поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
01.06.2009 Җәмгыять

"ТАТАРСТАН – ИКЕНЧЕ ТУГАН ИЛЕМ"

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында якын һәм ерак чит илләрдән килгән 1500ләп студент югары уку йортларында белем ала. 2009 елның өч ае эчендә генә дә башкалабыз вузлары 379 чит ил студентын кабул иткән, дип хәбәр итә республика буенча федераль миграция хезмәте идарәсенең матбугат үзәге. Казанга гыйлем алу, стажировка үтү максаты белән Һиндстан, Ангола, Алмания, Гыйрак, Вьетнам, Казахстан, Әзербайҗаннан, шулай ук Бөекбритания, Австралия, Канада, Ирландия, Италия, Мисырдан киләләр.

Мин – рикшалар дәүләтеннән...

 

"Таныш булыйк: мин Рәйхан Шах Мәхмүт. Көньяк Азиянең Бангладеш Республикасыннан.Бу  ил Ганг елгасы үзәнлегендә, Һиндстан белән Мьянма арасында урнашкан, – дип   сөйләп китте коңгырт кара күзле егет. – Балачагым һәм үсмер елларым башкалабыз Дакка шәһәрендә үтте. Дакка  – илнең иң төп елга порты. Ул шарлавыктай гөрләп агучы Буриганда елгасы ярында урнашкан.

 

Миңа 28 яшь. Гаиләдә иң өлкән бала, тагын ике сеңлем бар. Әнием Рәхинә Закир  һөнәре буенча  акушер-гинеколог, әтием Шах Мәхмүт Закир  – эшмәкәр, диңгез продуктларын  эшкәртеп, туңдырып экспортлау буенча зур хосусый фирма  тота. Уртанчы сеңлем  АКШта гаилә корып яши.

 

Безнең нәселдә барысы да диярлек югары белемле, укымышлы кешеләр. Кечкенәдән спорт, тәгаен әйткәндә, крикет (бейсбол), футбол белән шөгыльләндем. Инглиз, бенгаль, һинд, урда, урыс телләрендә иркен аңлашам. Татарстанда яшәү дәверендә татар телен дә үзләштерә башладым.

 

Бангладеш – 130 миллион халкы булган унитар республика. Халыкның 98 проценты бенгаллылар. Этник чыгышлары белән алар индоарий кабиләләренә барып тоташа. Дакка –   "рикшалар" шәһәре. Бездә аларны "оторихша" дип йөртәләр.  Быел Дакканың шәһәр буларак барлыкка килүенә  400 ел тулды. Хәер, бу турыда соңарак. Сезгә башта Татарстанга ничек килеп чыгуым хакында сөйлим әле.

 

Манголар җиреннән аюлар арасына...

 

Безнең илдә ике баскычлы 12 еллык белем бирү системасы кертелгән. ВУЗга керү  өчен гомуми белем бирү урта мәктәбен бетереп, дәүләт имтиханнарын тапшырганнан соң, тагын ике ел колледжда уку мәҗбүри.  Шуннан соң гына, югары белем алу турында сүз йөртергә мөмкин. Мин статистика, физика юнәлеше буенча Бангладешның Загоннат университетын сайладым.  Минем хыялым – Австралиягә китеп төпләнү иде. Беренче курсны тәмамлап килгәндә туганнан-туган абыем Русиянең Бангладештагы милли үзәгендә Мәскәүгә белем алырга китәргә теләүчеләрдән төркем туплыйлар дип  ишетеп кайтты. Шулай итеп, икебез дә, урыс телен өйрәнү буенча алты айлык курсларга килеп эләктек. Университетны ташларга туры килде. Чит  илгә китүем турындагы яңалыкны дус-ишләрем сәерсенеп каршы алды. Аюлар илендә халык авыр яши, кышын зәмһәрир суыклар, сиңа анда ни калган, диючеләр дә булды. Аның каравы, әти-әнием Русиядә белем бирү системасы күпкә сыйфатлырак дип уемны хуплады.

 

Әнә шулай, 2000 елның көзендә сигез кешедән торган безнең төркем Мәскәү аэропортына килеп төште. Кызганыч, арада туганнан-туган абыем юк иде, урыс теленнән имтиханын тапшыра алыйча ул Даккада калды. Безне башта Воронежга, белемне күтәрү курсларына  җибәрделәр. Миңа ул вакытта 20 яшь иде. Үз гомеремдә беренче тапкыр ап-ак карлы кышны шунда күрдем. Бер ел дәвамында без  урыс телен, дәүләт тарихын, мәдәниятен өйрәндек. "Расизм", "скинхедлар" дигән төшенчәләр белән дә якыннан нәкъ менә Воронежда танышырга туры килде. Безнең курста белем алучы Ангола студентын алар вәхшиләрчә кыйнап үтерделәр. Татарстанда, бәхеткә күрә, кеше  иреген чикләүче шуңа охшаш юнәлешләр белән сигез ел яшәү дәверендә бер тапкыр да очрашканым юк. Сезнең республика төрле конфессия һәм милләт кешеләренә карата лояль мөнәсәбәт, толерантлык, чит ил гражданнарына  ихтирамлы караш хөкем сөрә. Төрле милләт һәм дин вәкилләре бердәм һәм дустанә яшәгән мондый территорияләр сирәк. Татарстан – башкаларга үрнәк булырдай республика.

