поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
31.05.2009 Мәгариф

ХАТЫЙП МИҢНЕГУЛОВ: "МИЛЛӘТ ХАКЫНДАГЫ УЙ – КҮҢЕЛЕМ ТҮРЕНДӘ"

Татар халкының әдәбият, тел, тарих өлкәсендә эшләгән галимнәре аеруча игътибарга лаек. Шуңа күрә без аларның һәрберсен йөзгә таныйбыз, фикерләренә һәрвакыт колак салабыз. Татар әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә зур эшләр башкарган галим Хатыйп Миңнегуловка 70 яшь тулды.

– Хатыйп абый, гомер узган саен бала чагыгыз һәм яшүсмер вакытларыгыз искә төшәме?

 

– Минем балачагым, сугыш һәм аннан соңгы авыр чорга туры килде. Хәзерге заман яшьләренә сөйләсәң, алар аны тулысынча аңлап та бетерә алмаслар. Әти сугышта һәлак булды, әнкәй биш бала белән тол калды. Авылда коточкыч авырлыклар кичереп, яшәдек. Еллар буе авызга ипи алган булмады. Хәзерге заман кешесе бу хәлләргә хәтта ышанмас та, бәлки. Сөйләгәч, "Нишләп ашамадыгыз соң?" – дип сораучылар да булгалады. Төп ризык бәрәңге иде. Мин күпне күргән, күп яшәгән кеше. Төрле чит илләрдә булдым, нинди генә тәмле ризыклар ашаганым юк. Шулай да минем өчен бәрәңге – беренче урында. Бәрәңгене никадәр ашасам да туймыйм.

 

Нинди генә авыр тормышта яшәсәк тә, балачак барыбер үзенекен иткән. Уйныйсы уеннар уйналган. Хәзер хоккей дибез. Элек кәшәкә таяклары белән агач тамырыннан ясалган шар сугып уйный идек. Ул уен шаралы дип атала. Бала чакта  су да коендык, урманга җиләккә дә бардык, балыкка да йөрдек. Балачактагы тормыш авырлыклары хәтердән җуелган, бары якты истәлекләр генә күңелгә сеңеп калган.

 

– Сез ни өчен нәкъ менә Казан дәүләт университетына укырга керергә уйладыгыз?

 

– "Үзебезнең авылда башлангыч мәктәп кенә иде. Аннары күрше авылдагы җидееллык мәктәпкә йөреп укыдым. Мәктәпкә укырга кергәнче үк миннән алда укыган абый-апамның тырышлыгы белән укый-язарга өйрәнгән идем. Җиденче класстан соң укуны дәвам итү мөмкинлеге булмады. Әлмәт, Сарман бездән ерак Зәйдә – урыс мәктәбе. Колхозда эшли башладым. Бер елдан әнкәйне егерме биш километр ераклыктагы Иске Кәшер мәктәбенә йөреп укырга күндердем. Мәктәптә укыганда аеруча физика фәнен ярата идем, матур әдәбият әсәрләрен дә бик кызыксынып укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, гел әнкәй сыртында ятып булмый, үз көнемне үземә күрергә кирәк, укырга керсәм, тагын әнкәйгә кыен булачак, дигән фикергә килдем. Комсомолдан Урта Азиягә җибәрү хакындагы юллама барлыгын белеп алуга, ризалаштым. Урта Азиягә чыгып киткәндә миңа нибары унҗиде яшь кенә иде. Июль аеның эссе көннәренең берсендә башта – Ташкентка, аннан Ленинабадка барып төштем. Табшку дигән бистәдәге бер заводка эшкә урнаштым. Күңелле. Табигать тә, тормыш та бөтенләй икенче. Сыр-дарьяга су коенырга төшәбез. Эшләгән өчен учлап-учлап акча бирәләр. Ә без эшләгән завод – уран заводы булган. Безгә әйтмәгәннәр генә бу хакта, яшергәннәр. Шуңа акчаны күп түләгәннәр икән, акчаны кая куярга белгән юк иде ул чакта. Үземә кием-салым алдым. Әнкәйгә дә акча сала идем. Бәлки мин анда яшәп тә калган булыр идем. Әнкәй авырганны әйтеп, миңа телеграмма суккач, кире авылга кайттым. Анда колхозда да, клуб мөдире дә булып эшләдем.

 

Мин үзем КАИга укырга керергә хыялланган идем. Якташым Петр Емельянов Зәйнең район газетасында эшли иде. Хәзерге көндә Чаллыда керәшен татарлары газетасын чыгаруда катнаша. Менә шул кеше мине икенче юнәлешкә кертеп җибәрде. "Мәкаләләрең газета битләрендә басыла, каләмең бар, син университетка керергә тиеш", – диде ул миңа. Аның киңәшен тотып, тәвәккәлләп Казан дәүләт университетының татар бүлегенә имтиханнар  тапшырырга килдем. Конкурс зур, бер урынга алты кеше. Агымга ияреп тик йөрим, яшьлек беләндер инде, артык кайгырмадым да. Ходайның биргәненә шөкер: имтиханнарны уңышлы тапшырып, мин студент булдым. Безнең төркемдә танылган шәхесләр – Рәдиф Гаташ, Малик Хайруллин, Зөфәр Шәйхетдинов, Әнүр Исмәгыйлев, Кәбир Нигъмәтҗанов һ.б. укыды. Ул чорда татар бүлеге кайнап тора иде.

