|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2015 Фаҗига
Татарстанда Сабантуе мәйданчыгындагы баганадан егылып, бала үлгәнРоссия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тикшерү органнары Сабантуе бәйрәм итү мәйданчыгында бала үлеме буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә бүген тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. 11 яшьлек бала белән бәхетсезлек очрагы республиканың Балык Бистәсе районы Биектау авылында килеп чыккан. Бала авыш багана буйлап йөри башлаган. Бер мизгелдә ул сынган, малай егылыган һәм сынган багана аның башына бәргән. Алган җәрәхәттән бала шунда ук үлгән.
Тикшерү органы РФ Җинаять кодексының 293нче маддәсе 2нче өлешендә ("Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән эшкә салкын карау") күздә тотылган җинаять билгеләре буенча эш кузгаткан.
--- |
Иң күп укылган
|