поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
08.09.2015 Җәмгыять

Казандагы давыл шактый зыян салды (ФОТО һәм ВИДЕО)

Синоптиклар Татарстанда 30 градуска кадәр эссе вәгъдә иткән иде. Көннең беренче яртысында чынлап та көн кояшлы, бөркү булды. Төш вакытларында Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе кисәтеп кенә өлгерде, сәгать өчләр тирәсендә җил-давыл купты, күк күкрәргә, яңгыр яварга тотынды.

Казанда боз да яуды. Бәреп яуган боз машиналарга төшеп, сигнализация тавышыннан бөтен ишегалды шаулап торды. Бозның зурлыгы 1,5 сантиметрга кадәр җитә иде. Кинәт чык­кан давыл аркасында Качалов, Зур Кызыл, Һади Такташ, Гадел Кутуй урамнарындагы кайбер йортлар каршында агачлар да ауган. Берничә йортта давылдан соң түшәмнәрдән су ага башлаган. Ә Павлюхин урамындагы бер шәхси йортның түбәсен җил куптарып транспорт тукталышына алып аткан. Вакыйга урынына берничә ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Россиянең Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Родыгин:

– Павлюхин тукталы­шында йорт түбәсенең бер өлеше җил белән очып килеп төшкән. Хәзер бу җимерекләрне безнең хезмәткәрләр җыештыра, борчылыр­лык сәбәп күрмим, – диде.

17.30 сәгатьтә Казанда давыл вакытында 19 кешенең зыян күрүе билгеле булды, араларында ике бала да бар. Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәткәре Айгөл Сәлимҗанова әйткәнчә, унбере – Павлюхин тукталышында зыян күрүчеләр. Алар шәһәр хастаханәренә китерелгән.

Республика клиник хастаханәсенә 9 кеше китерелгән, арада 16 яшьлек үсмер дә бар. Аларның 4се, тикшерү узганнан соң, амбулатор шартларда дәвалануга җибәрелгән, калганнарына диагностик тикшерү үткәрелгән. 7нче шәһәр хастаханәсенә 5 кеше китерелгән, һәммәсе дәвалануга алып калынган. Балалар республика клиник хастаханәсенә исә 1 айлык бала салынган. Ул күргән зыян уртача дәрәҗәдә дип бәяләнә.

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4

Фото №5

Фото №6

Фото №7

Фото №8 

 

 

 

 

 

 

 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 07.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»