поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
07.09.2015 Мәдәният

Малый театр Казанга килә (АФИША)

2015 елның 15- 20 сентябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Дәүләт академия Малый театры гастрольләре үтә.

Малый театр Татарстан башкаласына алтынчы мәртәбә гастрольләр белән килә. Быел Казан тамашачысы популяр артистлар - Юрий Соломин, Ирина Муравьева, Борис Клюев, Людмила Полякова, Борис Невзоров, Евгений Глушенко,  Владимир Носик катнашындагы спектакльләрне күрү бәхетенә ирешәчәк.

Гастрольләр 15, 16 сентябрьдә М.Ю.Лермонтовның “Маскарад” спектакле премьерасы белән ачыла. Спектакль шашкын хисләр, мәкер һәм мәхәббәт, яхшылык һәм яманлык хакында. Режиссеры - Андрей Житинкин. Сәнгатьчә бизәлеш - Сергей Бархин, костюмнарның авторы Россиядә танылган кутюрье - Вячеслав Зайцев. «Маскарад» спектакле, шулай ук, Россиянең халык артисты Борис Клюевның 70 яшьлек юбилеена багышлана. Артист әлеге спектакльдә Арбенин ролен башкара. Нина ролендә - актриса Полина Долинская. Спектакльдә, шулай ук, Борис Невзоров, Владимир Носик һәм һ.б катнаша.
 
17 һәм 19 сентябрьдә театр сөючеләрне А.Н.Островскийның «Волки и овцы» («Бүреләр һәм сарыклар») комедиясе көтә. Режиссеры – Виталий Иванов. Спектакль Малый театр сәхнәсендә инде беренче ел гына бармый, тамашачылар әлеге җиңел һәм үткен фикерле комедияне бик яратып кабул итәләр. Спектакль  берәүләрнең бәрән сыман гади һәм беркатлы, ә икенчеләрнең бүре кебек ерткыч һәм куркыныч булуы хакында. Кайвакыт иң усал ерткычлар да чолганышта кала һәм шулчак иң кызыгы башлана да... Спектакльдә Россиянең халык артистлары - Людмила Полякова, Борис Невзоров, Евгения Глушенко, Людмила Титова катнаша.
 
18 һәм 20 сентябрьдә Италия режиссеры, актеры һәм драматургы Эдуардо де Филиппо пьесасы буенча «Филумена Мартурано» лирик комедиясе. Режиссеры, шулай ук Италиядән  - Стефано де Лука. Төп рольләрдә - Ирина Муравьева һәм Юрий Соломин. Пьесаның сюжеты «Брак по-итальянски» фильмы буенча күпләргә таныш. Филумена озак еллар Доменико белән бер түбә астында яши, ул ир өчен дус та, хуҗабикә дә, сөяркә дә, ләкин хатын түгел... Көннәрдән-бер көнне Доменико, өйләренә яшь, чибәр хатын белән кайтып, аңа өйләнәчәген игълан иткәч Филуменаның чиксез сабырлыгы сына... Бу гадәти булмаган мәхәббәт тарихы ни белән тәмамланыр – бу хакта тамашачылар спектакльне караганнан соң белә алачак. 
 
15 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә ТР Мәдәният министрлыгының конференц-залында (Пушкин ур.,  66/33, 4 кат) Малый театр гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе үтә.
 
Катнашалар:
 
Россиянең халык артисты, Малый театр артисты - Борис Владимирович Клюев;
 
Малый театрның генераль директоры - Тамара Анатольевна Михайлова;
 
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Камал театры артисты - Ринат Арифзянович Тазетдинов.

---
Камал театры
№ --- | 07.09.2015
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»