поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
11.09.2015 Киңәш-табыш

Галилеләр казанлыларны гаҗәпләндерде

Похвистнево районының Гали авылына әледән-әле мәртәбәле кунаклар килеп тора. Күптән түгел авылыбызда Казанда нәшер ителүче берничә басма вәкилләре кунак булып китте. Лилия Заһидуллина (“Акчарлак” газетасы), Гөлүсә Закирова (“Гаилә һәм мәктәп” журналы) һәм Илдар Миргалимов (“Мәгариф” журналы) иң элек Гали авылының мәктәбе белән таныштылар. Аннан соң алар авыл буйлап сәяхәткә киттеләр.

Кунакларны безнең йортка да алып керделәр. Аларга үзем чиккән сөлгеләрне күрсәткәч, миннән: “Саимә апа, бу чигүләр ни өчен кирәк?” - дип сорадылар. Мин казанлыларга безнең якларда элек-электән килгән кыз сорату йоласы турында сөйләдем. Кәләш соратырга егетнең әти-әнисе, йә олы туганы бара. Ризалык билгесе итеп аларга чиккән сөлге бирәләр, ә егет ягы кызның әти-әнисенә түбәтәй, яулык һәм акчалата бүләк тапшыра. Яучылар урам буйлап машиналарын кычыртып, чиккән сөлгене бәйләп алып китәләр.

Егет өендә аның иң якын туганнары хәбәр алып кайтучыларны табын әзерләп, көтеп торалар. Сөлгене түргә өлеп куялар, һәм кияү буласы кеше кызның әти-әнисенә бүләкләр әзерләп, алар белән танышырга бара һәм аларны үз ягына кунакка алып килә. Шунда ук никах көне дә билгеләнә.

Казаннан килгән кунаклар бу матур йоланың бездә әле дә булганына хәйран калдылар. Чиккән сөлгеләремне кулларыма элдереп, фотосурәткә дә төшерделәр. Лилия Заһи¬дуллина белән Гөлүсә Закировага үзем чиккән кулъяулыкларны һәм китапларымны бүләк иттем. Алар рәхмәтләр әйтеп, күчтәнәчкә әзерләгән бавырсагымны да алдылар.

Казан кунаклары авылыбызда зурлап үткәргән Корбан мәҗлесенә дә барып, корбан ашын авыз иттеләр. Бәйрәмне рәсемнәргә төшереп, авылыбызда сакланган гореф-гадәтләр турында бәйнә-бәйнә сораштылар. “Гали авылында милли йолалар сакланып, аларның бүген дә үтәлүе искиткеч. Бу хакта “Акчарлак”та да язачакбыз, газетабызны байтак кына галилеләр яздырып ала икән, бергәләп укырсыз”, - дип хушлаштылар безнең белән Лилия Заһидуллина һәм аның юлдашлары.


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 10.09.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»