|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2015 Язмыш
Инженер Фәсхетдин Сәйфетдинов «Ак чәчәкләр» романы геройлары белән бергә яшәгәнХикмәт шунда, Фәсхетдин ага гади эшчедән инженер дәрәҗәсенә күтәрелгән, ягъни медицинадан шактый ерак торган кеше булуына карамастан, китаптагы геройларның прототиплары белән иңгә‑иң яшәгән кешеләрнең берсе булып чыкты. Аның истәлекләрен тыңлагач, романда сурәтләнгән геройлар ничектер күптәнге танышлар сыман, бик якын булып тоелды. Фәсхетдин аганың шәхси китапханәсендә «Ак чәчәкләр» романының дистә еллар иң кадерле урында саклануы да шуннан. Аның өчен әлеге роман китапта язылганнар белән генә чикләнми икән шул. Күңелнең кузгалган чагы Танышым китапны үзенчә «тулыландырган», «баеткан». Китапны ачуга ук романдагы төп геройларның берсе – профессор Әбүзәр Гиреевич Таһировның прототибы – Терегулов Әбүбәкер Гәрәй улыннан килгән чакыру кәгазе ябыштырып куелган. Атаклы табиб Фәсхетдин аганы юбилее уңаеннан институтта узачак гыйльми чарага дәшкән булган. Фәсхетдин Сәйфетдинов галим-голәма да түгел югыйсә, ә бит чакырган. Гомер буе туганнар кебек яшәгән кеше килмәсә, мәҗлесенең бер җире китек булыр дип уйлагандыр, күрәсең, атаклы табиб. Китапка турыдан-туры катнашы булган табиблар (прототиплары) хакында газеталарда чыккан язмаларны да кисеп алып ябыштыра барган Фәсхетдин ага. Шундый «тарихи» китап кулга килеп кергәч, әлбәттә инде, мәкаләләрне дә укып чыгасың. Озак еллар Шамов хастаханәсендә эшләп, Ленин ордены, ике тапкыр Кызыл байрак ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән табиб 1966 елда 82 яшендә вафат булганнан соң газетада чыккан кайгы уртаклашу да; Әминә ханымның иренең чардуганнарын буяп кайткан өчен, Фәсхетдин агага рәхмәт әйтеп язган хаты да бар арада... Әгәр дә Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча фильм төшерәләр икән дигән хәбәр «Шәһри Казан»да күзенә чалынмаган булса, күңеле болай ук купмаган булыр иде бәлкем Фәсхетдин аганың. «Ярар, кино мәрхүмнәргә дога булып барсын, алар бар да Яңа Бистә зиратында хәзер...», – дип куя үзе. Тик кузгалган күңелне тиз генә тотып тыям димә инде син. Ул үзеннән-үзе үткәннәрне барлый... – Бер вакыт авырып китеп, Әбүбәкер абзыйның үзен дә Горький урамындагы обком сырхауханәсенә салдылар. Шул ук көнне мин аның хәлен белергә бардым. Палатада ике кеше иделәр. Бераз сөйләшеп утыргач, Әбүбәкер ага миннән: «Фәсхетдин, син татар язучыларын бик укыйсың, бу кешене таныйсыңмы?» – дип сорап куйды. «Белмим», – дидем. Габдрахман Әпсәләмов иде ул. Моннан соң да алар янына күп тапкырлар бардым. Азрак сөйләшеп утырганнан соң, Габдрахман ага, болар иркенләп сөйләшсен, дип, коридорга чыгып китә торган иде. Соңыннан ул берничә тапкыр Әбүбәкер абзый яшәгән фатирга да килде (Бауман урамы, 52 нче йорт). Юкса, өйдә ниләр барын‑югын каян ничек белеп язган булыр иде, – ди Фәсхетдин ага. Авылдан Казанга килеп, заводта эшли башлаган Фәсхетдин атлы егет белән атаклы табибны нәрсә бәйли, нинди бәйләнеш бар соң? Бар. Әле ничек кенә! Балтач районы Куныр авылының Хисаметдин кызы Нәфисә Фәсхетдин аганың туганнан туган апасы бит дисәм, әллә ни аңлашылмас, ә инде Нәфисә – ул китаптагы Фәтихәттәй дисәм, профессорлар гаиләсендә гомер буе йорт эшләрен башкаручы хатын бөтен холык-фигыле белән күз алдына килеп басачак. Шулай булгач, Фәсхетдиннең авылдан килүгә үк профессорларда яшәүче Нәфисә апасы янына тукталуы аңлашыла булыр. Хуҗалар исә туганнары урынына якын күргән Нәфисәнең училищега укырга керергә дип килгән энесен дә үз итәләр. Тулай торакка китәргә җыенган егеткә Әбүбәкер абзый кире уйларга урын калдырмаслык итеп: «Беркая бармыйсың – бездә урын җитә, үзебездә тор», – ди. Шулай итеп, егетне дә сыендыралар. Шул килүдән ун ел буе аларда яши Фәсхетдин. 1960 елда гына Казанның Төньяк бистәсенә күченеп китә. – Икенчесе акча санаган өчен булды. Юкса үзе: «Фәсхетдин, акчаны таба белүгә караганда, тота белү яхшырак», – дип әйтә иде... Миңа ышана иделәр. Алар өчен кассадан акчаны мин ала идем. Бервакыт бардым. Тукта санап алыйм дидем. Кассир янына кереп пачканы санадым. Берсендә ике 25лек җитми. Өстәп бирделәр. Кайткач әйттем. «Ник кассирга җитмәүчелек турында әйттең?» – дип өзгәләнде. Мин әйтмәс идем, сез мин алган дип шикләнер идегез, дим... Ә бит ул гомердә дә шик саласы кеше түгел иде... – дип көрсенә героем. Гөлшаһидә-Рәйсә Инде «Ак чәчәкләр» турында сүз барганда бөтенесен «ах» иттергән Гөлшаһидәнең прототибы Әбдрахманова Рәйсә Шәрәфетдин кызы хакында сүз кузгатмасак, дөрес булмас иде. Безгә Фәтихәттәй буларак мәгълүм булган Нәфисә апа исә тормышта да ачык йөзле, эчкерсез кеше булган. 1965 елда ул авырып китеп, һаман да шул Шамов хастаханәсенә ята. Фәсхетдин ага аны хастаханәдән үзләренә алып кайта, авыруы көчле булганлыктан, бер ай дигәндә, 73 яшендә вафат була.
Расиха ФӘИЗОВА |
Иң күп укылган
|