 

Казан Дәүләт университетының биология факультетын кызыл дипломга тәмамлап, инде икенче  ел аспирантурада белем алам. Микробиология кафедрасында фәнни эш белән шөгыльләнәм. Киләчәктә хыялым – фән юлыннан китү. Университетның тулай торагыннан бирелгән бүлмәдә яшим. Өйләндем.

 

Кәләшем ислам динен кабул итте...

 

Мин мөселман, ислам динен тотам. Аллаһы Тәгаләгә ышанам, мәчеткә  йөрим, биш вакыт намазымны калдырмыйм. Әти-әнием дә, туган-тумачаларым да намаз укый. Нәсел җебен дәвам итү өчен ир-егет үз милләтеннән, үз диненнән булган кыз белән гаилә корырга тиеш дип саный идем. Университетны тәмамлап килгәндә үз төркемемдәге марҗа кызы Верага күзем төште. Аның яшькелт-күгелҗем төстәге зур күзләре мине үзләренә  гашыйк иттеләр. Биостанциядә  җәйге практиканы үткәндә хисләр тагы да ныгыды. Ул да мине күптәннән ошатып йөргән икән. Кәләшем үзе теләп ислам динен кабул итте.  2007 елда  туебыз булды. Хәзерге вакытта ул Англиядә командировкада. Әти-әниләремнең  әлег тормыш иптәшемне күргәннәре юк, телефон аша гына сөйләшеп торабыз. Туган йортыма кайтмаганга менә инде дүрт ел булды. Чит җирләрдә ничек кенә рәхәт булмасын, әлбәттә, газиз ил сагындыра...

 

Туган якның кояшы да якты...

 

Бангладеш – җир йөзендәге гаять бай табигатьле урыннарның бере. Кыш айларында  да 27 градус чамасы җылы, коры, кояшлы һава. Калган вакытка муссонлы яңгырлар климаты хас. Культуралы үсемлекләр бездә өч сезон уңыш бирә.

 

Илдә зурлап уздырыла торган  бәйрәмнәр  – Ураза ае һәм Корбан бәйрәме. Ата-бабалар заманыннан үткәрелеп килә торган тагын бер күңелле чара "Набанна" – яңа ашлык бәйрәме. Бездә ул декабрь аена туры килә. Крестьяннар йортларына дөге көлтәсе күтәреп кайта. Бар җирдә дә шатлык хөкем сөрә. Әнием ул көнне пальма согы салып дөге боткасы – "пайеш" әзерли иде. Моннан тыш, без 14 апрельдә бенгальчә Яңа ел бәйрәме үткәрәбез.  Бездә ир-егетләр өйләнгәч, башка чыгып китми, ә туган нигездә яшәп кала. Шулай итеп, гаилә башлыгы әле кияүгә китмәгән кызларын тәрбияләүдән тыш, өйләнгән улларын, аларның хатыннарын, балаларын да ашата-эчертә. Әгәр ата кеше матди кыенлыклар кичерсә, эне-сеңелләрен өлкән улы укытып чыгарырга тиеш.

 

Авыл җирендә мәҗүсилек калдыкларына, ырымнарга ышану әле дә сакланган. Бала дөньяга килүне туган-тумачаларга, якын-тирә күршеләргә "сандеша" дигән татлы  ризыклар таратып бәйрәм итәләр. Бездә нарасыйга сокланып карау начар билге, аны сихер җибәрүгә тиң  дип кабул итәчәкләр. Гаиләдә малай туу зур шатлык, ә кыз бала – "киселгән телем" буларак кабул ителә, чөнки аны кияүгә бирү өчен шактый бирнә туплау мәслихәт. Татар  кызлары, марҗалар   бенгал туташлары белән чагыштырганда гүзәлрәк, сылурак. Әмма, аларда алдынгылык, үзсүзлек сыйфаты көчле. Бездә кәләш туйдан соң тулысынча иренә буйсынып яши: беркайчан да аңа карышмый, бәхәскә керми. Шуңа да, илдә аерылышу очраклары юк диярлек. Бангладеш хатын-кызлары  йортта хуҗалык эшләрен алып бару белән мәшгуль, кеше арасына алар пәрәнҗә киеп чыга. Хәер, бүгенге шәһәр кызлары заман белән бер  аяктан атларга тырыша. Күп кенә туташлар хәзер мәктәп, колледжлар, университетларда белем ала башлады.

 

Бангладешта мөселманнар белән индуслар яшәү рәвешләре, гореф-гадәтләре ягыннан күп уртаклыкларга ия. Җәмгыяткә күмәкчелек сыйфаты хас. Әйтик, мин үскән гаиләдә күпләп кунаклар кабул итү, аларга  мулдан табын әзерләү,  дус-ишләр, туган-тумачалар, күршеләр белән аралашып яшәү гадәти күренеш иде. Сезнең халык та кунакчыл, безнең кебек читтән килүчеләрне ачык йөз, якты чырай белән каршы ала. Татарстан – минем икенче туган илем. Тормыш шартлары мөмкинлек бирсә, биредә төпләнергә ниятебез бар.

 


Камилә ӘХМӘТ
Татарстан яшьләре
№ 64 | 26.05.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»