поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
01.09.2015 Җәмгыять

Бушка бит...

Казанда җиһазлар сата торган бер бик зур кибеттә стакан сатып алсаң, бушка күбенгәнче лимонад эчәргә була. Бөтен дөньяга билгеле алты төрле исемле лимонадлар.

Беренче күргәндә, мин дә ышанмаган идем. Әле ул вакытта әни дә исән иде... Казанга беренче тапкыр килеп шундый нәрсәне үз күзләре белән күргән авыл хатынына ел буе сөйләрлек бер могҗиза булды ул. Җитмәсә, июнь ае, менә-менә печән өсте башланырга тора.

– Соң, әйдә, берәр бидунга тутырыйкмы соң әллә? И атагыз шатланыр иде. Тукта, кибеттә күпме тора әле моның банкасы? Ә көне буе эчсәң нишләтәләр? Берәрсе санап торадыр әле күренмичә генә. Күбрәк эчсәң, штраф чәпиләрдер әле... Менә, мин әйтәм, шәһәрләр кыланып та күрсәтәләр инде, ә... Безгә, мес­кен авыл халкына, тилегә санап, бәләкәй генә банкасын да ат бәясенә саталар, – дия-­дия шактый басып торган иде әни шул җирдән китә алмыйча.

Сүз уңаеннан, шул ук кибеттә карандашларны да бушка бирәләр. Имеш, сатып алучылар блокнотларына кирәк-ярак нәрсәләрен билгеләп куйсыннар. Рәхәтләнә халык, тутыралар кесәләренә карандашларны учлап. Әнигә күрсәтеп тә тормадым. Курыктым. «Әтиеңә тактага сызарга шәп», – дип, бөтенесен җыеп бетермичә алып кайтып булмас иде, билләһи.

Бушка дигәч, рәхәт булып китә инде. Кунакка баргач, кире килә башлаганчы ашыйбыз. Бушка бит... Җитмәсә, кеше ризыгы һәрвакыт тәмле була. Бер туй азагында исерек ирен сөйрәп кайтырга чык­кан бер хатынның сүзләреннән көлгән идем:

– Эчсәни, эчсен... Шатырдап торган 2 мең тәңкәне салдык. Әле тагын открыткасы, конверты... Эчсен дә, ашасын да.

Үтерә, җәмәгать , бу бушка дигән нәрсә. 100 чакрым ераклыкта һәр кешегә 500 тәңкә болай гына бирәләр икән дисәләр, 1000 тәңкәгә бензин салып чыгып китәсең.

Заманында мин бик хөрмәт иткән, барыгыз да белә торган Рәшит абый Шамкай белән гастрольләрдә йөргән идек. Рәшит абый бик сакчыл кеше. «Ашарга», – дигәч, гел сорый иде: «Колхоз ашатамы, үзебезнең тиеннәргәме?» «Колхоз», – дисәң, керә ашарга. Димәк, бушка. «Үзебез», – дисәң, Суфия апа төреп җибәргән салосын, ипиен, баланын (кан басымы күтәрелүдән), балын чыгара да машинада гына ашый иде. Нәтиҗәдә, без гастрольләрдә эшләгән ярты акчаны ашап бетереп кайтабыз, ә Рәшит абый... Ә Рәшит абый Казанда тугызынчы фатирын алган диделәр.

Бушка... Нинди матур сүз... Һич яшермим, үзем дә бушка булганны яратам. Менә бер көн Кремль янында парковкада элмә тактага күзем төште. Эш көнендә машинаны 1 сәгатькә калдыру 50 сум диелгән. Тик бер сәгатькә генә калдырып булмый, ким дигәндә, 2 сәгатькә калдырырга кирәк. Ә ял көннәрендә бушка. Атна уртасы иде шул. Ярар, мин әйтәм, ял көне килермен әле дидем дә кайттым да киттем. Бушка кирәк...


Илсөя БӘДРЕТДИНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 27.08.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»