 

– Фән белән кайчан кызыксына башладыгыз?

 

– Студент вакытымда ук тәнкыйть мәкаләләре яза идем. Шаяртып мине "Безнең Белинский" дип атап йөрттеләр. Фәнгә кереп китәрмен дип уйламадым. Безне дүртенче курста, читтән торып укуга күчереп, төрле якларга укытучылар итеп тараттылар. Мин Пенза өлкәсенең Качкару авылына эләктем. Мәктәп зур, 400 дән артык бала. Укучылар белән төрле кичәләр оештыра идем. Мәктәп тормышы ошады миңа, үзенә суырып алды. Янәшәдә генә Лермонтовның Тархан авылы, Белинский музее. Бер ел шунда сизелмичә үтеп китте. Бишенче курсны тәмамлап, диплом яклаганнан соң, әкренләп фәнгә керә башладым. Җитәкчем Нил абый Юзеев аспирантурада калдырырга теләсә дә, минем эшлисем килде. Алган гыйлемемне укучыларга тапшыру – минем бурычым, дип саный идем. Хәзерге студентларда мин мондый омтылышны күрмим. Ә бездә ул бик көчле иде. Юллама белән туган ягым Сарманга кайтып киттем. Мине Чукмарлы авылына мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Ул Аяз Гыйләҗевнең туган авылы. Бераз эшләгәннән соң районга партия мәгариф бүлеге мөдире итеп чакырып алдылар. Яңа эш урынына да тиз ияләштем. Радиодан чыгышлар ясый, лекцияләр укый идем. Гаиләм дә бар бит инде бу вакытта. Әмма күпмедер вакыттан соң эштән гайрәтем чигә башлады. Бу өлкәнең минеке түгеллеген аңладым. 1967 елның ноябрендә Казанга китеп бардым. КДУ да ассистент булып эшли башладым. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Җиде елдан артык шунда яшәдек. Ассистент булып эшләү дәверендә эш бик күп булса да дүрт ел дигәндә диссертациямне язып чыктым. Шул рәвешле фән өлкәсенә кереп киттем.

 

– Ни өчен Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбиятын өйрәнергә алындыгыз?

 

– Мин күбрәк хәзерге әдәбиятка тартыла идем. Хатыйп ага Госман: "Элекке әдәбият өйрәнелмәгән, син яшь кеше, өйрәнергә алын әле, – диде. – Элеккене белгән кешегә хәзергегә кайтуы авыр түгел. Ошый икән, анда калырсың, ошамый икән, хәзерге чор әдәбиятына кайтырсың", –  дип мине күндерде. Ул акыллы киңәш биргән булган икән. Алтын Урда чорында иҗат иткән Сәйф Сараи иҗатын өйрәнергә алындым. Эшкә керешкәч,  аптырап калдым. Алтын Урда хакында бернәрсә белмим икән бит мин. Эзләнә башлагач башым белән эшкә чумдым. Мине Ленинградка дүрт айлык стажировкага җибәрделәр. Анда иртәдән алып кичкә кадәр китапханәдә утырдым. Тормышыма кинәт кенә ниндидер яктылык иңгәндәй булды. Алтын Урда белән кызыксына башлагач, алдымда искиткеч бай әдәбият, тарих киңлекләре ачыла башлады. Гаҗәп! Урта гасырларда иҗат ителгән әдәби әсәрләрне, шул чор турында бәян ителгән тарих китапларын укыгач, миндә чынлап торып милли үзаң формалашты. Мин шуны аңладым: кешенең милли үзаңын үстерәсең килсә, аңа үзенең үткәнен, ата-бабалары калдырган мирасын өйрәтергә, сеңдерергә кирәк икән.

 

– Чын галим булуның сере нәрсәдә?

 

– Чын галим булу өчен бик күп гыйлем кирәк. Фәнгә яшьли үк җитди карап эшләү мәҗбүри. Кандидатлык диссертациясен университетны тәмамлап 3-4 ел үтүгә, ә докторлык диссертациясен 35-40 яшьләрдә яклау зарур. Әмма әдәбият фәне үзенчәлекле, ул төгәл фәннәрдән аерыла. Монда тормыш тәҗрибәсе, акыл туплау мөһим. Чын галим булыр өчен, бөтен гомереңне фәнгә багышларга кирәк.

 

– Сез милләт, фән, җәмгыять, мәдәният, әдәбият тормышында актив катнашасыз. Каян барысына да өлгерәсез?

 

– Милләт минем өчен – бербөтен төшенчә. Мин аны әдәбият, фән, мәдәният, тарих дип аера алмыйм, ул – бербөтен. Милләт хакындагы уй һәрвакыт күңелем түрендә. Татар халкының үткәне, бүгенгесе турында, милләтебезгә ничек ярдәм итәргә мөмкин – менә шул хакта уйланам. Милләт язмышы хакында уйлану арыган вакытларымда да юлны дәвам итәрлек көч бирә, куәт өсти.

 

– Яшь буынга нинди киңәшләр бирәсегез килә?

 

– Күренекле шагыйребез Фатих Кәримнең шигырен искә төшерик әле:

 

Үзең турында уйлама,

Илең турында уйла

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

 

Мин бу шигырь юлларын бераз үзгәртеп, "милләтең, халкың турында уйласаң, гомерең, яшәешең мәгънәлерәк була", – дияр идем.


Айсылу ИМАМИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 64 | 26.05.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»