поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
01.09.2015 Ир белән хатын

Аерылган, димәк, яраксызмы?

Тиздән кияүгә чыгарга җыенам. Тик әти-әнием булачак тормыш иптәшемә каршы. Мине кияүгә чыкмаска төрлечә үгетлиләр. Фаил моннан ике ел элек аерылышкан. Өч яшьлек улы бар. Беренче хатыны белән аралашмыйлар да диярлек. Улы белән очрашканда гына күрешәләр.

Фаил улын бик нык ярата. Аның белән атна аралаш очрашып торырга тырыша. Җае чыкканда, бергәләшеп ял да итәбез. Сөйгәнемнең улы мине дә үз итә кебек. “Әти, сезнең белән яшисем килә”, – ди. Әнием исә шуңа бәйләнә дә. “Фаил сине баласын ошатканга күрә генә сайлаган”, – ди. Имеш, аңа хатын түгел, баласына әни булырлык кеше кирәк. “Үз балаларың тугач, кеше баласын якын итә алмаячаксың”, – дип тә кат-кат тукый. Миңа нишләргә? Аерылышкан ир-атка күз төшерүче бер мин генә түгел бит. Дус кызларымның барысы да кияүгә чыгып бетте, ялгыз калудан да куркам.

Люция. Буа шәһәре

Статистика мәгълүматларына караганда, ир яки хатын (ә бәлки икесе дә) икенче тапкыр алтын балдак кигән гаиләләрнең өчтән бере таркала. Тәүге тапкыр өйлә­нешкән гаиләләрнең аерылышу күрсәткече 45 процентка тиң. Шуңа күрә аерылышучылар белән гаилә корудан курыкмаска киңәш иткәннәр. Киресенчә, андый­лар­ның тормыш тәҗрибәсе зуррак дигән фикер дә әйткәннәр. Росстат белгечләре илдәге гаиләләрнең ныклыгын да тикшергән. Быелның биш аена алынган мәгълүматларга караганда, Россиядә аерылышучылар саны 17 процентка кимегән. Дөрес, яңа теркәлгән гаиләләр күрсәткече дә түбән тәгәри башлаган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, гыйнвар-май айларында язылышучылар саны 9 процентка кимегән. Ил күләмендә ЗАГСка кире әйләнеп кайтучыларның иң күбе – Мәс­кәүдә, ә иң ныклы гаиләләр Ненец автоном округында яши.

Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:

– Киләчәгеңне аерылышкан ир-ат яки хатын-кыз белән бәйләү – һәркемнең үз эше. Тик кайбер нәрсәләргә алдан ук әзер булып торырга кирәк. Иң еш күзәтелә торган очракларның берсе – гаилә кору тәҗрибәсе булган ир-ат хатынын гел өйрәтеп торырга тырыша. Янәсе, аның тәҗрибәсе зуррак. Гаиләсе нинди сәбәпләр аркасында таркалуын да алдан ук ачыкларга тырышыгыз. Бәлки, ул тормыш авырлыкларына әзер түгелдер. Шуңа күрә чираттагы проблема килеп чыгу белән кабат балдагын салып ташларга да мөмкин. Яшәргә фатир эзләү, ир яки хатынның туганнары белән уртак тел таба алмау кебек авырлыкларны хәл итүгә караганда, аерылышу күпкә җи­ңелрәк бит. Әнә шулай фикер йөртүчеләр җитәрлек.

Психологка мөрәҗәгать итү­челәр арасында иренең беренче хатыны турындагы хатирә­лә­рен­нән тәмам туючылар да бар. “Ә менә ул токмач ашын тәмлерәк пешерә иде”, – дигән чагыштыруларга әзер торыгыз. Икенче тапкыр гаилә коручы ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә иң нык тәэсир итүче күрсәткеч – баласы булуында. Газизен күрергә теләве аркасында беренче хатыны яки ире белән очрашырга туры килүе бер нәрсә. Әле бит ай саен түләнә торган алимент та бар. Гаилә казнасына кергән акчаның күпмедер өлешен читтәге балага биреп барырга туры киләчәк. Боларның барысына да әзер булырга кирәк. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар. Икенче кабат өйләнешүче, кияүгә чыгучыларның күбесе өлкән яшьтәгеләр. Ә алар сөйгәнен беренче чиратта иптәш буларак кабул итә. Шуңа күрә хисләр ташкыны юк.

Наилә ҖИҺАНШИНА, “Ханума” халыкара гаилә корырга ярдәм итү үзәге җитәкчесе:

– Әгәр безгә аерылган ир-ат мөрәҗәгать итә икән, без аңа аерылган хатын-кызны тәкъдим итәргә тырышабыз. Ник дигәндә, әле кияүдә булмаган кыз баланың егете дә шундый булырга тиеш. Әгәр дә кызның яше 30дан узып китсә, аңа бер тапкыр да гаилә корып карамаган ир-атны табу авырлаша. Чөнки андыйлар аз. Әлбәттә инде, кызларның күңеле күбәләк. Өйләнмәгән булсын, дип өмет итәләр. Ир-атлар да баласыз, кияүдә булмаган кыз сорыйлар. Шуңа күрә дә үзәктә аңлату эшләре алып барабыз. Синең үткән тормышың, ялгыз калган хатының бар. Аны да кияүгә урнаштырырга кирәк булачак бит. Сиңа кыз кеше чыкмаячак, аерылган хатын-кыз риза, дип бер-берсе белән таныштыра башлыйбыз. Тик мине куркыткан бер нәрсә бар. Безгә аерылган, баласы булган хатыннар килә дә, өйләнмәгән егеткә кияүгә чыгарга телим, дип белдерә. Бу – бик авыр. Ул бит инде аерылган, димәк, кемгәдер ярамаган. Ә үзе һаман да өйләнмәгән ир-ат эзли. Мин менә шуны аңламыйм. Ул балалы хатынны яшь егет алырга да тиеш түгел. Дөрес, кайбер ир-атлар хатынында махсус рәвештә әни булырлык кешене эзли. Андыйлар гаилә корып караган хатын-кызларга өйләнә.

Бүген аерылган ир-ат яки ха­тын-кызга карата мөнәсәбәт төр­ле. Ул бит инде кемгәдер ярамаган, дип фикер йөртүчеләр дә бар. Тик без мондый караштан ерак­лаштырырга тырышабыз. Кү­бесенчә, бер тапкыр “авызы пеш­кән” кеше үз хатасын кабатламас­ка тырыша. Бер аерылгач, икенче тапкыр шул ук тырмага басарга теләмиләр. Шуңа күрә икенче тапкыр гаилә коручылар мөнәсә­бәтләргә саграк карый.


---
Ватаным Татарстан
№ 127 | 29.08.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»