сакчыл тотарга кирәк”, – дип, кырда эшләүче комбайннарга ягулыкны аз салырга куша. Нәтиҗәдә, комбайннар ярты көн эшләп, калган вакытта тик торган көннәр дә булды. Сакчыллык – җитәкче өчен бик кирәкле сыйфат. Бу кадәресен аңлыйбыз. Әмма дистәләрчә миллион сум торучы чит ил комбайннарының һава шартлары яхшы булганда тулы көн эшли алмавы, каш ясыйм дип, күз чыгару сыман бит инде. Апрель аеннан бирле эш хакы түләнми. Безнең бит балаларыбыз бар. Кредит алганнар да байтак. Чәй-шикәргә дә акча кирәк. Килеп китә алмассызмы?” Сентябрьдә яртысы югала Казаннан 300 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан бу төбәктә элек тә булганым бар иде. Бу юлы үзем рульдә булганга, Әгерҗенең унлаган авылын гына түгел, урман-кырларын да иркенләп карап йөрергә җай чыкты. Гаҗәеп хозурлык, Чулман һәм Ык буйларының гүзәллеге турында аерым язарлык икән. Әгерҗе якларында күп авыллар урман аланлыгында, инеш буйларына сыенып утыра. Кырлары да башка районнардагы кебек иксез-чиксез җәелеп китмәгән. Янәшә генә авылларда татар, урыс, мари, удмурт тату бер гаилә сыман яшибез, диләр. Мондагы искиткеч бай табигать кешеләрнең йөзенә дә күчкән. Авылларының исеме дә шигъри яңгырашлы: Кичкетаң, Сәхрә, Таңсары, Салагыш, Байтуган... Һәркайсы җырларда җырланган, олы тарихлы. Шуңадыр бу яклар турында гел матур итеп кенә язасы килгән иде. Тик беренче сөйләшү вакытында ук редакциягә мөрәҗәгать итүчеләрнең сүзләре хак икәнлеге раслана башлады шул. Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин әйтүенчә, район буенча чәчүлек мәйданы 26 мең гектардан арта. Урып-җыюда 49 комбайн катнашкан. “Бу кадәр авыр елны хәтерләмим. Өзлексез яңгыр явып тора. Әле бер, әле икенче кырга күчеп эшләргә туры килә. Турыдан-туры суктырылган мәйданнар бик аз булды. Шуңа тоткарлыклар килеп чыга торды. Бик теләсәк тә, урып-җыю эшләрен август аенда тәмамлый алмадык. Ә сентябрьгә калган урып-җыю ул – уңышның яртысын югалту“, – ди идарә җитәкчесе. Мондый шартларда эштә кыенлыклар килеп чыгуы да гаҗәп түгел шул инде. Акча бүген кирәк “Агро-Кама” җәмгыяте Әгерҗе районында иң зур хуҗалык санала. Җитәкчелеккә әле күптән түгел генә билгеләнгән Ленар Гатауллин без килгән көнне хастаханәдә иде. Шуңа да мәгълүматларны хуҗалык бүлекчәләрендә эшләүче белгечләрдән алырга туры килде. Кичкетаң авылы терлекчелек комплексында эшләүчеләр әйтүенчә, аларга хезмәт хаклары берничә айга тоткарлана. Шундый ук сүзләрне Барҗы-Умга, Кырынды авылы терлекчелек комплексында эшләүчеләр дә раслады. Уразай авылында ягулык-майлау пункты хезмәткәре Илгизә ханым әйтүенчә, урып-җыюның беренче көннәрендә чыннан да комбайннарга солярканы азрак бирергә туры килгән. Нәтиҗәдә, ярты көн эшләгәннән соң, комбайннар тик торган. Ленар Нургаянов белән телефоннан сөйләшү вакытында ул хуҗалыкта проблемалар барлыгын яшермәде. Шул исәптән хезмәткә түләү буенча да. – Урып-җыюда 27 комбайн эшләде. Ягулык буенча тоткарлык булмады. Хезмәт хакларын май һәм июнь айларына түләдек. Башка айлар өчен дә мөмкин кадәр тизрәк түләргә тырышачакбыз, – ди Ленар Фәрит улы. Тик менә хуҗалыкта эшләүчеләргә акча бүген үк кирәк шул...
Камиль Сәгъдәтшин |
Иң күп укылган
|