|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2015 Фаҗига
Оренбург өлкәсендә кырлар яну сәбәпле ашыгыч эвакуация игълан ителгән (ВИДЕО)Оренбургның Горьковское авылын ашыгыч рәвештә эвакуациялиләр. Хәзерге вакытта авылга 3 километр якынлыкта коточкыч янгын котыра. Ут телләре печән, азык-төлек складларын да камап алган. Фаҗига урынында бер янгын сүндерү поезды һәм өч Ил-76 самолеты эшли. Авыл халкы, кулыннан килгәнчә, мөстәкыйль рәвештә ут белән көрәшә, тик җил ялкын телләрен һаман авыл ягына куа.
Иң беренче булып, авылдан кечкенә балаларны чыгарганнар. Гомумән алганда, Горьковскоедан меңләп кеше эвакуацияләнгән, алар барысы да вакытлыча урын пунктларында, дип хәбәр итә "Беренче канал".
--- |
Иң күп укылган
|