поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
02.09.2015 Мәгариф

Бүгенге мәктәп Россиядә күпчелек ата-ананың ышанычын акламый икән

Кичә Россиянең барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башланды. Яңа өмет-максатлар белән җиң сызганып тырыша торган чор бу. Өмет димәктән, бүгенге мәктәп системасы Россиядә яшәүче күпчелек ата-ананың ышанычын акламый икән.

Күптән түгел Superjob порталы тарафыннан уздырылган сораштыру нәти­җә­ләреннән күренгәнчә, бү­ген россиялеләрнең 63 про­центы, мәктәп балага ки­ләчәк тормышында ки­рәк булган гамәли белем һәм күнекмәләрне тиешле дәрәҗәдә бирми, дип саный. Респондентларның 19 проценты гына мәктәптәге әзерлекне югары бәяли икән. Замана мәктәбе балага ни дәрәҗәдә гамәли күнекмәләр бирә? Анда тәнкыйди фикер йөртү, игътибарлылык, күз алдына китерү сәләте һәм хәтер кебек сыйфатларны ничек тәрбияли? Әлеге күрсәткеч буенча респондентларның яртысы диярлек заман мәк­тәпләрен “өчле” билгесенә бәяләгән. Мәктәптә коммуникатив күнекмәләр (9 процент) белән әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтү (8 процент) тиешле дәрәҗәдә түгел диючеләр дә булган. Респондентларның 6 проценты хәзерге белем йортларына һөнәри үзбилгеләнү дигән төшенчәне кире кайтарырга тели.

Россиялеләрнең мондый тискәре фикерләре бе­лән “Образование” Россия­күләм фонды башлыгы Сергей Комков та килешә. – Мәктәп сис­темасына төрле иҗат түгәрәкләре, секция, студия, һөнәри үзбилгеләнү чалымнарын өстәргә һәм аларны һәр укучы өчен мәҗбүри итеп куярга кирәк. Укучыга исә күңеленә хуш килгән юнәлешне сайлап аласы гына калачак”, – ди бел­геч.


---
Ватаным Татарстан
№ 128 | 02.09.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»